Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шаршады балалары әфганчы авылдашлары белән очрашты

15 февраль совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулган истәлекле көндә Шаршады мәдәният хезмәткәрләре Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасы белән берлектә “Әфганстан – йөрәк ярам” дип исемләнгән очрашу уздырды.

 

Очрашу әфганчылар өчен махсус әзерләнгән видеоязма белән башланды.

Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бәйрәм кунагы – Әфганстанда хезмәт итеп кайткан авылдашлары Илдар Гайнуллинга бирделәр. Батыр әфганчы укучыларга бәрелешләр вакытында күргәннәрен, үзләре күрсәткән батырлыклар турында сөйләде. Аларга якыннарның, чын дуслыкның кадерен белергә кирәк, диде.

Очрашу ахырында батыр әфганчы:

  • Илләребез тыныч, күгебез аяз, балаларыбыз исән-сау булсыннар, – дип теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев