Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сөеклемне сөендерәм

Хатын-кызларга хөрмәт, ярату хисләрен белдерү көне ул 8 Март бәйрәме. Бу көнне һәр ир-егет сөеклесенә бүләк ясарга тырыша. Матур традиция буенча чәчәк бәйләме бүләк итәләр, романтик кичке ашка чакыралар, сәяхәткә дәшәләр, кыйммәтле әйбер сатып алалар. Ә кайбер ир-егетләр җәмәгатьләре хөрмәтенә бәйрәмчә матур табын корып та таң калдыралар. Әйдәгез, аш-суга оста...


Хатын-кызларга хөрмәт, ярату хисләрен белдерү көне ул 8 Март бәйрәме. Бу көнне һәр ир-егет сөеклесенә бүләк ясарга тырыша. Матур традиция буенча чәчәк бәйләме бүләк итәләр, романтик кичке ашка чакыралар, сәяхәткә дәшәләр, кыйммәтле әйбер сатып алалар. Ә кайбер ир-егетләр җәмәгатьләре хөрмәтенә бәйрәмчә матур табын корып та таң калдыралар. Әйдәгез, аш-суга оста ир-егетләребезнең үзләренә сүз бирик.

Әһли ФӘЙЗУЛЛИН - "Кичкетаң" тыюлыгы директоры:
- Мин - һөнәрем буенча да табигатькә якын кеше. Шуңа күрә вакытны күп алучы әллә нинди катлаулы ризыклар әзерләмим, җае чыкканда хатыным Розаны елга балыгыннан пешерелгән УХА белән сыйлыйм. Аны әзерләү өчен 1,5-2 кило балык, ике литр су, бер кишер, яшел тәмләткечләр, алты-җиде бәрәңге, өч лавр яфрагы, сигез-ун борчаклы кара борыч, тәменчә тоз кирәк. Чистарткан вак елга балыкларын яхшылап юабыз, эрерәкләрен бүләбез. Вак балыкларны сулы казанда 20 минут пешергәннән соң сөзәбез. Шул шулпага бүленгән эре балыклар, кабыгы эрчелмәгән суган, эре итеп туралган бәрәңге салабыз һәм уртача утта пешерәбез. Бәрәңге пешкәч, ике аш кашыгы ак май, тәмләткечләр өстибез. Ухага аз гына аракы өстәп салмак кына утта кайнатып алабыз. Бәйрәм ухасы тәмле булсын!

Анатолий КАСЬЯНОВ - Сарсак-Омга җирлеге башлыгы:
- ПЫЛАУ әзерләү рецепты белән мин беркемне дә шаккатырмам, әлбәттә. Әмма ул - мин яратып пешерә торган ризык. Армиядә хезмәт иткәндә үк истә калган әлеге рецепт буенча әзерләнгән пылау белән бәйрәмнәрдә якыннарымны сөендерәм. Моның өчен йә бәрән, йә дуңгыз, йә сыер ите кирәк. Итне уртача зурлыктагы кисәкләргә турыйбыз. Калын төпле зур кәстрүлдә дуңгыз маен эретәбез. Май нык җылынгач ит салабыз. Аны кыздырып ярым пешкән хәлгә китерәбез. Ит өстенә күп итеп ваклап туралган суган, кишер салабыз, яшел тәмләткечләр өстибез. Катнашма өстенә яхшылап юылган дөге салабыз. Һәм ул капланганчы салкын су өстибез. Пылауны болгатырга ярамый. Табынга да болгатмыйча бирергә кирәк. Тозлы кыяр һәм помидор белән дә бизәсәгез, бик матур булачак. Мин әзерләгән пылауны гаиләм бик яратып ашый. Сез дә пешереп карагыз.

Рәшит ИЖБУЛДИН - Көчек мәктәбе укытучысы:
- Мин әрмән ризыгы ХАШЛАМАны бик яратып әзерлим. 8 Март көнне дә аны әзерләп хатынымны сөендерәчәкмен.
Хашламага свежий бәрән ите кирәк. Казанга бер кило помидор салабыз. Ул пешкәндә бик күп сок бүленеп чыга. Әлеге катнашмага эре итеп туралган ике кило ит, борчаклы кара борыч, бәрән ите өчен тәмләткеч, бер кило суган, ике-өч данә саламлап туралган татлы борыч, тоз, бер-ике лимон салабыз. Казанны тыгызлап капкачлыйбыз һәм 2-2,5 сәгать пешерәбез. Табынга биргәндә хашлама янына пешкән бәрәңге дә өстәргә була. Бу ризык барыгызга да ошаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев