Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сез – безнең йөрәктә

Интернациональ бурычларын Әфганстан, Чечня җирләрендә үтәп кайткан якташларыбыз чит җирләрдә башларын салган, туган якка кайткач гомерләре өзелгән сугышчан дусларының каберләренә эзләрен суытмыйлар. Әнә, быел да җир-сулар кибү белән шушы изге бурычны үтәү өчен "Хәрби туганлык" оешмасы вәкилләре изге сәфәргә кузгалдылар. Алар Әфганстанда һәлак булып, туган якка "200нче йөк" булып кайткан,...

Интернациональ бурычларын Әфганстан, Чечня җирләрендә үтәп кайткан якташларыбыз чит җирләрдә башларын салган, туган якка кайткач гомерләре өзелгән сугышчан дусларының каберләренә эзләрен суытмыйлар.
Әнә, быел да җир-сулар кибү белән шушы изге бурычны үтәү өчен "Хәрби туганлык" оешмасы вәкилләре изге сәфәргә кузгалдылар.
Алар Әфганстанда һәлак булып, туган якка "200нче йөк" булып кайткан, Нарат авылында җирләнгән Рафис Хөснетдинов, Кадыбашта Разим Низаев, Яңа Акхуҗада Рушан Шабаев, Әгерҗедә Илдар Тукаев, Исәнбайда Илшат Ханнанов, Фирдүс Латыйпов каберләренә чәчәкләр салдылар. Аларның әти-әниләренә, хатыннарына, гаиләләренә бүләкләр тапшырдылар.
- Сугышчан дусларыбызның каберләрен зиярәт кылу, аларның якыннары белән аралашу йөрәктәге яраларны кузгалтты, үткәннәргә алып кайтты, - ди "Хәрби туганлык" оешмасы җитәкчесе вазифасын башкаручы Нәзир Нуретдинов.
Әйе, әфганчылар сафы елдан-ел сирәгәя. Туган якка исән-имин кайткан якташларыбызның 28е арабызда юк инде. Алар - сугышчан дусларының гына түгел, безнең дә күңелләрдә. Ә бүген арабызда яшәүче әфганчыларга исәнлек бирсен Ходай. Аларга дөньядан вакытсыз киткән сугышчан дуслары өчен дә яшисе дә яшисе әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев