Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сезнең хезмәт – илнең төп терәге

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең быелгы һөнәри бәйрәме бу тармакта эшләүчеләр өчен аеруча истәлекле. Беренчедән, "Агро-Кама" ширкәтенең Әгерҗе авыл хуҗалыгы тармагын "үз дилбегәсенә" алуына 10 ел тулды. Икенчедән, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл уңганнары өчен районда зур бәйрәм уздыру традициясе кабат әйләнеп кайтты. Мондый бәйрәм бик тә кирәк Колхоз заманында авыл хезмтәчәннәрен һөнәри...

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең быелгы һөнәри бәйрәме бу тармакта эшләүчеләр өчен аеруча истәлекле. Беренчедән, "Агро-Кама" ширкәтенең Әгерҗе авыл хуҗалыгы тармагын "үз дилбегәсенә" алуына 10 ел тулды. Икенчедән, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл уңганнары өчен районда зур бәйрәм уздыру традициясе кабат әйләнеп кайтты.
Мондый бәйрәм бик тә кирәк
Колхоз заманында авыл хезмтәчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантанага җыеп зурлау матур традиция иде. Бу гадәт авыл хуҗалыгы тармагын "Ак Барс" холдинг компаниясе үз кулына алгач та берничә ел дәвам итте. Тик соңгы елларда районыбызда мондый чара уздырылмады. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә авыл халкыннан, ветераннардан: "Быел да бәйрәм уздырылмас микәнни?" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Ниһаять, бу күркәм традициянең кабат әйләнеп кайтуы авыл хезмәтчәннәре өчен зур шатлык булды. Бу атнада авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче уңганнарны район Мәдәният сараена чакырып зурладылар.
- Бәйрәм шундый сагындырган. Танышларым белән күрешеп-очрашу, район үзешчәннәренең бик тә матур чыгышларын карау - болар барысы да кәефне күтәрде, тагын да дәртләнеп эшләргә көч өстәде. Рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз бәйрәмнән. Район башлыгы исеменнән Мактау грамотасы алу да шатлык өстенә шатлык булды. Югыйсә, эш тә эш, ял итәргә вакыт та калмый. Авыл кешесен азга гына булса да эштән аерып тору өчен мондый бәйрәмнәр бик тә кирәк, - диде "Сарсак-Омга" ширкәте баш бухгалтеры Надежда Абидина.
Җитәкчеләр, бәйрәм кунаклары авыл хезмәтчәннәренә иң матур теләкләрен җиткерделәр тантанада.
- Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә бүген табыннарыбыздан икмәк, сөт, ит өзелми. Алга таба табигать тә бераз шәфкатьлерәк булып, ил-көнне тагын да мулрак уңыш белән сөендерерсез дип ышанам, - диде район башлыгы Валерий Макаров.
- Һәр эшнең нигезе була. Ә авыл тармагының нигезен сез - хөрмәтле ветераннарыбыз тәшкил итәсез, - дигән сүзләр белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле хезмәтчәннәргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Быел республикада 3,5 млн тонна ашлык, 1,8 млн тонна сөт, 1,5 млн тонна бәрәңге җитештерелгән икән, монда Әгерҗе районы хезмәтчәннәренең дә өлеше бар. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелектә нәселлелек буенча Баш дәүләт идарәсе директоры Илсур Закиров.
10 ел "Ак Барс" канаты астында
"Агро-Кама" ширкәте директоры Ленар Нургаянов быел "Ак-Барс" холдинг компаниясенең Әгерҗе районы авыл хуҗалыгын үз канаты астына алуына 10 ел тулуына, шушы еллар эчендә тармакның күп кенә үзгәрешләр кичерүенә тукталды.
- 13 мең баш сыйдырышлы заманча дуңгызчылык комплексы, 13 мең тонна бәрәңге салырдай заманча саклагычлар, 2600 баш савым сыерга исәпләнгән мегаферма, складлар һәм ашлык саклау объектлары төзелде, машина-трактор паркы заманча техника белән яңартылды. Тик шулай да төп көчне сез тәшкил итәсез, хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре. Хезмәтегез, сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, - диде Ленар Нургаянов.
"Тормыш авырлыгы - күбрәк сезнең җилкәдә", "Сез - илне туендыручылар, табыныбызны баетучылар","Авыл - тормыш ритмы ул", "Сезнең хезмәт - илнең төп терәге", "Халкыбызның килер язмышы - сезнең тырышлыкта"... Бәйрәмдә авыл хезмәтчәннәре адресына яңгыраган бу сүзләр залда утыручыларның йөрәгенә "сары май" булып яткандыр. Бик тә лаеклы алар бу сүзләргә. Җылы рәхмәт сүзләренә генә түгел, сәхнә түрендә хөрмәтләүгә, зурлауга лаек тырыш авыл агае һәм авыл апае. Кичәдә дә иң уңган-булганнарны сәхнә түренә чакырып зурладылар. Аларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм "Ак Барс" холдинг компаниясе" җәмгыятенең, район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды. Аннан районыбызның сәхнә осталары матур концерт программасы бүләк иттеләр.
- 44 ел тракторчы булып эшләү дәверендә бик күп бәйрәмнәрдә, хөрмәтләү тантаналарында катнаштым. Алны-ялны белми эшләүче авыл кешесенә мондый бәйрәмнәр бик тә кирәк. Алар үзебезне кирәкле итеп торярга ярдәм итә, көч һәм дәрт өсти, - диде "Көчек" бүлекчәсе механизаторы Мәгъсум Гыймазетдинов. Бу - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уртак фикере.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев