Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сәхнә осталары ярышка чыга

Әгерҗе үзәкләштерелгән клуб системасы фольклор һәм иҗат коллективлары арасында "Мәдәни салават күпере" исемле смотр-бәйге игълан итте. - Үз милләтебезнең гаҗәеп бай халык иҗатын, гореф-гадәтләрен сәхнәдә күрсәтү, буыннан-буынга күчереп, киләчәк буыннарга саклап калу максатыннан оештырылган бу бәйгедә халык музыкасы җанрында эшләүче аерым башкаручылар, хореографик коллективлар катнаша ала, - ди клуб системасы...

Әгерҗе үзәкләштерелгән клуб системасы фольклор һәм иҗат коллективлары арасында "Мәдәни салават күпере" исемле смотр-бәйге игълан итте.

- Үз милләтебезнең гаҗәеп бай халык иҗатын, гореф-гадәтләрен сәхнәдә күрсәтү, буыннан-буынга күчереп, киләчәк буыннарга саклап калу максатыннан оештырылган бу бәйгедә халык музыкасы җанрында эшләүче аерым башкаручылар, хореографик коллективлар катнаша ала, - ди клуб системасы директоры Эльвира Нәбиева.
Бәйгедә катнашырга теләгән авыл үзешчәннәре 7 апрельгә, шәһәрдәгеләр 20 апрельгә кадәр заявка бирә алалар.
- "Мәдәни салават күпере" конкурсы апрель аен дәвамында биш зонада үтәчәк. 8ендә - Исәнбайда, 10ысында - Красный борда, 15ендә - Көчектә, 17сендә - Иж-Бубыйда, ә 22сендә Әгерҗедә сайлап алу туры үтәчәк. 25 апрельдә район Мәдәният сараена райондашларыбызны иң осталарның чыгышыннан торган гала-концертка чакырабыз,- ди Эльвира Нәбиева.
Конкурс шартлары белән тулырак мәдәният бүлегенең agrcult.ru сайтында яки 22835 телефоны аша таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев