Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сез язгы ташуга әзерме?

Һава температурасы төннәрен минус, көндезләрен плюс булган очракта язгы ташу әллә ни куркыныч булмаячак. Бу - ташуны булдырмый калуга иң яхшы температура, диләр белгечләр. Әмма сакланганны Ходай саклый. Язгы ташу буласын алдан фаразлап булмаса да, районда ташуга әзерлек башланды инде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкчелегендә махсус комиссия төзелде....

Һава температурасы төннәрен минус, көндезләрен плюс булган очракта язгы ташу әллә ни куркыныч булмаячак. Бу - ташуны булдырмый калуга иң яхшы температура, диләр белгечләр. Әмма сакланганны Ходай саклый.
Язгы ташу буласын алдан фаразлап булмаса да, районда ташуга әзерлек башланды инде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкчелегендә махсус комиссия төзелде. Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре Советларында да махсус комиссия, авария-коткару, эвакуация бригадалары булдырылды. Шәһәрдә күперләр тирәсендә суга контрольлек итү буенча пост оештырылды.
УЯУ БУЛЫЙК
Яз иртә килде быел. Кояш көлә, кар катламы күзгә күренеп кими, гөрләвекләр ага.
- Карның биеклегеннән, туфракның туңу тирәнлегеннән чыгып карасак, ташу хәвеф-хәтәрсез генә узар дип өметләнәбез, - ди Әгерҗе янгын сүндерү часте җитәкчесе Ринас Яппаров.
Шулай да температура кинәт кенә күтәрелсә, ташу буласын көт тә тор. Әнә, Иж-Бубый халкы 2012 елда булган ташуны хәзергә кадәр куркыныч төш күргән кебек искә ала. Авыл уртасыннан көймәдә генә йөзделәр бит. Ә күпме хуҗалык зыян күрде. Базлары гына түгел, су өйгә дә тулды, әйберләр йөзеп йөрде.
- Быел да райондагы һәм күрше Удмуртиядәге буалардагы бозлар ерып җибәрелмәсә, Әгерҗе елгасы күтәрелеп, шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләргә зыян китерергә мөмкин, - ди Ринас Яппаров.
Хәзер көн саен әлеге буаларда мониторинг уздырыла. Аларга күзәтчелек итүчеләр белән элемтә булдырылган.
- Шулай да Әгерҗе елгасы тирәсендә яшәүчеләр уяу булсыннар иде. Елгада үзгәреш булуын сизү белән диспетчерлык хезмәтенә шалтыратуларын сорыйбыз, - ди Ринас Яппаров.
КИҢӘШКӘ КОЛАК САЛ
Күп хуҗалар кояш нурларын мулрак сибә башлау белән үз территорияләрен кардан чистартуга алындылар. Авылда, шәһәрдә үз хуҗалыгы белән яшәүчеләр йорт, каралты-кура тирәләрен кардан арындырдылар, су агарга канаулар ерып куйдылар. Шулай да су басу куркынычы булган урыннарда яшәүчеләр әледән-әле синоптикларның хәбәрләренә колак салсыннар иде. Түбәндәге киңәшләрне дә истә тотыгыз:
- базлардагы азык запасларын биегрәк урынга күчерегез;
- этләрне бәйдән ычкындырыгыз, кош-кортларны абзар түбәсенә менгерегез, хайваннарны биегрәк урынга күтәрегез;
- хуҗалыкны су басуын сизү белән ут, газны сүндереп, иң кирәкле әйберләрне генә алып өйдән чыгыгыз;
- азык, су, дару запасы булдырыгыз;
- документ, акчаларны полиэтилен капчыкка салып ышанычлы урынга яшерегез йө үзегез белән алыгыз;
- бәла килсә, иң беренче авырулар, балалар һәм өлкәннәргә ярдәм итегез.
ххх
- Гомер-гомергә язгы ташу вакытында зыян күрдек. Чаж елгасы күтәрелеп өйнең идәненә кадәр су тула иде, абзардагы малкайларыбыз су эчендә калган еллар да булды. Утыннар да суда йөзде, печән-саламнар да яраксызга әйләнде. Хәзер ике ел ташуның ни икәнен дә белмибез. Без яши торган Песочная урамындагы юлны күтәрткәннән соң хәтта базга да су керми башлады бит. Шулай да ташуга һәр елдагыча әзерләнәбез. Өй, абзар тирәләрен ачтык, канаулар ердык. Ни буласын фаразлап булмый, алдан әзерлек күрү, уяу булу кирәк дип саныйм, - ди Мордывыйдан мәгариф ветераны Эльза Сибгатова.
***
Быелгы язгы ташуда Әгерҗенең көньяк өлеше, Иж-Бубый, Мордывый, Тирсә авылларының елгага якын урыннарында яшәүчеләр зыян күрергә мөмкин. Әгәр сезне су баса башлаган икән, кичекмәстән 101, 24141, 112 Бердәм диспетчерлык хезмәте телефоннарына шалтыратыгыз. Авыл халкы авыл җирлеге Советларына мөрәҗәгать итә ала.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев