Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шашлык пешерергә дә, чүп яндырырга да ярамый...

Татарстанда, шул исәптән Әгерҗе районында да, янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда чүп-чар һәм корыган үләнне яндыру катгый тыела. Моны хәтта үз ишегалдыңда башкарырга да ярамый. Кагыйдә бозучыларны шактый зур күләмдә штрафлар көтә. Билгеле булганча, агымдагы ел янгыннарга шактый бай булды. Хакасиядәге янгын белән бәйле куркыныч вакыйгалар кемне...

Татарстанда, шул исәптән Әгерҗе районында да, янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда чүп-чар һәм корыган үләнне яндыру катгый тыела. Моны хәтта үз ишегалдыңда башкарырга да ярамый. Кагыйдә бозучыларны шактый зур күләмдә штрафлар көтә.
 
Билгеле булганча, агымдагы ел янгыннарга шактый бай булды. Хакасиядәге янгын белән бәйле куркыныч вакыйгалар кемне генә битараф калдырды икән? Көннәр җылытып, халык бакча-ишегалларын чүп-чардан арындыра башлаган чорда янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Ник дигәндә, күпләрнең корыган үлән һәм чүп-чарны түгеп интегәсе килми: аны яндырып юкка чыгару территорияләрне кышкы чүп-чардан арындыру эшен күпкә җиңеләйтә. Башкалар исә май бәйрәмнәрен табигать кочагына чыгып ял итү өчен көтеп ала. Шашлык пешереп, урманның саф һавасын сулап бәйрәм итәселәре килә.
 
Җаваплылыкка тартыласың килмәсә...
 
Тик алар бер нәрсәне онытып җибәрә: әлеге гамәлләр янгын чыгу куркынычын да бермә-бер арттыра бит. Нәкъ менә шуңа күрә бу чорда Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителә дә инде.
 
Шул рәвешле, хәзерге вакытта Татарстан территориясендә чүп-чар һәм кипкән үлән яндыру катгый тыела. Бу урманнарга һәм ачык территорияләргә генә түгел, ә шәхси ишегалларына да кагыла.
 
- Хәзерге вакытта республикада бернинди чүп-чар да яндырырга ярамый. Бу шәхси территорияләргә дә, гомумкулланыла торган урыннарга да кагыла. Шул рәвешле, әгәр авыл хуҗалыгы территориясендә әлеге кагыйдәне бозу очраклары ачыкланган икән, моның өчен хуҗалык җитәкчесе җавап бирәчәк, авылда чүп-чар яндыру очраклары өчен авыл җирлеге башлыгы җавап тота. Әле алай гына да түгел, бу кагыйдә шәхси затларга да кагыла. Яңа карар нигезендә, алар чүп-чар һәм корыган үләнне үз ишегалларында да яндыра алмый, - ди Әгерҗе районы янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин.
Шунысын да искәртергә кирәк: бу чорда янгынга каршы махсус режим кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме дә бермә-бер арта. Шәхси затлар өчен ул - 2-4 мең, рәсми затлар өчен - 15-30 мең, ә юридик затлар өчен 400-500 мең сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев