Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сәхрәдә каз өмәләре башланды

"Каз үстерү - үзе бер рәхәт!" Әнә шулай ди Сәхрә авылында яшәүче 80 яшен тутырып килүче Фәния апа Мөхәммәтшина. - Безнең 10 йортлы урамда биш хуҗалык каз үстерә. Хәзер рәхәт бит, каз бәбкәләрен дә, азыгын да капка төбенә китереп саталар. Иренмичә үстер генә. Мин үзем быел 15 каз үстердем. Берсен...

"Каз үстерү - үзе бер рәхәт!" Әнә шулай ди Сәхрә авылында яшәүче 80 яшен тутырып килүче Фәния апа Мөхәммәтшина.

- Безнең 10 йортлы урамда биш хуҗалык каз үстерә. Хәзер рәхәт бит, каз бәбкәләрен дә, азыгын да капка төбенә китереп саталар. Иренмичә үстер генә. Мин үзем быел 15 каз үстердем. Берсен дә сатмыйм, балаларга бирәм, туганнарга күчтәнәчкә өләшәм, үземә дә җитә. Авыл җирендә яшәп ничек каз үстермисең,-ди ул.

Бу урамның иң өлкән кешесе каз өмәсен дә иң беренче булып үткәрде. Өмәне дә Фәния апа балаларын, туганнарын, дусларын җыеп, татарның гадәт-йолаларын җиренә җиткереп үтәде. Үзе исә өмәчеләр килгәнче миченә ягып, бәлешләрен бөреп тә өлгергән иде инде.

Ир-атлар казларны суйганнан соң, хатын-кызлар, түгәрәккә тезелеп утырып, халкыбыз җырларын җырлый-җырлый, дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә күңелле итеп каз йолкыды.

Аннан казның эчен алу, пешекләүне авылның иң уңган хатын-кызы Әнисә апа Гайфуллина ялт иттереп башкарды. Хәзер безнең балачактагыдай су буена барып каз юулар бик юк инде. Безнең әниләр заманында бу матур йоланы әниләребезнең ничек күңелле башкаруын искә алып сагышланып та алдык.

Узган ел каз мамыгыннан пар мендәр ясап, кияүгә чыкканда оныгы Лилиягә бүләк иткән булса, быелгысыннан Алинага мендәр әзерләячәкмен, дип сөендерде Ижаудан шушы өмәгә кайткан оныгын Фәния апа.

- Казлы ишегалды минем балачагым үткән авыл яшәешен хәтерләтә. Күңелле! Каз өмәсе - авыл бизәге. Тулы канлы тормышны, халыкның байлыгын, табында сый-хөрмәт булуның билгесе дә бит ул казлар,-дип балачак хатирәләрен уртаклашты Тат.Чилчә кызы Әлфирә Исламова.

- Сездә бергә җыелып, кич утырып канат сыдыргач, алдагы якшәмбедә - бездә өмә,- дип барчабызны өмәгә чакырды Минниса Әүхәдиева.

Әнә шулай күңелле итеп, бер-берсенә йөреп, халкыбызның йолаларын дәвам итә сәхрәлеләр.

Асия Корбангалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев