Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сез җәйне ничек уздырдыгыз?

Ямьле җәй айлары да артта калды. Алтын көзгә аяк атласак та, җәйнең матур хатирәләре күңелдән һич тә китми. Кемдер өчен ул күңелле мәшәкатьләргә, сөенечле вакыйгаларга бай булды, кайберәүләргә, кызганычка каршы, җәй хәсрәтләр дә китерде. Ландыш ШӘЕХОВА - Әгерҗе шәһәре: - Быел авыр югалтулар да кичердек, сөенечле вакыйгаларыбыз да шактый булды....

Ямьле җәй айлары да артта калды. Алтын көзгә аяк атласак та, җәйнең матур хатирәләре күңелдән һич тә китми. Кемдер өчен ул күңелле мәшәкатьләргә, сөенечле вакыйгаларга бай булды, кайберәүләргә, кызганычка каршы, җәй хәсрәтләр дә китерде.

Ландыш ШӘЕХОВА - Әгерҗе шәһәре:
- Быел авыр югалтулар да кичердек, сөенечле вакыйгаларыбыз да шактый булды. Апрель аенда Тирсәдә гомер кичергән әтием Ринат Вәлиуллин каты авырудан вафат булды. Бу зур югалту гаиләбез өчен бик авыр булды. Әткәй төпчек оныгы Гөлйөземне күрә алмады дип борчылам. Гаиләбезне ишәйтеп, барыбызга шатлык өстәп 13 августта икенче кызыбыз Гөлйөзем якты дөньяга килде. Төпчегебезне яратып, сөеп туялмыйбыз. Тигез канат белән үстерергә язсын сабыйларыбызны дип телим. Бу көннәрдә тагын бер сөенечле вакыйга безнең гаиләдә. Олы кызыбыз Язгөлем кичә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Курчактай матур итеп киендергәч, кызыбыз тагын да үсеп киткән кебек тоелды. Бары яхшы билгеләренә генә укырга язсын аңа. Хәсрәтләр күрми, сөенеп-шатланып яшәргә язсын иде барыбызга да.

Илүсә САДЫЙКОВА - Көчек авылы:
- Бакча, туй мәшәкатьләре белән җәйнең узганын сизмәдем дә быел. Изге Рамазан ае төгәлләнгәч, төпчек улыбыз Рифат белән киленебез Зиләнең шаулатып туйларын уздырдык. Туйдан соң яшьләр ширбәт айларын уздырырга Һинд океанындагы Мальдивы утравына сәяхәткә киттеләр.
Гомумән, бу җәйдә Рифатыбызның тагын ике сыйныфташы гаиләле булды. Ләйлә Касыймова - Ижау, Гүзәл Гыймранова Азнакай егетләренә кияүгә чыктылар.

Фәридә Я: - Исәнбай авылы:
- Авыл тормышының мең төрле мәшәкатеннән беразга булса да ял итик әле дип август аенда Санкт-Петербургка сәяхәткә барып кайттык. Маллар, бакча, башка эшләр дип беркая барган юк иде. Кинәт кенә туганнар белән киңәшләштек тә биш көнлек сәяхәткә чыгып киттек. Пенсионерлар булсак та, озын юлдан куркып тормадык. Ике тәүлек юлда узды, өч көн Петербургта сәяхәт иттек. Бик күп истәлекле тарихи урыннарда булдык, рәхәтләнеп ял иттек. Бик күңелем булып, матур тәэсирләр алып кайттым бу сәфәрдән. Мин юк дип тормаганнар, кызларым кышка бик күп салатлар ясаганнар, кыяр-помидор тозлаганнар. Гел-гел өйдә бикләнеп ятканчы, әнә шулай, бераз ял итеп кайту, ил гизү бик әйбәт икән ул.

Лилия МУЛЛАХМӘТОВА - Үтәгән авылы:
- Җәй минем өчен күңелле дә, бераз гына моңсу да, мәшәкатьле дә булды. Быел Кадыбаш мәктәбендә 11 сыйныфны тәмамладым. Бердәм дәүләт имтиханнары бик куркытты, әлбәттә. Шулай да сынатмадым имтиханнарда, югары балл җыя алуыма бик сөендем. Сыйныфташлар, укытучылардан аерылу күңелдә әйтеп бирә алмастай моңсу хисләр уятты. Күңел - әле дә мәктәптә.
Кулга аттестат алуга югары уку йортына керү мәшәкатьләре башланды. Анысында да бәхет елмайды. Мин - хәзер Чаллы педагогия институты студенты! Нәкъ биш елдан башлангыч сыйныфлар һәм чит телләр укытучысы булып чыгачакмын. 1 сентябрьдә студентлар өчен бик матур бәйрәм оештырдылар. Беренче дәресләр дә башланды. Төркемдәшләр, укытучылар белән танышабыз. Шушы көннәрдә тулай торактан бүлмә бирергә тиешләр.
Сүз уңаеннан: барлык Үтәгән һәм Кадыбаштагы укытучыларымны һәм укучыларны Белем бәйрәме белән котлыйм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев