Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шаршадыда халык җыены узды

Шаршады авыл җирлегендә халык җыены район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов катнашуында үтте.

Җыен башланганчы халык Пенсия фонды идарәсенең Әгерҗедәге Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зариповадан үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

Шаршады клубында узган җыенда җирлеккә караган оешма-учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыгы Вәсил Багаутдинов 2019 елда башкарылган эшләргә хисап тотты.

– Авыл җирлегендә 186 хуҗалык, аларда 381 кеше яши. Авыл җирлегендә 92 бала бар. Шаршадыда эшкә яраклы 142 кешенең 138е, Сәхрәдә 30 кешенең 28е эш белән тәэмин ителгән. Халык саны, 2018 ел белән чагыштырганда 16 кешегә кимегән. 2019 елда 7 кеше үлгән, 2 бала туган. Пенсионерлар – 111, барлык халыкның 29%ын тәшкил итә. Шаршадыда яшәүче Гамилә Камаева узган ел 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Авыл җирлеге территориясендә 5 шәхси эшмәкәр исәпләнә. Ирек Нурмөхәммәтовның 20 баш эре терлеккә исәпләнгән гаилә фермасы бар. Авыл җирлеге буенча мөгезле эре терлекләр 45, алдагы елда бу сан 65 булган, – дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаутдинов үз чыгышында.

Авыл җирлеге башлыгы быелга планнар белән уртаклашты. Болар: авыл буасына капиталь ремонт ясау, янгын сүндерү машинасы алу һәм аны урнаштыру өчен урын әзерләү.

Җыенга килгән халык район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллинның “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру өчен бирелә торган 2,7-3% лы кредит турындагы чыгышын бик игътибар белән тыңлады.

Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизоны начальнигы Айрат Шәйдуллин янгын кисәткечләр турында сөйләде.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Вәсил Харрас улының һәм биредәге оешма-учреждение җитәкчеләренең чыгышлары тирән эчтәлекле, җирлек тормышының бөтен юнәлешләрен ачык чагылдыруын әйтте. Ришат Тимерович халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программалары турында да әйтеп үтте.

Ххх

Бу көнне клуб фойесында ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан күргәзмә дә оештырылган иде. Халык җирлектә яшәүче кул осталарының эшләнмәләрен дә кызыксынып карады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев