Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Шушы җирдән, шушы туфрактан без…

    Туган җир, туган туфрак... Бу сүзләрне туган нигезләреннән читтә яшәүчеләр аеруча кадерләп әйтә. 400 еллык тарихы булган Салагыштан читтә яшәүчеләр дә бу көннәрдә шушы сүзләрне күңелләрендә кабатлап, туган якларына кайту хыялы белән янадыр. Салагыш төбәгеннән чыккан якташыбыз - Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс ТУКАЕВ белән аралашканда да...

    Туган җир, туган туфрак... Бу сүзләрне туган нигезләреннән читтә яшәүчеләр аеруча кадерләп әйтә. 400 еллык тарихы булган Салагыштан читтә яшәүчеләр дә бу көннәрдә шушы сүзләрне күңелләрендә кабатлап, туган якларына кайту хыялы белән янадыр. Салагыш төбәгеннән чыккан якташыбыз - Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс ТУКАЕВ белән аралашканда да сүзебез күбрәк шушы төшенчәләргә барып тоташты.
    - Марс Рифкатович, туган як, туган төбәк Сезнең өчен нәрсә ул?
    - Туган як - һәркем өчен иң изге җир ул. Җирсү дигән сүз юкка гына шуннан ясалмагандыр. Бу тойгыны үзе кичергән кеше генә туган җирнең, туган туфракның чын кадерен, кыйммәтен беләдер дип уйлыйм. Боларны кечкенәдән йөрәгем аша кичерергә туры килде. Мин Рыс авылында туганмын. Түбән Кама ГЭСы төзелгәндә авылыбызга су басу куркынычы янаганлыктан, гаиләбез белән Салагышка күченгәнбез. Балачагым Салагышта үтте. Шуңа күрә мин аны үземнең икенче туган авылым дип саныйм. Сабый вакытымда авылдашларымның Рыс авылы урынына барып, диңгез кебек җәелгән су тирәсендә үкси-үкси елаганнарына аптырый идем. Алар туган нигезләрен җирсәп елаганнар икән. Рыс, Барҗы авылларыннан күченүчеләргә Салагышта аерым урын бирелде. Күченеп килгән урамнарда гомер кичерүчеләр бу урыннарны үзләренчә "ник күчтем" дип атап йөртәләр. Бу да - җирсүнең үзәк өзгеч бер мисалы бит. Еллар үткәч, үземә дә татырга туры килә бу хисне. Аллаһыга шөкер, Салагыш авылы исән, кайтып сыенырга туган нигезем бар. Туган як, туган авыл төшләргә кереп йөдәтә. Бигрәк тә Төркиядә яшәгәндә туган якларны өзелеп сагындым. Кеше туган ягыннан ераграк киткән саен, аны ныграк сагына, диюләре шулдыр инде, күрәсең. Аннан соң, табигатьнең искиткеч матур урынына урнашкан, бик тә тырыш халкы белән күркәм Салагышны сагынмый мөмкинме соң?!
    - 400 еллык тарихы булган Салагышта үсүегез белән горурланасыз инде, димәк...
    - Әлбәттә, горурланам. Салагыш - бик борынгы тарихи авыл. Тарихчылар әйтүенә караганда, аның елъязмасы моннан да алданрак языла башлаган. Яши-яши, бәлки, яңа фактлар ачылыр әле. "Син кайдан?" дип сораучыларга мин чын күңелдән горурланып: "Мин - җырларда җырланган Салагыш авылыннан", - дип җавап бирәм. Мең хуҗалыгы, өч мәчете булган борынгы авыл бит ул. Ә аның шифалы суын эчеп үскән якташларым арасыннан кемнәр генә үсеп чыкмаган?! Язучы, драматург Юныс Әминев, бик күп татар теле дәреслекләре авторы, күренекле галимә Алмазия Хаҗиева, Япониядә татар мөселман җәмгыятен җитәкләгән Темимдар Мөхитов... Бу исемлекне тагын дәвам итәргә булыр иде. Темимдар әфәнденең Япониянең Токио шәһәреннән тикле кайтып, туган авылыбызда мәчет төзетүе туган туфрак дигән төшенчәнең кеше өчен ничек кыйммәт булуына ачык мисал түгелмени?! Ә кайчандыр Салагышта Темимдар әфәнденең әтисе Нәҗметдин бай мәчет төзеткән булган. Бөтен мәчетләр аяусыз җимерелгән вакытта ул да юкка чыккан.
    - Шушындый тарихи авыл белән бәйле шәхес буларак, үзегез белән дә якыннанрак таныштырыгыз әле, Марс Рифкатович.
    - Инде әйтеп үткәнемчә, мин 1972 елда Рыс авылында туганмын. Миңа ике яшь булган чакта Салагышка күченгәнбез. Мин узган ел гына бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән Салагыш урта мәктәбендә укуым белән дә горурланам. Беренче укытучым - бик күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән Әлфирә Камараевага күңелем түрендә иң олы ихтирам хисләре белән бергә иң җылы рәхмәт сүзләрен дә саклыйм. 1989 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарих, көнчыгыш телләр факультетына укырга кердем. 1992 елда Төркиягә укуымны дәвам итәргә җибәрделәр. Әнкара университетының Халыкара мөнәсәсәбәтләр факультетында белем алдым. Шунда ук аспирантура тәмамлап, өч ел Гази университетында төрек студентларын укыттым. Бер үк вакытта "Төркия авазы" дәүләт радиосында тәрҗемәче һәм алып баручы булып эшләдем. 2003 елда Казанга әйләнеп кайттым. Шул көннән башлап Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитетында эшлим.
    - Гаиләгез белән дә таныштырып үтегез әле.
    - Тормыш иптәшем - Гөлчәһрә, Кытайда туып-үскән татар кызы. Бүгенге көндә 4 яшьлек улыбыз Йосыфны тәрбиялибез. Ара бик якын булмаса да, гаиләбез белән Салагышка кайтырга бик яратабыз. Йосыф аеруча ярата авылны. Туган як, туган туфрак белән горурлану орлыкларын аның күңеленә кечкенәдән үк саласы иде....
    - Салагышка бәйрәмгә җыенасыздыр бит. Нинди тойгылар белән кайтасыз?
    - Бик хыялланам кайтырга. Мондый мөмкинлек булды исә, тантанага зур горурлык хисләре белән канатланып кайтачакмын. Беренчедән, Салагышта газиз әнием Кафия, инде йөз яшенә якынлашучы әбием Зәкия гомер кичерә. Гомумән, авылның һәр кешесе күңелемә туганымдай якын. Алар белән күрешү мизгелләрен һәрчак көтеп яшим. Икенчедән, мондый үткән белән киләчәкне бәйләүче тарихи чарада катнашу тормыштагы урыныңны билгеләргә, яшәү мәгънәсе турында уйланырга менә дигән бер этәргеч бит ул. Ә нинди онытылмас күрешүләр көтә безне анда?!
    - Якташларыгызга ниләр әйтер идегез?
    - Шундый мәртәбәле чараны оештырырга алынулары өчен чиксез рәхмәт аларга. Әле ярый, Сәхиповлар, Мөхәммәдиевлар, Илшат Нәфыйков кебек милләтпәрвәр шәхесләр бар туган ягымда. Бәйрәм нәкъ менә аларның инициативасы һәм матди ярдәме белән оештырыла бит. Туган авылы сагында торучы мондый шәхесләр барында авылыбыз йортларында ут сүнмәс дип уйлыйм. Ә бу - бүгенге көндә иң мөһиме. Авылдашымның һәрберсенә сәламәтлек, җан тынычлыгы телим. Кайтып сыеныр урыннарын югалтмассынар. Гомумән, бер генә милләттәшемә дә язмасын мондый бәхетсезлек. Безнең кайтып сыеныр урыныбыз Салагышны саклавыгызга зур рәхмәт, якташларым. Инде мин - күңелем белән хәзер үк туган авылымда. Бәйрәм белән сезне!
    Әңгәмәдәш - Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: