Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шашлык сезонын ачабыз

1 Май - озын ялларда бакча эшләре, хуҗалык тирәсен чистарту, өй юу белән бергә үзенә бәйрәм ясап калырга да ашыга. Көннәр матур, кояшлы булганда нигә әле рәхәтләнеп күңел ачмаска? Туганнар, дуслар, күршеләр белән җыелышып учак өстендә шашлык кыздыру яки табигать кочагына чыгу - үзе бер күңелле бәйрәм бит. Райондашлар нинди...

1 Май - озын ялларда бакча эшләре, хуҗалык тирәсен чистарту, өй юу белән бергә үзенә бәйрәм ясап калырга да ашыга. Көннәр матур, кояшлы булганда нигә әле рәхәтләнеп күңел ачмаска? Туганнар, дуслар, күршеләр белән җыелышып учак өстендә шашлык кыздыру яки табигать кочагына чыгу - үзе бер күңелле бәйрәм бит.
Райондашлар нинди иттән шашлык ясарга яраталар һәм аны ясауның нинди серләрен беләләр икән.

Али ИБРАҺИМОВ - Әгерҗе шәһәре:
- Һәр бәйрәмдә диярлек яшь бәрән итеннән шашлык кыздырабыз. Минем рецепт өчен башлы суган, тоз, төелгән кызыл борыч, бик күп яшел тәмләткечләр - кинза, петрушка, укроп кирәк. Итне кисәкләргә турыйбыз, борыч һәм тоз сибәбез. Кәстрүлгә ит, суган һәм лимон кисәкләрен, тәмләткечләрне чиратлаштырып тезәбез. Шуны исегездә тотыгыз: аш серкәсендә маринадласаң, итнең тәме югала. Әзер массаны 2,5-3 сәгать салкын урында тотабыз. Итне шампурга тыгыз итеп тезәргә киңәш итмим. Табынга шашлык соусы белән бирәбез.

Ксения АКБУЛАТОВА - Әгерҗе шәһәре:
- Үземә дә, якыннарыма дуңгыз итеннән ясалган шашлык ошый. Сум ит тә бара, азрак сөяклесен алсаң да була. Маен аз гына калдырып, итне кисәкләргә бүләбез. Эмаль савытка итне салабыз да кинза, укроп, базилик, төелгән кара борыч, тоз сибәбез. Түгәрәкләп киселгән суган һәм ак шәраб өстибез. Лимон яки гранат согы өстәсәң шашлык бигрәк тә тәмле була. Салкын урынга өч сәгатькә куябыз. Күмер өстендә кыздырабыз. Әзер итне 30 минут томалап торабыз. Шулай иткәндә ул тагын да сусыл һәм йомшак була. Сез дә әзерләп карагыз, безгә бик ошый.

Нурия ГАТАУЛЛИНА - Көчек авылы:
- Без еш кына балык шашлыгы ясыйбыз. Моның өчен скумбрия балыгы да ярый. Балыкны умырткалыгына кадәр икегә бүләбез.
Маринад өчен: 5 зур балык өчен кәстрүлгә 1 стакан су, тәменчә тоз һәм борыч, 3-4 кашык көнбагыш мае, түгәрәкләп туралган суган, свежий укроп, базилик (киптерелгән булса да ярый), балык өчен тәмләткеч, түгәрәкләп киселгән лимон өстибез. Маринадка балыкны салабыз да салкын урынга 1-1,5 сәгатькә куябыз. Балык барбекюда тиз кыза, бик тәмле һәм сусыл була.

Валентина ШУРМЕТОВА - Пеләмеш авылы:
- Нинди генә бәйрәм булса да шашлык кыздырмыйча калганыбыз юк. Кем ничектер, мин тавык итеннән әзерләнгән шашлык яратам. Тәме буенча ул башкаларыннан һич кенә дә калышмый. Итне горчица белән майонез кушылган соуста тотарга кирәк. Суганны ике кило иткә бер кило исәбеннән салабыз. Тоз, борыч өстибез. Күп итеп яшел тәмләткечләр салабыз. Минем рецепт буенча ясалган шашлык бик йомшак була.
Шашлыкларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев