Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шушы һөнәр өчен яратылганнар

    500, 55, 5... Нинди саннар бу дисезме? Бүген районыбызның 26 мәктәбендә балаларга 500дән артык укытучы белем бирә, шуларның 55е "Ел укытучысы - 2013" бәйгесендә катнашырга теләк белдергән. 5 укытучы бәйгенең 3нче шәһәр мәктәбе актлар залында узган соңгы этабында жюри каршында имтихан тотты. "Әлеге бәйгедә Интернетта үз сайтын булдырган, төрле дәрҗәдәге...

    500, 55, 5... Нинди саннар бу дисезме? Бүген районыбызның 26 мәктәбендә балаларга 500дән артык укытучы белем бирә, шуларның 55е "Ел укытучысы - 2013" бәйгесендә катнашырга теләк белдергән. 5 укытучы бәйгенең 3нче шәһәр мәктәбе актлар залында узган соңгы этабында жюри каршында имтихан тотты.
    "Әлеге бәйгедә Интернетта үз сайтын булдырган, төрле дәрҗәдәге бәйгеләрдә катнашкан, мәгърифәт темасына төрле басмаларда язмалары дөнья күргән, БДИ буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, БДИ форматында һөнәри тест узган укытучылар гына катнаша ала. Бәйге өч этаптан тора. Беренче - "заочный" этапка 55 укытучы үз эшен юллады. Быел Исәнбай, Тирсә, 4нче шәһәр мәктәпләреннән үзләрен бәйгедә сынап карарга теләүчеләр аеруча күп булды. Аларның шәхси портфолиоларын тикшергәннән соң, финал этабына 9 укытучы сайланып алынды", - ди мәгълүмати-методик үзәк белгече Лилия Гәрәева. Менә алар - Көчек мәктәбе математика укытучысы Әлфия Борһаниева, Бима мәктәбе география укытучысы Лариса Юзыкаева, Кичкетаң мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Зиннәтуллина, 4нче шәһәр мәктәбе рус теле укытучысы Лилия Галиева, инглиз теле укытучысы Энҗе Зарипова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Кондрашина, Исәнбай мәктәбе физика укытучысы Ринат Борһаниев, Тирсә мәктәбе математика укытучысы Руфа Замалиева, Девәтернә мәктәбе физкультура укытучысы Гөлүсә Гатауллина.
    II этапның беренче турында әлеге укытучылар үз фәннәре буенча 3нче мәктәп укучыларына 20 минутлык дәресләр бирделәр."Һәр дәрес югары хәзерлек белән, заманча технологияләр һәм алымнар, презентацияләр кулланып уздырылды. Дәресне чит мәктәптә, чит балалар белән үткәрүләренә карамастан, һәр укытучы куелган максатына ирешә алды. Укучыларның дәресләрдә бик актив булуы, сорауларга төгәл җавап бирүе ике арада эшлекле бәйләнеш барлыкка килүен раслый", - ди мәгълүмати-методик үзәк директоры Аидә Йосыпова.
    Ә менә икенче тур 3нче мәктәпнең актлар залында узды һәм анда шушы турга узган биш укытучының һөнәри осталыгын дәрәҗәле жюри бәяләде. Беренче өлештә мөгаллимнәр алдына үзләре туплаган педагогик тәҗрибә белән презентация аша таныштыру бурычы куелды. Сәләтле балалар, укуда артта калган укучылар белән ничек эшләргә? БДИ, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнгәндә нинди алымнар кулланырга? Мөгаллимнәр кыска гына чыгышларында шушы сорауларга җавап табарга тиеш иде. Аларны тыңлаганда: "Бу мөгаллимнәр Ходай тарафыннан нәкъ шушы һөнәр өчен яратылганнар, күрәсең. Заман алар алдына нинди генә таләпләр куймый. Әмма шул катлаулы шартларда да берсе дә югалып калмый. Һәркайсының заманча технологияләргә нигезләнеп төзелгән нинди генә укыту алымнары юк?!" - дигән уй баштан китмәде. Әнә, Руфа Замалиева тәкъдим иткән "диагностика-күзәтү" алымын гына алыйк. Аның нигезендә, укытучы дәрестә контроль эш уздырган саен һәр укучының эшенә күзәтү (мониторинг) уздыра һәм нтиҗәләрен махсус таблицаларга язып бара. Аннан һәр укучының эшенә чагыштырмача анализ ясый. "Болай эшләү укучыларны БДИга һәм дәүләт йолмгаклау аттестациясенә әзерләгәндә аеруча уңайлы. Чөнки һәрберсенең кайсы тема буенча "аксавын" ачык күз алдына китерергә, дәресләрдә, консультацияләрдә нәрсәгә игътибар бирергә кирәклеген төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә", - диде Руфа Булатовна.
    Бәйгенең соңгы өлешендә укытучылар "мастер-класс"лар күрсәттеләр. Бу юлы да берничә минут эчендә һәр укытучы үз эшенең остасы булуын ачык бәян итә алды.
    "Бәйге барышында укытучы һөнәренең күпкырлы булуына тагын бер кат инандык. Алар менә дигән артист та, психолог та, икътисадчы да, рәссам да... Тик бүген җиңүче исеменә дәгъва кылган 5 укытучыны гына түгел, ә бәйгедә катнашырга теләк белдергән һәр мөгаллимне җиңүче дип атарга була. Чөнки аларның һәркайсы үзләренә тапшырылган изге бурычны - балаларга төпле белем һәм дөрес тәрбия бирү хезмәтен чын йөрәктән башкара", - диде бәйгегә йомгак ясап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, жюри рәисе Римма Гыйльметдинова. Бәйгенең финал турына узган мөгаллимнәргә истәлек бүләкләре һәм сертификатлар, призерлар - Әлфия Борһаниева һәм Лариса Юзыкаевага - Диплом, бүләкләр һәм, әлбәттә, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Мәктәптән тыш тәрбия бирү үзәге "Кнопочки" нәниләр бию төркеменең берсеннән-берсе дәртле биюләр башкаруы, алып баручылар - Альбина Кәримова һәм Людмила Белованың мөгаллимнәргә иң матур шигъри юллар, иң җылы теләкләрен юллавы да менә дигән бүләк булды.
    Ә җиңүчегә килгәндә, "Ел укытучысы - 2013" исеме быел лаеклы рәвештә 4нче шәһәр мәктәбенең рус теле укытучысы Лилия Галиевага бирелде. Ул март аенда район данын Казанда узачак республика бәйгесендә яклаячак. "Лилия Вәгыйзовнаны руспубликада беренче "бишлек"тә күрербез дип өметләнәбез", - диде район мәгариф идарәсе начальнигы вазифасын башкаручы Вәсилә Сафиуллина. Ә без әлеге укытучының үзенә тапшырылган бу җаваплы бурычны "5"ле билгесенә башкарачагына икеләнмибез дә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: