Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

    Депутатлар бертавыштан Әнвәр РӘХМӘТУЛЛИНны сайладылар

    Шәһәр Советының икенче утырышында яңа чакырылыш депутатлары “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. 

    Җитәкче вазифасына Әнвәр Рәхмәтуллин һәм Руслан Вәлиевтан гариза кергән иде. Алар икесе дә – Әгерҗедән. Туган шәһәрләре өчен җан аталар. Кандидатлар депутатлар алдында үз программаларын тәкъдим иттеләр. Аларда Әгерҗене төзекләндерү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе иде.  

    Соңгы ике елда Әнвәр Рәхмәтуллин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарды. Әлеге кыска гына вакыт эчендә аның кулы астында шәһәрне төзекләндерү һәм матурлау буенча зур эшләр башкарылды. Болар – ишегалды территорияләрен асфальтлау, тротуарлар салу, балалар мәйданчыклары булдыру, урам утларын модернизацияләү, маршрут автобуслары белән булган проблеманы хәл итү һәм башкалар. Әнвәр Мансур улы халык мөрәҗәгатьләрен дә игътибарсыз калдырмый. Актуль сорауларны ул урынга ук барып чишәргә тырыша. 

    –    Алга таба көн кадагында торган мәсьәләләр – сукбай этләр белән бәйле проблеманы хәл итү, зиратларны төзекләндерү, шәһәр төзелеше кагыйдәләрен бозган өчен административ контрольне көчәйтү, – диде ул. 

    Икенче кандидат Руслан Вәлиев шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып җиде ел эшли. Ул да депутатларга үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәян итте. Менә алар: Әгерҗе елгасын чистарту һәм күперләрне төзекләндерү, карт агачларны кисү, зиратларга илтә торган җәяүлеләр юлын төзекләндерү, чүплекләрне юкка чыгару һәм башкалар. 

    Ачык тавыш бирү юлы белән депутатлар бертавыштан Әнвәр РӘХМӘТУЛЛИНны сайладылар. Җитәкче, үз чиратында, зур ышаныч күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтен җиткерде һәм шәһәр халкы өчен кулыннан килгәнне барысын да эшләячәгенә ышандырды. 
     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: