Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шәһәр тынычлыгы сагында

Узган җомгада ирекле халык дружинасы (ДНД), озак вакытка сузылган тәнәфестән соң, беренче тапкыр рейдка чыкты. Күп кенә әгерҗелеләр ДНДның кире кайтуын хуплап каршы алдылар. Рейдка чыгарга дип полициягә юл тотканда каршыма танышым очрады һәм кая баруым белән кызыксынды. И рекле халык дружинасы вәкилләре белән рейдка чыгасымны белгәч: - Шәһәрдә тәртип...

Узган җомгада ирекле халык дружинасы (ДНД), озак вакытка сузылган тәнәфестән соң, беренче тапкыр рейдка чыкты. Күп кенә әгерҗелеләр ДНДның кире кайтуын хуплап каршы алдылар.


Рейдка чыгарга дип полициягә юл тотканда каршыма танышым очрады һәм кая баруым белән кызыксынды. И рекле халык дружинасы вәкилләре белән рейдка чыгасымны белгәч:
- Шәһәрдә тәртип булдыруда ДНДның элек роле зур булды, хәзер дә шулай булыр дип ышанам, - диде ул.
"Җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы турындагы" законны тормышка ашыру максатыннан быел районда Яшьләр үзәге директоры Айзат Харисов җитәкчелегендә 51 кешедән торган дружина булдырылды. Шулай ук авыл җирлекләрендә 5 кешедән дә ким булмаган отрядлар оешты. Дружина вәкилләре барысы да Татарстан Эчке эшләр министрлыгы базасында тикшерү уздылар. Райондагы штаб белән район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкчелек итә.
- Ирекле халык дружиналарының күптән кире кайтарырга кирәк иде, - ди полиция начальнигы урынбасары Радик Ваһапов. - Татарстанның Министрлар Кабинеты җәмәгать тәртибен саклау буенча чараларда катнашучы вәкилләрне страховкалауны үз өстенә алды. ДНДда иң активлар дәүләт, шулай ук муниципаль бүләкләргә тәкъдим ителәчәк.
БЕРЕНЧЕ РЕЙД
Беренче булып рейдка район башкарма комитеты юридик бүлеге начальнигы Александр Панков һәм архив бүлеге начальнигы Марина Романова чыктылар.
- Безнең белән инструктаж уздырдылар, вазифаларыбызны искә төшерделәр, рейд маршрутын билгеләделәр, - диләр алар.
Рейд барышында дружиначылар шәһәрнең К.Маркс, Гагарин, Пушкин, Маяковский, Гоголь, Ометов урамнарында булдылар. Дружиначылар белән рейдка участок вәкиле Артур Хәбибуллин һәм балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Рәзинә Хуҗина да чыккан иде.
Дружиначылар һәр җомга һәм шимбә көннәрендә кичке сәгать 8дән төн урталарына кадәр дежур торачак. Алар белән рейдка чыккан көнне кич тыныч узды. Бары тик Мәңгелек ут янында профилактик әңгәмә генә уздырырырга туры килде. Биредә еш кына, бигрәк тә кыш көннәрендә, күңелгә ятышсыз күренешкә тап буласың. Яшүсмерләр генә түгел, хәтта өлкәннәр дә Мәңгелек ут янына учак тирәсенә җыелган сыман җылынырга киләләр. Изге урында хәтта сүгенүчеләр, төкеренеп утыручылар да очрый. Мәңгелек ут янындагы мондый гамәлләр - тарихка төкереп карау ул.
Тәүге рейд барышында дружиначылар Мәңгелек ут янында яшүсмерләр төркеменә юлыктылар. Алар бик кызыклы әңгәмәдәшләр булып чыктылар. Ирекле халык дружиначылары хәрәкәте белән дә кызыксындылар. Без бу актив малайларга Яшьләр парламентына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирдек.
Мәңгелек ут тирәсеннән икенче кат кичке сәгать уннарда узып киткәндә биредә берәү көнбагыш чиртеп басып тора иде. Әйе, халыкны тәртипкә өйрәтер, үзаңын үзгәртер өчен дружиначыларга шактый тырышырга туры килер әле. Ә дружиначылар әлеге актуаль мәсьәләне күз уңыннан ычкындырмаслар дип ышанабыз.
Тагын бер авырткан мәсьәлә - подъездларда тәмәке тарту һаман көн үзәгендә кала. Аны чишүдә дә дружиначыларның актив ярдәме кирәк. Әнә шулай, көндәлек очрый торган проблемаларга чишелешне бергәләп тапканда гына, нәкъ җырдагыча, шәһәр халкы тынычлап йоклый алыр.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев