Шәһәр буйлап ... бәдрәф эзләп
Авылдан Әгерҗегә йомыш белән килсәң, бәдрәф табалмый интегәсең. Бу турыда район газетасында моңарчы да Тугызбуй төбәгеннән берәүнең хаты басылган иде. Ләкин безнең ише гади авыл кешесенең сүзенә колак салучы гына булмады. Бәдрәф дигәч, кайберәүләр көлемсерәп куярлар. Әмма бер дә көлке түгел. Кадыбаш яки Исәнбай кебек ерак авылдан тикле килгән кеше,...
Авылдан Әгерҗегә йомыш белән килсәң, бәдрәф табалмый интегәсең.
Бу турыда район газетасында моңарчы да Тугызбуй төбәгеннән берәүнең хаты басылган иде. Ләкин безнең ише гади авыл кешесенең сүзенә колак салучы гына булмады. Бәдрәф дигәч, кайберәүләр көлемсерәп куярлар. Әмма бер дә көлке түгел. Кадыбаш яки Исәнбай кебек ерак авылдан тикле килгән кеше, иң беренче эш итеп, шәһәр үзәгендә бәдрәф эзләргә мәҗбүр. Учреждениеләргә сугылсаң, берәү дә үз бәдрәфенә кертми. Ул күбесендә бикле тора. Бер тапкыр сәүдә үзәгендә бәдрәфкә кертүләрен үтенеп сорадык, акча түләргә дә риза идек. Кая ул, якын да китермиләр. Хет шартла шунда... Берәр эшмәкәр түләүле бәдрәф ачмас микән Әгерҗе үзәгендә? Авылдан килүчеләр бик рәхмәтле булыр иде. Шәһәр җитәкчелеге дә бу проблеманы чишү юлын табалмый микәнни соң?
Фәния.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев