Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Севастопольдә герой улы белән очрашу

Бертуган Бубилар оешмасы директоры Раиф ГӘРӘЕВ Севастопольдә якташыбыз - Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахмановның улы Игорь белән очрашты. Әлеге очрашудан алган тәэсирләрен ул газета укучыларыбызга да бик теләп җиткерде. - Очрашу хакында сөйләгәнче, газета укучыларыбызга шунысы мәгълүм булсын: Асаф Абдрахманов җәмәгате Лидия ханым белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Олы уллары...

Бертуган Бубилар оешмасы директоры Раиф ГӘРӘЕВ Севастопольдә якташыбыз - Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахмановның улы Игорь белән очрашты.
Әлеге очрашудан алган тәэсирләрен ул газета укучыларыбызга да бик теләп җиткерде.
- Очрашу хакында сөйләгәнче, газета укучыларыбызга шунысы мәгълүм булсын: Асаф Абдрахманов җәмәгате Лидия ханым белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Олы уллары Борис бүгенге көндә гаиләсе белән Санкт-Петербургта яши. Ә төпчекләре Игорь - Севастопольдә. Ул, әтисе юлыннан китеп, Асаф Абдрахманов укыган һәм сугыштан соңгы елларда хезмәт куйган Нахимов исемендәге Севастополь югары хәрби диңгез училищесын тәмамлаган. Хәзерге вакытта ул - отставкада, I ранг капитаны. Игорь әтисе йортында яши. Әлеге йорт, чын мәгънәсендә, музейга тиң. Анда урнаштырылган мемориаль такта да бу хакта искәртеп тора. Йортта Асаф Абдрахмановның бик күп шәхси әйберләре, документлар, язмалар, фотолар саклана. Игорь безнең Бубый музеена да батыр якташыбыз турында бик күп кызыклы материаллар, әтисенең шәхси әйберләрен бүләк итте. Мин алып барган Асаф Абдрахманов белән бәйле фотоларның музейда лаеклы урын алачагын әйтте.
Сүз уңаеннан: Нахимов училищесының Батырлар аллеясында герой якташыбызның да бронза бюсты бар. Игорь сөйләве буенча, Мәскәүдә, Будапештта, Киевта, кыскасы, Бөек Ватан сугышында аның җитәкчелегендәге корабль дошманнардан азат иткән Дунай елгасы буендагы күп кенә илләрдәге музейларда Асаф Абдрахмановның шәхси әйберләре саклана. Исән чагында әтисе әлеге илләрдә еш була. 2000 елда вафат булган якташыбыз Севастопольнең "Кальфа" зиратында батырлар аллеясында җирләнгән. Вафатына инде 14 ел узса да, Игорьның әтисен әле дә сагынуын күзләреннән укырга мөмкин. Ул Иж-Бубыйга кайту, бабасының каберен зиярәт кылу турында хыяллана. Бабасы дигәннән, Котдус Абдрахманов заманында бик хөрмәтле мөгаллим була, бертуган Бубилар мәдрәсәсендә укыта. Әбисе Әминә дә әлеге мәдрәсәдә шәкертләргә белем бирә. Революциядән соң бабасы берара район мәгариф бүлеген җитәкли, ул чакта әлеге бүлек Иж-Бубыйда урнашкан була.
Исән чагында Асаф ага да Иж-Бубыйга бик сагынып кайта иде. Авылдашлар белән аралашырга, гаиләсе турында хатирәләр барларга яратты ул. Безнең күңелдә аның белән очрашулар хакында бик җылы хатирәләр саклана. Вафатыннан соң якташыбызның исемен мәңгеләштерү буенча Иж-Бубыйда байтак кына эшләр башкарылды. Мәктәптә пионер отряды аның исемен йөртте. Асаф Абдрахманов яшәгән йортка мемориаль такта куелды. Шундый ук мемориаль такта мәктәп диварында да бар. Авыл музеенда герой якташыбызга багышланган махсус бүлек урын алган. Менә инде ике ел район хәрби комиссариаты һәм "Хәрби туганлык" оешмасы белән Иж-Бубый мәктәбендә аның истәлегенә волейбол ярышлары уза, быел да булачак андый ярышлар.
Севастопольдә булган очрашудан соң күңелемдә якташыбыз белән горурлану хисләре тагын да көчәйде. Герой-шәһәрдә герой якташыбызны хөрмәт итәләр, искә алалар икән, безнең аны онытырга хакыбыз юк, - дип тәмамлады сүзен Раиф Гәрәев.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барган көннәрдә Асаф Абдрахманов кебек батыр якташларыбызны кат-кат барларбыз әле. Моны китаплар аша укып кына түгел , ә утны-суны кичкән батырлар, Игорь кебек аларның нәсел дәвамчылары белән очрашып, аларның хатирәләрен киләчәк буыннар өчен язып калдырган очракта күпкә үтемлерәк тә, мәгънәлерәк тә булыр иде.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев