Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шатлыкларга шатлык өстәлә

    Быел Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча Әгерҗедә һәм авылларда икешәр спорт мәйданчыгы төзелә. Узган атнада Чапаев урамы 3нче йорт һәм II Гагарин тыкрыгы 1нче йорт янындагы спорт мәйданчыкларын ачу тантанасын аеруча балалар зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Әнә, 7 яшьлек Даша һәм 3 яшьлек Полина әбиләре Надежда белән башта Чапаев...

    Быел Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча Әгерҗедә һәм авылларда икешәр спорт мәйданчыгы төзелә.
    Узган атнада Чапаев урамы 3нче йорт һәм II Гагарин тыкрыгы 1нче йорт янындагы спорт мәйданчыкларын ачу тантанасын аеруча балалар зур түземсезлек белән көтеп алдылар.
    Әнә, 7 яшьлек Даша һәм 3 яшьлек Полина әбиләре Надежда белән башта Чапаев урамындагы мәйданчыкта бәйрәм тамашасын карадылар, аннан үзләренең йорт янындагысының ачылышына ашыктылар.
    - Бу көннәрдә кызларны урамнан алып кереп булмый. Рәхәтләнеп атынгычта атыналар, спорт корылмаларында шөгыльләнәләр. Ә без, әбиләргә, оныкларны күзәтеп утырырга эскәмияләр куелган. Балалар уйнаганда без кордашлар белән дөнья хәлләрен сөйләшәбез. Республикабыз Лидеры Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Валерий Макаров һәм шушы мәйданчыкларны күз явын алырлык матур итеп ясаган Али Ибраһимов җитәкчелегендәге төзүчеләргә балаларыбыз, оныкларыбызга спорт белән шөгыльләнү, рәхәтләнеп уйнау өчен шартлар тудырганнары өчен зур рәхмәт, - диде Надежда Полиевтова.
    Чапаев урамы 1нче йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән, йорт янына асфальт түшәгәннәр, менә хәзер янәшәдә генә спорт мәйданчыгы сафка басты. Бу микрорайонның матураюына, төзекләнүенә сөенеп туялмыйлар биредә яшәүчеләр.
    - Элек монда балаларга уйнарга иске генә бер агач өй бар иде. Ә монысы әкияттәге кебек матур. Оныкларым Максим белән Полинаның арканда "үрмәләүләрен", турникта күтәрелүләрен карап торам, аларның кечкенә генә уңышларына да сөенәм, - ди әбиләре Галина Маркова.
    Валерий Макаров спорт мәйданчыклары балаларның шат авазыннан тынып тормасын, алар рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнсеннәр иде дигән теләген җиткерде.
    - Балаларның буш вакытын файдалы итеп уздыру, иң мөһиме, спорт белән шөгыльләнү урыны булу - барыбыз өчен дә зур шатлык. Алар спорт өлкәсендә яулаячак уңышларның башлангычы булсын иде бу мәйданчыклар , - диде ул.
    "Мир-Строй" ширкәте директоры Али Ибраһимов символик ачкычны Илья Герасимовка тапшырганда спорт белән шөгыльләнү урыннары күбәйгән саен, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләрнең саны да артачагына ышанычын белдерде һәм бу спорт корылмаларын күз карасы кебек сакларга кирәклеген искәртте.
    Чынлап та, миллионлаган сум акчалар тотып төзелүче әлеге спорт корылмаларын саклауга, мәйданчыкларны тәртиптә тотуга һәркем үзенең изге бурычы итеп карасын иде.
    Бәйрәмдә "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте активистлары балаларга шарлар бүләк иттеләр. «We Dance» коллективы дәртле биюләрен башкарды.
    Бер ханымның "балаларыбыз бу спорт корылмаларында ничек шөгыльләнергә белмиләр, зурраклар мастер-класс уздырсыннар иде", дигән теләгенә Чапаев урамы 1нче йорт буенча өлкән вәкил Елена Кузьмина:
    - Монысы үзебездән тора инде. Әйдәгез, балалар өчен төрле ярышлар оештырыйк, бәйрәмнәр уздырыйк. Ишегалларыбызны тагын да җанландырыйк, - дип җавап бирде.
    II Гагарин тыкрыгы 1нче йорт янындагы спорт мәйданчыгында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе методистлары Гөлназ Җиһангәрәева һәм Наталья Мөхәммәтҗанова оештырган уеннарда балалар җитезлектә, осталыкта сыналдылар. Малайлар-кызлар җитәкчеләргә теләкләрен дә җиткерергә ашыктылар: баскетбол уйнар өчен "кольцо" куюларын сорадылар. Бу теләкләре дә тиздән чынга ашар аларның. Али Ибраһимов мәйданчыкка баскетбол корылмалары куярга вәгъдә бирде.
    - Мәйданчык төзегәч ишегалдыбызга ямь керде. Киләсе елга йортыбызда капиталь төзекләндерү булачак. Монысы да - безнең өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга, - диде йорт буенча җаваплы вәкил Әлфия Блюхерова.
    ххх
    Тиздән Исәнбай һәм Кырындыда да спорт мәйданчыклары балаларның шат авазына күмелер. Аларда да төзелеш эшләре ахырына якынлаша.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: