Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сез нәрсә укыйсыз?

Альбина КӘРИМОВА, 4нче мәктәпнең татар теле укытучысы: - Кайберәүләр укытучылар кәгазьгә "күмелгәннәр" инде, аларның китап укырга вакытлары юк, дисәләр дә, мин бу сүзләр белән һич кенә дә килешмим. Минем китап укымаган көнем бик сирәк. Биш минут вакытым булдымы, кулыма газета яки китап алам. Ә кичтән дәрескә әзерләнеп, балаларны йоклаткач янә...

 
Альбина КӘРИМОВА, 4нче мәктәпнең татар теле укытучысы:
- Кайберәүләр укытучылар кәгазьгә "күмелгәннәр" инде, аларның китап укырга вакытлары юк, дисәләр дә, мин бу сүзләр белән һич кенә дә килешмим. Минем китап укымаган көнем бик сирәк. Биш минут вакытым булдымы, кулыма газета яки китап алам. Ә кичтән дәрескә әзерләнеп, балаларны йоклаткач янә китапка үреләм. Геройлар белән бергә маҗаралы дөньяда гизә торгач кайвакыт таң атканын да сизмим. Әле менә хезмәттәшләремә дә Гүзәл Әдһәмнең "Асылмалы күпер" повестен укырга тәкъдим иттем. Бик тә тормышчан язылган бу әсәр. Чиратта - "Газзәбану" китабы. Аны инде бик күп кешенең елый-елый укыганын беләм.
Китап уку "чире" миңа балачакта ук йоккандыр. Әнием Наилә - матур әдәбиятны, әтием Әмир тарихи романнарны бик яратып укыйлар иде. Җәй көннәрендә төнлә белән верандада фонарь яктысында "Казан утлары" журналын укыганым - истә. Хәзер дә әни белән икебез бертөрле китап укысак, дискуссия оештырабыз. Кичкетаң мәктәбендә укытучыбыз Розалина Тимербаеваның китапка мәхәббәт тәрбияләүдә тырышлыгы бик зур булды. Берәр әсәрнең эчтәлеген сөйли башлый иде дә, иң кызык кульминацион ноктасына җиткәч туктап кала иде. Менә шуннан соң ничек укымыйсың инде китапны. Ялкау малайларыбыздан да менә дигән китап укучы ясады ул.
Тәкъдимем дә бар: Әгерҗедә татар китаплары сатыла торган кибет кирәк дип күпме еллар чаң суксак та, боз һаман урыныннан кузгалмый. Әдәбият елында бу мәсьәлә хәл ителер дигән өметтә калам.
 
Сәгыйрь СИТДЫЙКОВ, Хор.Ключ авылы, 77 яшь:
- Күңелемне борчып торган бер әйбер бар: гомерем буе авылда яратып йөргән китапханәне яптылар. Көнаралаш шунда барып сәгатьләр буе тынычлыкта китап дөньясына чума идем. Хәзер Кырынды китапханәсенә йөрергә туры килә инде. Анда эшләүче авылдашым Фәридә Артемьева үзе дә миңа китапны ташып кына тора.
Гомерем буе тарихи китапларны яратып укыдым. Русча да, татарча да укыйм. Степан Злобинның "Салават Юлаев", "Степан Разин" әсәрләрен ничә кат укыдым икән инде... Язучы Нурихан Фәттахның да тарихи әсәрләрен дөньяларны онытып укыйм.
Үзем шахмат белән дә бик мавыгам. Кызганычка каршы, китапханәләрдә шахмат турында китаплар бөтенләй юк диярлек.
Үземнең дә бик бай китапханәм бар. Андагы бер меңгә якын китапның эчтәлеге турында сәгатьләр буе сөйли алам.
 
Илсур ЗАКИРОВ, Шаршады авылы, 64 яшь:
- Заманында Минзәлә педучилищесында укыганда китапларны күп укый идем. Эшли башлагач укырга бик вакыт тәтемәде. Хәзер пенсиядә, буш вакыт күп. Мин дә элекке гадәтемә кайттым әле, "егылып" китап укыйм. Китапханәче Айсинә Мәүликәева күршебездә генә булгач, китапханәдән яңа китапларны ташып кына тора. Әле бу көннәрдә Мәгъсум Хуҗинның "Кочасы иде дөньяны" дигән китабын кызыксынып укыйм. Анда язучылар турында истәлекләр, кызыклы вакыйгалар сурәтләнгән.
Газеталар килгән көн дә бәйрәм безнең өчен. Җәмәгатем Әлфия белән ярыша-ярыша "Әгерҗе хәбәрләре"н, "Акчарлак"ны укыйбыз. Гел телевизор да карыйсы килми, кырын ятып китап уку - үзе бер рәхәтлек ул.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев