Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сәхнә тулы – ир-егет

Пәрдә ачылгач, тамашачы бер мизгелгә гаҗәпкә дә калды: сәхнә тутырып егермедән артык ир-егет басып тора. Яңавылныкылар гына түгел, Яңа Бәзәкәдән, Варклед-Аулдан, хәтта Түбән Кама, Ижау каласыннан да кайткан авылдаш егетләребез. Һөнәрләре буенча да төрле: укучылар да, шофер-механизатор, терлекче, ферма мөдире, эшмәкәр, пенсионер, хәтта авыл башлыгы үзе дә. Әнә, 65 яшьлек...

Пәрдә ачылгач, тамашачы бер мизгелгә гаҗәпкә дә калды: сәхнә тутырып егермедән артык ир-егет басып тора. Яңавылныкылар гына түгел, Яңа Бәзәкәдән, Варклед-Аулдан, хәтта Түбән Кама, Ижау каласыннан да кайткан авылдаш егетләребез.

Һөнәрләре буенча да төрле: укучылар да, шофер-механизатор, терлекче, ферма мөдире, эшмәкәр, пенсионер, хәтта авыл башлыгы үзе дә. Әнә, 65 яшьлек Рафис абый Муллахмәтов сәхнәгә улы Радис, оныгы Ранис белән чыккан. Ап-ак күлмәк, кара чалбардан сәхнәдә басып торучы ир-егетләр үзләренең җитдилеге белән җәлеп итте. Шул ук вакытта уйлап та куйдым: гадәттә, сәхнәне хатын-кыз аллы-гөлле купшы киеме белән бизи, болар бик соры-төссез булмасмы? Борчылу юкка булган икән, һәр биюдә килештереп кигән костюм белән сәхнәгә чыгуларын ук тамашачы алкышлап каршы алды. Кызлар булып та биеделәр егетләр. Каян алганнардыр әзмәвердәй ике метрлы ир-егетләргә паригын, ярашлы хатын-кыз күлмәген?! Тамашачы хозурына чыккан "Мальвино"лар Мансур Османов һәм Рәзиф Фәтхуллинны күреп, тамашачы биюнең башыннан ахырына кадәр көлә-көлә кул чапты. Мансурның үзенең дә авызы колакта, ә менә Рәзиф исә бик җитди булды: елмаеп та карамады. Фердинас Муллахмәтовны оста гармунчы, моңлы җырчы гына түгел, шигырь-эпиграммалар иҗат итүче дә икән әле. Үзе иҗат иткән шаян шигырьләрен артистларча осталык белән башкарган Фердинастан тамашачы рәхәтләнеп көлде.
Скетчларның да үзләренә туры килердәен тапканнар әртисләр. Балачактан һәрберебезгә таныш "Шалкан" әкиятендә иң авыр үлчәмдә көрәш мәйданын тоткан 130 килолы Радис Муллахмәтов Шалкан костюмында сәхнәгә чыгып утыргач, зал шау килеп көлеп алды. Ике метрлы, йөз килодан артык гәүдәле Марат Гыйззәтуллин Тычкан булып чын күңелдән сикереп йөргәндә дә тамашачы көлми ничек түзсен инде?!
Ир-егетләр, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, элекке традицияләргә бу юлы да тугры калдылар. Яшьлегендә көрәш мәйданын да, сәхнәсен дә тоткан Рафис абый Муллахмәтов бары баянга гына җырлады. Рафис абыйның, Альберт абый Хәмидуллин, Фирдәвес Уразмановның милли моңнарыбызны авыл җирлеге башлыгы Хәлил Ногоманов уйнаган баянга кушылып җырлавы тамашачы күңеленең иң нечкә кылларын да тибрәткәндер. Хәлил әфәнденең үзе уйнап җырлавы да күңелләргә хуш килде.

Бәйрәм уңаеннан тузан җыеп яткан гармуннар да сәхнәгә менде бу кичне. Марат Гыйззәтуллин, Фердинас Муллахмәтов, Илнур Уразманов үзләре уйнап җырладылар, Илнур Шакировны да җырлаттылар. Ә кайбер артистларыбыз замана аппаратурасын сайлаган. Көне буе трактор руле артында йөргән Назыйм Вилданов, бик оста гармунчы булса да, авыр баян күтәреп сәхнәдә торганчы, әзер көйгә җырлауны кулайрак күрде. Репетицияләрне өйдә генә уздырып, оештыручыларны бераз борчуга салса да, Назыйм әфәнде дә хатны-кыз тамашачаларны шаккатырды. Түбән Камадан гына кайтып төшкән яшь җырчыбыз Илназ Бикмөхәммәтов, Сирин Миннәхмәтов җырларын да зал тып-тын калып тыңлады. Сирин өзелеп-өзелеп:
Риза булыр идем яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да.
Әнкәй бәгърем, кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да, - дип сузганда, яңаклары буйлап
күз яшьләре агып төшүен тамашачы гаеп итмәгәндер. Нәкъ менә шушы бәйрәм алды көннәрендә туган көне иде бит бик иртә бакыйлыкка күчкән моңлы җырчыбыз, гомер буе сәхнәдән төшмәгән әнисе Зәйтүнә апаның. Газиз улының чын йөрәктән чыккан җырлары әнисе рухына дога булып барсын. Кирәк икән шаян-шук та, оста әртис тә Сиринебез. Скетчта капчыкка салган бозауны сөйрәп кайтканда, милиционер Илнур Кәрәмиев туктаткач, бер генә мизгелгә үзе дә ферма мөдире булып эшләүче Сиринне кырын эш эшләп йөргәндә, әллә чынлап та закон сакчысы белән очрашты инде дип шикләнеп тә куйды тамашачы.
Марсель Садыйковның сәхнәгә тәүге чыгуы. Ничек итсә итте, репетициядә җиде кат тир чыгарлык итеп куса куды, барыбер биетте Рәзинә апасы егетне. Ә менә "Шатлык" бию ансамбле егетләре барысын да уздырганнардыр, мөгаен.
Алып баручы бик җитди эшмәкәр Раушан Хикмәтуллин. Һәрнәрсә игътибар үзәгендә аның. Авылыбызның ак яулыклы абыстае Сәмига апа Гыйззәтуллинаның 80 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан да, башка юбилярлар хөрмәтенә дә матур теләкләрен юллады ул.
Ир-егетләребез шоу-тамашаны оештыручы Мәдәният йорты хезмәткәрләре Рәзинә Османова, Рәсимә Галиева, Гөлнара Әхмәдиева һәм Фәнсөя Галиуллинаны бәйрәм белән котлап һәм рәхмәт белдереп, аллы-гөлле лаләләр бүләк иттеләр. Хатын-кыз гомере буе ире каршында да, каенана кубызына да, балалары өчен дә бии. Аны өйрәтүе ул кадәр үк катлаулы түгелдер. Ә менә өч йөз алтмыш биш көннең фәкать берсендә генә гүзәл затлар каршында биергә гадәтләнгән ир-егетләрне биергә өйрәтүе бик үк җиңелдән булмагандыр Рәзинә ханымга. Тамашачы алкышларының, рәхмәтенең дә иң-иң зурысы мәдәният хезмәткәрләре һәм артист ир-егетләребезгә.
Розалия КӘРИМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев