Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сезнең алда баш иябез, остазлар

Август аенда Тәбәрле мәктәбендә озак еллар хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ветеран педагогларыбызның гомер бәйрәмнәре - олы юбилейлары. Халык мәгарифе отличнигы Гүзәл АБДУЛЛИНА, 40 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, Тәбәрле мәктәбендә мөгаллимлек итте. Кышын Чаллыда, җәен авылда актив тормыш белән яши. Авылга кайткач, ишегалдын тутырып чәчәкләр...

Август аенда Тәбәрле мәктәбендә озак еллар хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ветеран педагогларыбызның гомер бәйрәмнәре - олы юбилейлары.
Халык мәгарифе отличнигы Гүзәл АБДУЛЛИНА, 40 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, Тәбәрле мәктәбендә мөгаллимлек итте. Кышын Чаллыда, җәен авылда актив тормыш белән яши. Авылга кайткач, ишегалдын тутырып чәчәкләр үстерә, җиләк-җимеш бакчасы да плантациягә тиң. Мәктәптә, авылда узган бер чарадан да читтә калмый. Җырлый, бии, фотога төшерергә ярата.
Гүзәл Рәхимовнаның кызы Фәридә дә һәм бик күп шәкертләре дә укытучы һөнәрен сайлады.Укытучы өчен бу - үзе зур бәхет.
Математика, физика, сызым, соңрак рәсем, җыр, хезмәт укытучысы буларак, төрле сыйныфтан тыш чаралар, күргәзмәләр оештырып, бәйгеләрдә җиңүләр яулап та авыл баларында фәнгә һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде ул. Милли гореф-гадәтләрне саклап калуга да зур әһәмият бирде.
Шуңадыр мөгаллимнәрен укучылары хәзер дә онытмыйлар. Тәбәрле Сабан туе көнне ишегалдын тутырып моннан 50 ел элек мәктәбебезне тәмамлаган укучыларының килеп керүе турында әле дә бик дулкынланып сөйли. "Хәтерем яхшы икән, күп истәлекләрне яңарттык укучыларым белән", - ди.
Гүзәл апа авыл, район халкы өчен дә изге эш башкарды: тарих укытучысы, 30 ел директор булып эшләгән ире Хәмит Абдуллин җыйган тарихи истәлекләрне, экспонатларны, аның вафатыннан соң таралып бетә язган музейны яңадан торгызды. Гаиләләре белән матди ярдәм итеп, музеебыз хәзерге хәлгә китерелде.
Наилә ФӘТХЕТДИНОВА-МУХАЯРОВА белән 70нче елларда бергә эшли башлаган идек. Ул гомере буе татар балаларына рус теле һәм әдәбияты, соңрак немец телен өйрәтте. Дүрт телне камил белгәне өчен без аны "полиглот" дип атый идек. Бик матур язганы, эшне искиткеч төгәл башкарганы өчен мәктәптәге стенд, стена газеталары, белем турында таныклык, аттестатлар аның кулы белән эшләнде.
Ерактан килеп урнашкан гаиләгә янәшәдә туганнары, якыннары булмаганда биш баланы аякка бастыру да җиңел булмагадыр, әлбәттә.
Хөрмәтле Гүзәл апа, Наилә ханым! Без сезне хәзер дә остазларыбыз дип атыйбыз, янәшәбездә итеп тоябыз. Бүген дә актив булганыгыз, яшьлек дәртен сүрелдерми яшәвегез, шәкертләрегез күңелендә матур эзләр калдырганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Хәерле озын гомер насыйп булсын.
Хезмәттәшләрегез исеменнән Фәнзилә ГОМӘРОВА,
Тәбәрле авыл тарихы музее җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев