Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шигырь сатам, кем ала

    "Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул - йөрәк биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып, җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне, нәкъ менә синең күңелдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү - могҗиза түгелмени?! Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп...

    "Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул - йөрәк биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып, җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне, нәкъ менә синең күңелдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү - могҗиза түгелмени?! Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп шагыйрь дип атыйлар. Шагыйрь, ашуг, чәчән, акын, ягъни сүз пәйгамбәре..." Бу энҗе бөртекләренә тиң олылау сүзләрен Марсель Галиев язган.
     
    БЕЛДЕРҮ ЙОКЫМНЫ КАЧЫРДЫ
    Сүз пәйгамбәре, шигырь... Сүз кодрәте борынгы заманнардан ук галиҗәнап Кешегә генә бирелгән. Газета битендә күземә чалынган белдерү, (бары бер җөмлә!) бу изге сүзләргә хыянәт булып тоелды: "Заказ буенча шигырләр язам, бер куплеты - 50 сум." Телефон номеры да бар. Укыгач күз алларым караңгыланып китте. Бу белдерү басылганнан бирле ашаудан, йокыдан калдым. Шулай итеп, шигырь сату дәрәҗәсенә дә "менеп" җиттекмени инде?! Әйтерсең лә, базарда алма саталар!
    Тик иҗатны җимешле агач белән чагыштырсак та, аның җимешләре сатыла алмыйдыр. Акыл, хис бөртекләре, җан авазы, йөрәк дәшүенә нинди үлчәүләр булырга мөмкин?! Алар күңелдә бөреләнеп, йөрәктә чәчәк аталар да башка йөрәкләргә күчәләр. Көчләп булмый диюем дә хак, заказ буенча шигырь язу ул уй-хисләреңне, йөрәк тибешеңне мәҗбүриләү түгелме соң?! Бу турыда яраткан язучыбыз Гомәр Бәширов болай дип язган: "Бик билгеле нәрсә бит: сүз нәкъ урынына туры килгәндә генә бөтен нурлары белән балкый, бары тик үз оясында гына музыка булып яңгырый. Әгәр аны тегеннән-моннан гына эләктереп алып, чит-ят ояга ябып куялар икән, ул, шыксыз үрдәк баласы шикелле, зар елый".
    Әйе, иҗат ул - һәрберебезнең күңел халәте, җан авазы. Менә шулар белән йөрәк бергә сулкылдаганда гына нидер язарга, иҗат итәргә мөмкин. Иҗат ул - күңел дәрьясы, ул бер тына, бер ярсый, бер караганда салмак кына күренә... Шигырь язу өчен, минем бер шигыремдә язылганча, өстәл, урындык, кәгазь-каләм генә түгел, бәлки, тетрәнүләр, хис-кичерешләр булырга тиеш. Күңел кузакларың шартлап ярылгач кына туарга мөмкин ул чын шигырь! Язасың икән, бушка яз, тарат уй-хисләреңне, өләш җан җылыңны...
     
    ОЯТ, БИЛЛӘҺИ, ОЯТ
    Мин бу белдерүне кем биргәнен белмим. Телефон номерын җыеп карарга да кулым бармады. Мин хөрмәт итә торган танышым булса?! Мин районда каләм тибрәтүче һәркемне беләм... дип йөри идем. Белмим икән әле...
    Икенче яктан ул шигырь сатучыны бик беләсе дә килә. Бәлки, аңа, чыннан да, тиз арада матди ярдәм кирәктер?! Безнең язучылар, хәбәрчеләр, каләм ияләре кайчан бай булдылар инде? Элекке елларда китабың чыкса - бай кеше, газетага мәкалә язсаң - "почти" бай булгансың да, андый заманалар узды бит. Хәзер Казаннан еракта яшәп иҗат итүче язучылар китапларын юбилейларына чыгара алсалар да бик шат, бик риза. Хәбәрчеләр дә гонорар алалмыйлар, каләм хезмәтенең хакы түбәнгә тәгәрәде. "Мәдәни җомга"ның соңгы санында басылган "Кадерсез каләм"дә Вахит Имамов бу турыда бик ачынып: "... язучы халкы адәм рәтле каләм хакыннан да мәхрүм булып, ачлык чорында бер сынык икмәк теләнүче саилче хәлендә кулын сузып йөри..." дип язган. Шулай инде, бездә бай җырчылар, хоккейчылар, футболчылар бар, тик бай язучыны гына күргән юк! Тик, шул ук вакытта бер генә язучының да: "Шигырь сатам куплетлап..." дигәнен ишеткән юк. Юкса, бер мизгелдә ун шигырь тудырырдай халык мәхәббәтен яулаган шагыйрьләр күп бит безнең!
    Ни генә булмасын, бу белдерү, минем күңелне генә түгел, галиҗәнап Шигырьне дә зар елаткандыр... Сүз кадере алдында оят, билләһи! Илләрен дә, телләрен дә, сүзләрен дә сатмаган, югалтмаган, ач-ялангач, ятим үскән Тукаебыз, Себер сөргеннәрендә туңып, тилмереп дистә елларын уздырган Хәсән Туфан, төрмәләрдә иза чигеп, соңгы минутынача иҗат иткән Муса Җәлил, 52 ел түшәктә яткан халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм башка бик күп шундый батыр, иҗатка тугры язучы-шагыйрьләр алдында оят, бик оят!
    Әлфирә НИЗАМОВА,
    Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы, Риза Шәфи исемендәге премия иясе.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: