Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Сөембикә“дә әгерҗелеләрнең дә эзләре бар

    Татар хатын-кызлары өчен 100 елдан артык нәшер ителә торган бердәнбер татар журналы "Сөембикә" узган атнада Исәнбайда халык белән очрашу уздырды. Сөембикәлеләр үзләре белән бик матур кул эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе дә алып килгәннәр иде. Затлы яулык-шарфлар, жилетлар, беләзекләр, бизәнү әйберләре, шамаилләр, милли бизәкләр төшерелгән чәйнек-чәшкеләр - барысы да күз явын алырдай матур...

    Татар хатын-кызлары өчен 100 елдан артык нәшер ителә торган бердәнбер татар журналы "Сөембикә" узган атнада Исәнбайда халык белән очрашу уздырды. Сөембикәлеләр үзләре белән бик матур кул эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе дә алып килгәннәр иде. Затлы яулык-шарфлар, жилетлар, беләзекләр, бизәнү әйберләре, шамаилләр, милли бизәкләр төшерелгән чәйнек-чәшкеләр - барысы да күз явын алырдай матур иде. Моннан тыш, авыл халкы татар китапларын да яратып алды.
     
     
    "СӨЕМБИКӘ"ДӘ - ӘГЕРҖЕЛЕЛӘР ЭЗЕ
    Әгерҗе Казаннан шактый ерак булса да, бу бай тарихлы басмада безнекеләрнең дә эзе бар. Чөнки журналда күп кенә танылган журналистлар эшләде һәм бу - безнең горурлыгыбыз. "Сөембикә"нең элеккеге мөхәррире Роза ханым Туфитулованың "Сөембикә" - Әгерҗе кызлары кулында" дигән сүзләре әле дә хәтердә. Биредә төрле елларда эшләгән якташларыбыз Яңавылдан Роза Камалетдинова, Көчектән Филисә Хәкимова, Исәнбайдан Зәлидә Әкбәрова, Нараттан Нурсөя Шәйдуллина, Әгерҗедән Лариса Маликова исемнәре журнал укучылар өчен бик таныш һәм якын. Ә безнең күңелләрдә аларның язмаларын укыганда һәрчак горурлык хисе туа иде. Сөембикәлеләр белән очрашу барышында чыгыш ясаган Гүзәлия Исмәгыйлева, Гүзәлия Сундукова, Рәмзия Җиһангәрәева да бу күренекле якташ журналистларыбыз турында иң җылы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
     
    АВЫЛ БУЙЛАП СӘЯХӘТ
    Исәнбайлылар "Сөембикә"нең танылган журналистлары Мәдинә Авзалова, баш мөхәррир урынбасарлары Гөлнур Сафиуллина, Рәмзия Кашапованы дәртле җырлар, чәк-чәк белән каршы алдылар. Халык белән очрашуга кадәр мәктәпнең бай музеенда Исәнбайның үткәненә кызыклы сәяхәт кылу кунаклар күңеленә аеруча хуш килде. Шәһәрдә үсеп бу авылга килен булып төшкән мөгаллимә һәм музей җитәкчесе Гүзәл Зәйнуллинаның Исәнбай тарихын бик тирәнтен белүенә һәм мавыктыргыч итеп сөйләвенә сөембикәлеләр дә шаккатылар. "Безнең Гүзәл Зәкиевна авылыбыз тарихын төп Исәнбай кешеләренә караганда да яхшырак белә", - дип горурланып әйтеп куйды мәктәп директоры Ринат Борһаниев та. Мәктәп музееның экспонатларга гаҗәеп бай булуы да сокландырды кунакларны.
    - Заманында бу музейны җитәкләгән мәгариф ветераны Фәтхия апа Зарипованың тынгысызлыгы, тырышлыгы, эзләнүләре нәтиҗәсе бу. Без дә аның эшен лаеклы дәвам итәргә тырышабыз, - диде Гүзәл Зәкиевна.
    Музейда үткәннәргә әйләнеп кайтканнан соң, авыл урамнары буйлап Мәдәният йортына юл тотканда да башкала журналистлары "бу авылда тырыш, эшчән кешеләр яшәгәне әллә кайдан күренеп тора, йорт-җирләрегез, әнә, ничек матур, төзек, чын замана авылы", дип сокландылар. Ә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев мәктәптән кайтучы нәни укучыларны туктатып, һәрберсенә исеме белән дәшеп, нинди билгеләр алуы белән кызыксынгач, кунаклар бөтенләй "телсез" калдылар. "Авылдагы һәр баланың исемен ничек хәтерегездә калдырасыз?" дип аптырап сорап та куйдылар.
     
    "СӨМБИКӘ" - КӨТЕП АЛА ТОРГАН КУНАК
    Сөембикәлеләр белән очрашуга Кадыбаш, Девәтернә, Әгерҗедән дә килгәннәр иде. Исәнбайның "Өмет" сәхнә ветераннары ансамбле кунакларны халкыбызның борынгыдан килгән иң матур йоласы - Каз өмәсенең бер күренешенә алып кереп киттеләр. Бу көнне сәхнә ветераннары да, "Ләйсән" балалар ансамбле дә бик матур-җыр биюләре белән таң калдырдылар. Төп чыгышлар, әлбәттә, "Сөембикә" турында барды, журналистларга залдан теләк-тәкъдимнәр дә яңгырады.
    - "Азат хатын" исемен йөрткән заманнарда авылда сезне алмаган гаилә булмагандыр. Әмма замана җилләре матбугат басмаларына бәяләрне шактый арттыргач, сер түгел, "Сөембикә"нең тиражы кимеде. Әмма бу журналны укучылар әллә ни кимеде дигән сүз түгел. Аны китапханәләрдән алып бик күп укыйлар. Менә мин алган журнал да авылда кулдан-кулга йөреп, шактый таушалып бетә. Балтач районында яшәүче кызым Алсу белән дә журналның һәр яңа саны турында телефоннан яртышар сәгать фикер алышабыз. "Сөембикә" - көтеп ала торган иң кадерле кунагым ул, - диде Кадыбаштан ветеран хәбәрчебез Фаягөл апа Әхмәтшина. Ул журнал оештыра торган бәйгеләрдә катнашырга яратуы, кулъяулык бәйгесендә беренче урын алып, бүләккә бирелгән Сөембикә көндәлеген әле дә өстәл китабы кебек итеп тотуы турында горурланып сөйләде.
    - Авыл кешесе китап, газета-журнал укымый хәзер дигән сүзләр дөрес түгел, авыл укый әле ул. Язылырга акчасы булмаса, китапханәгә килеп укыйлар "Сөембикә"не. Мәсәлән, үзем "Сөембикә"не сүзен-сүзгә бүлеп, анализлап укыйм, минем аннан беркайчан да аерылганым булмады. Бүгенге очрашуга килгән матбугат ветераны Мәдинә ханым Авзалованың минем хатны да игътибарсыз калдырмавына, әлеге җан әрнүем турында язма әзерләп, соңыннан да кызымның тормышы белән гел кызыксынып торуы өчен рәхмәт. "Сөембикә" бер укучы хатын да игътибарсыз калдырмый, четерекле язма геройларының язмышларына һич битараф түгел, ничек тә ярдәм итәргә тырышалар алар, - дип Кичкетаңнан Рәмзия апа Җиһангәрәева да кунакларга тирән хөрмәтен белдерде.
    Исәнбайдан журналны инде 55 ел алучы Гүзәлия апа Исмәгыйлева заманында "Азат хатын" аша чигәргә, тегәргә өйрәнүен, хәзер дә кушымта итеп шундый үрнәкләр бирсәгез иде дигән теләген белдерде.
    Район мәдәният идарәсе начальнигы Марс Гатауллин "Сөембикә"не хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр арасында да яратып укучылар булуын әйтте:
    - Бу журналдагы язмаларны укыгач та онытып булмый. "Сөембикә" - уйландыра торган басма ул, - диде.
    Исәнбайның танылган һәвәскәр бакчачысы Гүзәлия апа Сундукова, бер елны журналда "Могҗизалы бакча" бәйгесендә беренче урын алуы, гаиләсендә бу затлы журналның гомер буе көтеп алына торган кунак булын әйтеп, кунакларны сөендерде.
    Үзем дә бу басманы 40 елдан артык укучы буларак ышандырып әйтә алам: ханымнар һәм туташлар өчен нәшер ителә торган "Сөембикә"дә бер генә язма да укучы күзеннән читтә калмый. Бу журнал - теләсә кайсы яшьтәге хатын-кызның өстәл китабы булырдай басма.
     
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: