Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ә сез республикабызның иң яхшы баянчылары кемнәр икәнлеген беләсезме?

"Көмеш телле гармун" халык ансамбле Биектау районы Шәпше авылында "Иске Казан түгәрәк уены" фольклор фестивалендә катнашты. Бирегә республикадан 50 коллектив килгән иде. Хромка гармуннарда Альберт Муллахмәтов, Баязит Ахунов, Наил Таҗиев, Илсур Сабирҗанов, ансамбльнең гүзәл кызы Ләйсән Тимуршина "Кырынды авылы көе"н башкардылар. Аларның чыгышын халык көчле алкышларга күмде. Традицион мәдәниятне үстерү...

"Көмеш телле гармун" халык ансамбле Биектау районы Шәпше авылында "Иске Казан түгәрәк уены" фольклор фестивалендә катнашты.

Бирегә республикадан 50 коллектив килгән иде. Хромка гармуннарда Альберт Муллахмәтов, Баязит Ахунов, Наил Таҗиев, Илсур Сабирҗанов, ансамбльнең гүзәл кызы Ләйсән Тимуршина "Кырынды авылы көе"н башкардылар. Аларның чыгышын халык көчле алкышларга күмде. Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова: "Сез - республикабызның иң яхшы баянчылары. Без сезнең Россиядә дә танылуыгызны телибез", дигән сүзләр белән гармунчыларга беренче дәрәҗә Диплом тапшырды.

Бу көнне баянчылар, осталыклары белән уртаклашып, мастер-класс уздырдылар, халкыбызның борынгы уеннарын күзәттеләр, тизәйткечләр, табышмаклар әйтүдә сынаштылар.

Сентябрьдә Кырымда "Түгәрәк уен"ның Россиякүләм фестивале булачак. "Көмеш телле гармун" артистлары анда да катнашу теләге белән яна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев