Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сезгә тиеш әле бик күп язлар

Менә тагын шатлыклы да, күз яшьле дә Җиңү бәйрәмен каршылыйбыз. 2012 елгы Җиңү язын - 71, узган ел 58 сугыш ветераны каршылаган булса, Җиңүнең 69 еллыгына аларның саны 46га гына калды. Аларга Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен күрергә насыйп булсын иде. Әйе, илгә Бөек Җиңү китерүчеләр дә, хәзер инде тыл...

Менә тагын шатлыклы да, күз яшьле дә Җиңү бәйрәмен каршылыйбыз. 2012 елгы Җиңү язын - 71, узган ел 58 сугыш ветераны каршылаган булса, Җиңүнең 69 еллыгына аларның саны 46га гына калды. Аларга Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен күрергә насыйп булсын иде.

Әйе, илгә Бөек Җиңү китерүчеләр дә, хәзер инде тыл ветераннарының һәм сугыш чоры балаларының да сафлары да елдан-ел сирәгәя. Исән чакта кадер-хөрмәт күрсәтеп кала алсак иде. Бигрәк тә әтиләре сугыш кырында ятып калган, "әти" сүзен бер генә тапкыр булса да әйтергә тилмереп, авырлыкта үскән, бүгенгәчә Хөкүмәттән бернинди ярдәм күрмәгән сугыш чоры балалары әле дә кимсенеп яшиләр. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, ниһаять, аларга да Хөкүмәт ярдәме булыр дигән өмет белән яшиләр инде үзләре әби-бабай булган сугыш чоры балалары.
Ә җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре узган ел ук башланды. Исән чакта сугыш һәм тыл ветераннарының истәлекләрен тарихка кертеп калдыру өчен укучылар бик күп эш башкардылар. Ветераннарның истәлекләрен язып алдылар, алар сөйләгәннәрне видеога төшереп, федераль порталга куйдылар. Җиңүнең 70 еллыгына вокзал каршындагы мәйданда тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә сквер булачак. Бирегә көзен дә, язын да агачлар утырттылар инде.
- Өч ел эчендә 387 ветераныбызны яңа фатирлы итә алуыбыз да - зур шатлык. Һәр сугыш ветеранының тормыш-көнкүрешен, проблемаларын яктырткан социаль паспорт булдырылды. Хәзер һәр тыл ветеранына шундый паспорт ачу өстендә шөгыльләнәбез. Мондый паспорт ветеранны борчыган сорауларны тизрәк хәл итү өчен бик уңайлы, - ди район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Быел хәйрия акциясе кысаларында җиде ветеранның фатирында бушлай ремонт эшләре башкаруда "СтройГрад", "МСО-Әгерҗе", "ЖилЭнергоСервис", "Төзелеш идарәсе", "Мирстрой", "СтройГигант", "184нче СМП" оешмалары зур ярдәм күрсәттеләр. Бәйрәм алдыннан без ремонт эшләре башкарылган ветераннарның кайберләренең хәл-әхвәлен белеп чыктык. 91 яшьлек сугыш ветераны Ольга Грабовая без керү белән:
- Әллә минем уйларымны белеп килдегезме? МСОның алтын куллы осталары ванна бүлмәсен курчак өе кебек ясадылар бит. Җитәкчеләре Ринат Араслановка һәм бу эшләрне башкарган алтын куллы Таисия, Светланага, мастерлары Рафаэльгә газета аша мең рәхмәтемне җиткерегез, - диде Ольга Васильевна.
Маяковский урамындагы йортта яшәүче Михаил Пугачевның да хәлен белеп чыгарга булдык. Ни кызганыч, 93 яшьлек сугыш ветераны Михаил Филиппович улы вафатыннан соң бик бирешкән. Ә шулай да "СтройГрад" төзүчеләре фатирына ремонт ясаганга бик сөенгән ул. Кызлары да бу оешмага рәхмәтләрен җиткерүебезне үтенделәр.

Бәйрәм чаралары
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, шәһәрдәшләребез, кунаклар! 9 Май - шатлыклы да, күз яшьле дә бәйрәмне бергәләп күңелле итеп үткәрү, яу кырында ятып калганнарны, тыныч тормышка кайткач мәрхүм булганнарны искә алу өчен Җиңү мәйданына килегез. Биредә сәгать 11дә бәйрәм тамашалары башлана. Ә кичен сәгать 8дә сезне Ижауның "Вертикаль" бию студиясе, танылган яшь җырчы Руслан Кираметдинов катнашында зур концерт, дискотека көтә. Төнге 11дә бәйрәм салюты карарга чакырабыз.
9 Май көнне стадионда футбол сезонын ачу уңаеннан яшьләр һәм ветераннар дусларча очрашу үткәрәчәк.
Бөек Җиңү язы белән белән сезне, хөрмәтле ветераннар! Бәйрәмнәр якыннарыгыз, кордашларгыз белән бергә матур үтсен. Сезгә насыйп булсын әле бик күп язлар!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев