Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шаршадыда яшәүче Әлфия Закирова кечкенә генә шатлыкларны да олы итеп кабул итә белә

Кайгыртучан ана һәм кадерле әби

Әлфия – Тирсә кызы. Авыл мәктәбеннән соң Иж-Бубыйда урта белем алган. Аннан биш ел туган авылында “Сельхозтехника“ берләшмәсе ашханәсендә хезмәт куйган. Шаршады егете Илсур белән гаилә коргач, балалар бакчасында пешекче булып эшләгән. Аннары медпунктта санитарка булган. 

Сәламәтлеге буенча яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормаган Әлфия беренче үзгәрешләрне уллары Илнур тугач тоя башлый: аяклары, биле авырта. Икенче уллары Илдар дөньяга килгәч авыртулар көчәя. Эш, гаилә мәшәкатьләре белән авыл хатынының хастаханәләргә йөрергә вакыты да калмый. Кызлары Зөлфияне тапкач та авыртынып булса да эшкә йөрүен дәвам итә. Бер аягы бөтенләй бөгелми башлагач, аңа икенче төркем инвалидлык бирәләр. Ун елдан беренче төркемгә күчерәләр. 

– Ике яшьлек чагымда егылганмын. Ул чакта ниндидер зыян килгән булган, күрәсең. Бала тапканда шулар яңарган, көчәйгән, – дип сөйли ул артык зарланмыйча, гади генә итеп. 

Әнә шулай тормыш дәвам итә. Уллары Илнур, өйләнеп, Наҗар авылында төпләнә. Икенчесе – Илдар Чечнядан исән-имин армия хезмәтен үтеп кайта да, өйләнеп Әгерҗедә яши башлый. Зөлфия, кияүгә чыгып, Ижау каласына китә. 

– Мин авыргач та сыерны бик озак асрадык әле. Аны җәмәгатем Илсур сауды. Утын кертү, мунча ягу, су ташу кебек эшләрне дә ул башкарды. Атна саен кунакка кайткан балалар, оныкларны көтеп алып бик күңелле яшәдек. Җәмәгатем җитәкләп үзе катнашкан концертларны карарга да алып чыга иде, – дип хатирәләргә бирелә Әлфия. 

Аклы-каралы тормыш полосасының карасы моннан дүрт ел элек 35 яшьлек улы Илдар вафатыннан соң бөтен авырлыгы белән күренә. Олы кайгыны күтәрә алмыйча ел ярымнан соң җәмәгате Илсур да бакыйлыкка күчә. 

Хәзер Әлфия берүзе яши. Социаль хезмәткәр Илгизә Хәсәнова хезмәт күрсәтә аңа. “Ни сорасам, барысын да башкара“, ди ул аңа рәхмәтле булып. Илгизә машинасында мәчеттә уздырылучы дини бәйрәмнәргә, клубта һәм китапханәдә үтүче мәдәни чараларга да алып бара аны. 

– Кеше арасында күңелләр күтәрелеп кайта. Кышын урамга чыкканым юк, егылырмын дип куркам. Әле ярый, игелекле күршеләрем Розалия Хәбибуллина һәм Фәйрүзә Хафизова бар. Алар көн саен кереп хәлемне беләләр. Ялларда һәм бәйрәмнәрдә улым Илнур, кызым Зөлфия гаиләләрен, мәрхүм улым Илдарның җәмәгате Резеданы һәм оныкларымны көтеп алам, – ди һәммәсенә күңел җылысын мулдан өләшүче кайгыртучан ана һәм кадерле әби. 

Гомер буе алган “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы аша район яңалыкларыннан хәбәрдар ул. Китапханәче Айсинә Мәүликәева да актив укучысына яңа китапларны китереп кенә тора. ФАП мөдире Гөлфия Әхмәтшинаның, авыл җирлеге Советы хезмәткәрләренең дә даими игътибарын тоеп яши. “Шаршады авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаутдиновның Өлкәннәр көнендә Әгерҗегә бәйрәм тантанасына алып баруы, анда бик матур концерт каравыбыз да – исемдә. Мине Рәхмәт хаты белән дә бүләкләделәр. Җитәкчеләрнең, авылдашларның игътибарын һәм ихтирамын тою да яшәргә көч бирә, – ди сабырлыгы, тыйнаклыгы һәм итагатьлелеге белән авылдашларының хөрмәтен яулаган Әлфия. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев