Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“СӨЕМБИКӘ“ – Исәнбайда кунакта

100 елдан артык бай тарихы булган "СӨЕМБИКӘ"(элекке "Азат хатын") журналы коллективы 10 декабрьдә көндезге сәгать 1дә Исәнбай авылында җурнал укучылар белән очрашу уздыра. Татарстанда хатын-кызлар һәм туташлар өчен нәшер ителүче бердәнбер татар җурналы хезмәткәрләре белән очрашуга Әгерҗе районында яшәүче, бу басманы яратып укучы һәркемне чакырабыз. Бу көнне Исәнбай мәдәният йорты...

100 елдан артык бай тарихы булган "СӨЕМБИКӘ"(элекке "Азат хатын") журналы коллективы 10 декабрьдә көндезге сәгать 1дә Исәнбай авылында җурнал укучылар белән очрашу уздыра.
 
Татарстанда хатын-кызлар һәм туташлар өчен нәшер ителүче бердәнбер татар җурналы хезмәткәрләре белән очрашуга Әгерҗе районында яшәүче, бу басманы яратып укучы һәркемне чакырабыз. Бу көнне Исәнбай мәдәният йорты фойесында Татарстан китап нәшриятында соңгы елларда дөнья күргән татар китаплары сатылачак. Моннан тыш, Татарстанның кул эшләре осталары үзләре иҗат иткән, ясаган, теккән әйберләреннән - шамаилләр, милли бизәкләр белән бизәлгән керамик, фарфор савыт-сабалар, читекләр, җилет, калфак, түбәтәй, ювелир әйберләрдән күргәзмә-сату оештырачачаклар. Бу көнне якыннарыгызга Яңа елга менә дигән бүләк сатып алырга мөмкин булачак.
Апалар, әбиләр, ханымнар, туташлар! "СӨЕМБИКӘ" җурналы оештырган бу очрашуга килми калмагыз. Очрашуга килгән һәркем бу журналны тагын да кызыклы, файдалы итеп нәшер итү буенча журналистларга үз фикерләрен дә җиткерә ала. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барачак. "СӨЕМБИКӘ" сезне көтә, рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев