Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Себер түләмәсе баш калкыта

    Татарстанда 2003 елдан бирле кеше тормышы өчен куркыныч, йогышлы себер түләмәсе (сибирская язва) авыруы очрагы теркәлмәгән булган. Ә безнең районда ветеринарлар бу куркыныч авыруның инде 20 еллап булганы юк, диләр. Кукмара районының Люга авылында себер түләмәсенең баш калкытуы Татарстанны аякка бастырды. 49 яшьлек ир-ат тана суйганда эләктергән бу авыруны. Ул...

    Татарстанда 2003 елдан бирле кеше тормышы өчен куркыныч, йогышлы себер түләмәсе (сибирская язва) авыруы очрагы теркәлмәгән булган. Ә безнең районда ветеринарлар бу куркыныч авыруның инде 20 еллап булганы юк, диләр.

    Кукмара районының Люга авылында себер түләмәсенең баш калкытуы Татарстанны аякка бастырды. 49 яшьлек ир-ат тана суйганда эләктергән бу авыруны. Ул хәзер Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана.
    Бу тананы хуҗалар әле май аенда гына сатып алган булганнар. Хәлсезләнеп торуын сизгәч, суярга булганнар. Әле ярый, итен сатып өлгермәгәннәр. Барлык итне, тана торган сарайның такталарын, аны чалган җирдән 25 сантиметр катламындагы туфракны читкә алып чыгып яндырганнар. Себер түләмәсе баш калкыткан 300 кеше яши торган бу авыл карантинга ябылган. Хәзер анда керү-чыгу тыела.
    Авыру хайваннан йога торган бу куркыныч авыру турында сөйләвен үтенеп, районның баш ветеринария табибы Илгизәр ХАЛИКОВка мөрәҗәгать иттек.
    - Себер түләмәсе йогышлы авыру буларак кешегә йоккач, канны зарарлый һәм тәндә төрле зурлыктагы кутырлар барлыкка килә. Вакытында сизеп дәваланмасаң, авыруга үлем куркынычы яный. Бу авыруны китереп чыгаручы бацилла үзенә уңайсыз шартларда саклагыч япма барлыкка китерә һәм ул шул хәлдә берничә дистә елга, хәтта йөз елга кадәр "йокы"га тала. Шуңа күрә себер түләмәсе белән авырып үлгән яки суелган малны махсус каберлеккә күмәләр.
    - Безнең районда мондый каберләр күпме?
    - Әгерҗе районы территориясендә шундый 41 хайван каберлеге бар. Алар бер километр радиуста санитар-саклану зонасы буларак әйләндереп алынган.
    - Себер түләмәсен китереп чыгаручы бациллалар йөз елга кадәр саклангач, димәк, бу зонага аяк басарга ярамый?
    - Әйе. Бу каберлекләр тирәсендә печән чабарга, мал йөртергә, җиләк, гөмбә җыярга катгый рәвештә тыела.
    - Хайванда бу куркыныч авыруның беренче билгеләре нинди була?
    - Авыруның беренче билгеләре аны йоктыру белән сизелә башлый. Хайванның температурасы күтәрелә, сулыш алуы авырая, пульсы ешая. Мал бик нык хәлсезләнә һәм тиз арада үләргә мөмкин. Үлгән хайванның арт ягыннан күбекле сыекча һәм кан килә. Бик каты авырганда хайванның тәнендә тыгыз, кайнар шешләр күренә башлый. Бу тире үлә һәм язва барлыкка килә. Себер түләмәсе белән авырып үлгән хайванны яндыралар. Ул урынны җентекләп дезинфекциялиләр.
    - Малларны бу авырудан ничек сакларга соң?
    - Моның юлы бер генә: ел саен вакцинация ясатырга. Моңа кадәр без елга бер генә тапкыр вакцинация ясый идек. Быелдан бу чараны елга ике тапкыр үткәрәчәкбез. Әмма авылларда бу мөһим чараны үткәргәндә кайбер йорт хуҗалары абзарларына кертмиләр яки малларын яшереп калдыралар. Себер түләмәсенә каршы вакцинация үткәрү мәҗбүри һәм аның мөһимлеген абзарында малы булган һәр хуҗа аңласын иде. Бу чаралардан баш тарткан хуҗаларга закон нигезендә административ чара да каралган. Әгәр вакцинация ясатудан яшереп калдырганнан соң, хайванда себер түләмәсе авыруы ачыкланса, бу хуҗаны җинаять җаваплылыгына тарту куркыныч да яный.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: