Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сез бик кирәк әле, ветераннар

43 хуҗалыклы Касай авылында утны-суны кичкән сугыш ветераны Касыйм ИСМӘГЫЙЛЕВ һәм тылда җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш керткән Минһаҗетдин ШӘРӘФИЕВ - иң өлкән кешеләр. Бик еш күрешәләр бу ике авылдаш. Өйләре дә бер урамда гына. Хуҗалыклары нык, төзек. Гомер буе колхозда иң авыр эштә эшләгәннәр. Менә дигән гаилә корганнар, кем...

43 хуҗалыклы Касай авылында утны-суны кичкән сугыш ветераны Касыйм ИСМӘГЫЙЛЕВ һәм тылда җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш керткән Минһаҗетдин ШӘРӘФИЕВ - иң өлкән кешеләр.
Бик еш күрешәләр бу ике авылдаш. Өйләре дә бер урамда гына. Хуҗалыклары нык, төзек. Гомер буе колхозда иң авыр эштә эшләгәннәр. Менә дигән гаилә корганнар, кем әйтмешли, итәк тутырып бала үстергәннәр. Икесенә дә әле күз тимәсен, үз яшьләрен бирерлек түгел. Минһаҗетдин абзый быел 85ен, Касыйм ага 91ен тутырса да, күзләре күрә, колаклары ишетә. Касыйм аганың гына аяклары бик тыңламый. Әмма акыл-зиһене әле, сөбханаллаһ.
Әнә, 9 Май алдыннан да ике кордаш очрашып, хәл-әхвәл белешәләр:
- Нихәл, яшьти, - дип исәнләшергә кулын суза Касыйм абый.
- Аллага шөкер, үзең ничек соң? - дип сорый Минһаҗ ага.
Шуннан сүз арты сүз ялганып китә. Касыйм абый карчыгы Маһирә апаның, киленнәре Гөлназның да хәл-әхвәлләрен белешеп, армиядәге оныклары Фәрһаднең дә солдат тормышын сораштырды. Бу арада әле бал кортлары белән мәш килгәнен ишеткәч, Минһаҗетдингә соклануын да белдерде Касыйм абый.
Тагын язгы кояшлы көннәрне күрүләренә, эш-мәшәкатьләр артуга да сөенделәр алар. Иң мөһиме, картлыгыбыз рәхәт үтә дип куаныштылар. Әнә шулай, бүгенге тормыш-яшәешләрен сораштырып бетергәч, бермәлгә тынып калдылар бабакайлар. Сүз үзеннән үзе үткәнгә - ерак балачакка, сугыш урлаган яшьлек елларына кереп китте.

Бердәнбер сугыш ветераны
- Ий, кордаш, сугышка кадәр дә, дәһшәтле елларда да, аннан соң да бер рәхәт тә күрмәдем. Ә менә карчыгым Хәлимә белән яшәгән елларым, биш баламның хәзер "әти" дип өзелеп торулары, аларның мине кадер-хөрмәттә яшәтүләре - гомер көземдә, чынлап та, олы бәхет, - ди Касыйм ага.
...Чын хезмәт гаиләсендә үсә Касыйм. Үзләренең атлары, сыерлары, сарыклары була. Әмма бу гаиләгә афәт 30нчы елларда килә. Хәлле гаиләне раскулачить итәләр. Әтиләрен биш елга төрмәгә озаталар, балалар урамда кала. Өйләреннән мәктәп ашханәсе ясыйлар, тамакларын туйдырган ат колхозда ачка үлә. Сарык-сыерларны да каядыр алып китәләр. Ике абыйсы бу мәхшәргә түзә алмыйча, берсе - Донбасс, икенчесе Пермь якларына чыгып китә. Бер елдан качып кайткан әтиләре дә 1932 елда авырып вафат була. Әнә шулай, гаилә бик авырлык белән генә көн күрә башлый.
Сугыш Касыймның дүрт туганын урлый. Өч абыйсы ут эчендә хәбәрсез югала, сеңлесе Мәүлидә зәмһәрир салкында урман кисәргә баргач, салкын тидереп кайта да вафат була.
...1942 елның 2 маенда 19 яшьлек Касыймны яшьтәшләре белән Ижауга - хәрби өйрәнүләргә җибәрәләр.
- Нараттан җидәү, Кадыбаштан Заһит Гарифуллин белән бергә киттек. Әмма соңыннан юллар аерылды безнең, - ди ул.
Соңыннан егетләрне Курск юнәлешендә барган каты бәрелешләргә озаталар. Шунда яраланган Исмәгыйлевны дәваларга тылга озаталар. Медицина комиссиясе кул-аяксызларны өйләренә озата, калганнарны - янәдән фронтка. Касыйм III Белоруссия фронтында бик күп шәһәрләрне дошманнан азат итүдә катнаша. Ә җиңү таңын Германиянең Франкфурт шәһәрендә каршы ала.
- "Сугыш бетте!" дигән хәбәрне ишеткәч, күзгә яшьләр килде. Күпме яшьтәшләрне югалттык, күпмесе яраланды. Сугышта үлем турында да, үзең турында да уйламыйсың, - ди Касыйм абый.
Туган якларга ул 1948 елда гына кайта. 45нең көзендә Германиядән юлга кузгалган солдатлар көн саен 50 чакрым җәяүлиләр.
- Белоруссиянең Гродно шәһәрендә хәрби шәһәрчек төзүдә катнаштык. Палаткаларда яшәп җимерелеп беткән биналарны торгыздык, яңаларын төзедек. Касай га 1948 елда гына кайтып җиттем. Ә анда тагын да авырлыклар көтеп торган. Ачтан интеккән әнием белән энем нишләргә белми яталар иде, - дип искә ала ул вакытларны Касыйм ага.
Аннан соңгы еллары колхозда уза аның. 32 ел механизатор булып эшли. Карчыгы Хәлимә белән 60 ел тигез гомер итәләр, биш бала үстерәләр.
Һәр елны 9 Майны дулкынланып каршы ала Касыйм ага. Медальләре тагылган костюмы инде хуҗасын көтеп тора.
- Бу көннәрдә иртән уянам да, авылдашларны барлыйм. Кемнәр исән, кемнәр юк... Инде сугыш ветераннарыннан Кадыбаш җирлегендә берүзем калдым... - ди ул уфтанып.

Истәлекле Җиңү көне
Минһаҗетдин ага өчен быелгы Җиңү бәйрәме аеруча истәлекле булачак. Тыл ветераны җиде райондашыбыз белән Казанга - Президент белән очрашуга барачак.
- Дулкынланам да, шул ук вакытта сөенү, горурлану да бар. Мондый олы бәйрәмдә тәүге катнашуым бит, - ди Минһаҗетдин абый.
...Сугыш башланган дигән хәбәрне ишеткәндә 12 яшьлек яшүсмернең ниләр уйлаганын әйтүе авыр. Бәлки алар әле сугышның бик күп югалтулар алып киләсен дә, авылда төп терәк булып үзләре каласыларын да, тормыш арбасын җигелеп тартасыларын да уйламаганнардыр. Ә күпме туганнар, авылдашлар сугыш кырында башларын салганнар...
- Ярый әле, әтиебезне карт дип сугышка алмадылар. Ә менә Кәшәф абыем хәбәрсез югалды, - ди ул.
Һәр көнне диярлек ат арбасына төялгән авылдашларын гармуннар белән басу капкасына кадәр озатканнар. Кадыбаш җирлегеннән 400дән артык кеше фронтка киткән, Касайдан гына да 40тан артыгы әйләнеп кайтмаган.
- Ярый әле, күңел юанычым Сигналкам бар иде. Үзем ашамасам ашамадым, әмма яраткан атымны үлемнән алып калдым, - ди ул.
Чишмә буенда кунып ат саклаган вакытларын, кырга "симәнә" ташыганнарын хәзер дә бик еш искә ала. Ә иң авыры, җаваплысы Әгерҗедән, Красный бордан ягулык-майлау материаллары ташу булгандыр. 120 чакрымдагы Әгерҗегә ат белән бер көн барып, икенче көнне кайта торган булганнар.
- 13-14 яшьлек малайлар сугыш чорында авылның төп терәге иде шул. Хәзер оныкларыма карыйм да, "без сезнең кебек чакта дөнья көткәнбез икән" дим, - ди Минһаҗетдин абый.
Тыл ветераны да гомерен туган авылына багышлый. Тракторчы, бригадир булып эшли. Маһирә апа белән җиде балага гомер бүләк итәләр.
...Әнә шулай, балачак, яшьлек елларын бик еш искә алып хатирәләр яңарталар ветераннар. Балаларына теләкләре бер генә: илдә тынычлык булсын, рәхәт яшәсеннәр. Ә без аларга бәхетле картлык телик. Сез бик кирәк әле, ветераннар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев