Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сәхрәләргә барсаң...

Бу авылга сәфәргә кузгалуга ук күңел үзеннән-үзе "Сәхрәләргә чыксаң..." дип җырлый башлады. Туган Исәнбаема кайтканда юл әлеге авыл яныннан узгангамы, Сәхрә элек-электән ничектер күңелгә якын иде. Олы юл янында гына урнашкан бу авыл кешеләренә әле кайчакта кызыгып та куясың. Янәшәдән генә асфальт юл уза. Красный бор, Бимадан йөрүче автобусларга утырып...

Бу авылга сәфәргә кузгалуга ук күңел үзеннән-үзе "Сәхрәләргә чыксаң..." дип җырлый башлады.
Туган Исәнбаема кайтканда юл әлеге авыл яныннан узгангамы, Сәхрә элек-электән ничектер күңелгә якын иде. Олы юл янында гына урнашкан бу авыл кешеләренә әле кайчакта кызыгып та куясың. Янәшәдән генә асфальт юл уза. Красный бор, Бимадан йөрүче автобусларга утырып кайтучы юлчыларга да рәхәт. Чаллыдан Кырындыга кадәр кайтсаң да, ике ара кул сузымы гына. Ул яктан бәхетләре бар сәхрәлеләрнең. Ә табигате... Авылга кергәндә үк юл буенда үсүче каен агачлары... Без барганда бөтен җирдә яфраклардан түшәлгән сары келәм иде. Хәзер аларны ап-ак кар каплагандыр инде. Шулай да әле агачта җилфердәп торучы сирәк кенә яфраклар юлчыларга сәлам биреп каладыр төсле. Менә матурлык кайда ул! Авыл белән янәшә кара урман... Андагы байлык: күз ачып йомганчы җиләген дә, гөмбәсен дә җыярга була, пиннек әзерләп сатсаң да иш янына куш. Әйдәгез, авыл буйлап сәфәр кылыйк әле...

САННАР
Сәхрә - 1920 еллар башында нигезләнгән татар авылы. Кайбер хезмәтләрдә аның XVIII йөз ахыры XIX йөз башында нигезләнүе турында язылган мәгълүмат ялгыш. Бу авылда 1926 елда - 175, 1992 елда 100 кеше яшәгән диелә Раиф Мәрдановның "Әгерҗе төбәге тарихы" китабында. Бүгенге көндә 37 хуҗалыкта 77 кеше гомер кичерә. Шуларның 41е - хезмәт яшендәге, 23е - пенсионер, 10сы - балалар. Авылда 20 баш мөгезле эре терлек, 7 сыер бар. Бал кортларыннан табыш алучылар да шактый. Сәхрәлеләрнең төп кәсебе җәен җиләк, гөмбә, пиннек сату дисәк тә, һич ялгыш булмас.

АВЫЛ УҢГАННАРЫ
Сәхрәгә килгәнче үк биредә уңган-булган, киң күңелле, бик тә кунакчыл халык яшәгәнен әйткәннәр иде инде. Хезмәт маяклары Илдус-Асия Закировлар, иң үрнәк гаилә Галинур-Әлфирә Исламовлар, җәй буе бакчасында аллы-гөлле чәчәкләр үстерүче Фәния Мөхәммәтшина, авылда төпләнеп калган өч бертуган балаларт бакчасы мөдире Гөлия, фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Гөлфия, участок инспекторы Айдар Әхмәтшиннар гаиләләре, күп бала үстерүче Фәридә Залетова, тынгысыз җанлы, бер тик торуны белмәүче Әнисә Гайфуллина, озын гомерле Өммениса, Сәүдә, Роза, Мөсәвәрә, Гөлниса, Минҗиян кебек Ак әбиләре белән горурлана авыл. Ә Кәүсәрия ханым Шәфиева, моннан берничә ел элек шәхси эшен ачып, авылда агач эшкәртү белән шөгыльләнә башлаган.

АК ӘБИЛӘР
"Җиттем бит мин 83кә" дип җырлап каршы алды безне Өммениса әби Ганиева. Ә үзенә бер дә бу яшьне бирмәссең әле. Биеп кенә йөри. Хуҗалыгына күз тимәсен, өендә - чисталык-пөхтәлек.
Өммениса әби бусагасын атлап кергән беркемне дә кунак итми чыгармый. Авылга килгән күпме эшче анда фатирда яшәгән. Уңган-булган Өммениса әби аларны сый-хөрмәттә яшәткән. "Авылның капкасы", диләр аның турында.
- Кешеләргә яхшылык, изгелек эшләгәнгәдер, бер тапкыр да авырганым юк, - ди үзе.
Аның яшьтәшләре Гөлниса Әхмәтшина 50 яшендә ирсез калган, хәзер бердәнбер улы Әбүзәр белән гомер кичерә. Ә Сәүдә апа Исламова улы һәм килене тәрбиясендә бик бәхетле гомер көзе уздыра.
- Минеке кебек картлык телим бөтен кешегә дә. Гомер буе киленем Әлфирә белән әниле-кызлы кебек яшибез. Оҗмахтагы кебек бит тормышыбыз, - ди Сәүдә апа.
Авылда сабырлыкларына һәйкәл куярлык өч баласын да югалткан Минҗан апа Шакирова, алты баласының дүртесен җир куенына иңдергән Роза апа Исламова яши. Хезмәт елларын урман кисеп, колхозда иң авыр эшләрне башкарып, илгә-көнгә лаеклы балалар үстергән авылның Ак әбиләре тугызынчы дистәләрен кыю ваклыйлар.

УРМАННАРДА ҖАНГА РӘХӘТ ТАБАМ
- Мин җәй җитүен түземсезлек белән көтеп алам. Хәсрәтләремне юарга урман-кырларга чыгып китәм, - ди Әнисә апа Гайфуллина.
Бик яшьли типсә тимер өзәрдәй энеләрен, биш баласының өчесен югалткан ул. Әмма сабыр канатларын сындырмый, йөрәге ут эчендә булса да, тышка чыгармый яши белә торган көчле рухлы булуы белән сокландыра.
- Зиратка барсам, әллә минекеләр генә микән соң монда дип уйлыйм. Әти-әни, каенана-каената, газиз ирем, улларым, туганнарым каберләре бер-бер артлы тезелеп киткән. Урыннары оҗмахта булсын аларның дим дә күз яшьләренә буылып кайтып китәм, - ди.
Үзе әйтмешли, урманда гына күңел юанычы таба ул. Җәен иң яраткан шөгыле - җиләк, гөмбә җыю, пиннек әзерләү. Урман нигъмәтләреннән бик тәмле кайнатмалар әзерли, гөмбә маринадлый, тозлый, икрасын ясый. 30 елдан артык авыл кибетендә сатучы булып эшләгән Әнисә апага сәүдә эше бик килешеп тора. Әнә, хәзер каен, имән пиннекләрен Чаллы, Түбән Камадан килеп алып китәләр икән.
- Һәр көнне 5-10 чакрым әйләнеп кайтырга туры килә. Иртүк чыгып китәм дә төшкә кайтып җитәм. 10-12 кием пиннекне аллы-артлы асам да, уйларга ирек биреп акрын гына атлыйм да атлыйм, - ди ул.
- Пиннек сатып та азмы-күпме акча эшлим. Тол хатынның әле коймасы ишелә, әле капкасы ватыла дигәндәй, эш чыгып кына тора. Узган ел капка ясаттым, мунча салдык, тәрәзәләрне алыштырдым. Балаларга да кулдан килгәнчә ярдәм итәм, - дип сүзен йомгаклый Әнисә апа.

ХЕЗМӘТ МАЯКЛАРЫ
Авылның иң хөрмәтле кешеләре Илдус-Асия Закировларның бергә тормыш корып яши башлауларына 47 ел тулган. Өч кыз үстереп, аларны башлы-күзле иткәннәр. Хәзер әти-әни йортына Уразайдан Алмазия, Ижаудан Гүзәлия, Җәлил бистәсеннән Лилия гаиләләре белән кунакка гына кайталар.
Авылда Закировлар гаиләсен "хезмәт маяклары" дип йөртәләр. Асия апа 40 ел гомерен терлекчелеккә багышлаган. Аның да күп елын сыер савучы булган. Илдус абый - "Хезмәттәге батырлыклары өчен" медале белән бүләкләнгән алдынгы тракторчы.
- Колхозда нинди эш бар, барысын да эшләдек. Урман да ташыдык, бәрәңге дә алдык, кукукруз да урдык, - ди Илдус абый.
Лаеклы ялга чыкканнарына күп еллар узса да, әле һаман җир җимертеп тормыш көтәләр. 15 гектар җирләренә күпьеллык үлән, ашлык чәчәләр. Илдус абый бөтен төр техниканы да үзе иярли.
Мәшәкатьсез, эшсез торуны күз алдына китермиләр авыл уңганнары. 34 ел инде бал кортлары тоталар Закировлар.
- Җитешә алмаганда балалар, кияүләр ярдәм итәләр, - диләр.
Пенсиягә чыккач кына сап-сары бүрәнәдән җиткереп чыккан өйләрендә бер-берсенә олы терәк булып гомер кичерәләр Асиия апа белән Илдус абый. Әмма Илдус абыйның бер теләге бар:
- Сәхрәнең юллары да әйбәт, суы да тәмле, газы да кергән, кибет тә эшли. Әмма электр баганалары җанга тынычлык бирми. 70нче елларда куелган баганаларны һаман алыштырмыйлар. Кайберләре хәзер менә авам, менә авам дип торалар. Шаршадыныкын алыштырганда безне нигә үги итеп калдырганнардыр, белмим. Әмма багана авып хәвеф-хәтәр була калса, бу эшкә кем җавап бирер? Инде без кат-кат Әгерҗе юлын да таптый алмыйбыз, - дип әрнүен дә белдерде ул.

ҮРНӘК ГАИЛӘ
1981 елда Тат.Чилчәдән Шаршадыга килгән яшь шәфкать туташы Әлфирә Сәхрә егете Галинур белән танышып биредә төпләнеп калырмын, каенана белән бер түбә астында гомер итәрмен дип һич кенә дә уйламагандыр. Әмма язмыштан узмыш юк. Бүген авылда иң үрнәк, иң матур гаиләләрнең берсе Исламовлар. Әлфирә ханым күп еллар авылда медицина хезмәте күрсәтә. Әмма кыскартуга эләккәч, эшсез кала. Шулай да уңган-булган ханым төшенкелеккә бирелми.
- Бал кортлары асрый башладык. Аннан урман туйдыра безне. Җиләкләр пешә башлауга урманга китәм, кара көз җитми аннан кайтмыйм, - ди ул. Ә сатарга ерак йөрисе дә юк. Олы юл читенә чыгасың да басасың. Ерак юлга йөрүчеләр җиләк-гөмбәләрне бик яратып алалар, - ди ул. Пиннек сатып та азмы-күпме керем алалар Исламовлар. "Күз курка, кул эшли", диләр бит. Ялкауланмасаң, авылда да менә дигән итеп яшәргә була.
Бәхетле гаиләдә үскән өч бала да инде үз ояларын корганнар. Әмма мәктәбе, балалар бакчасы булмаган авылда берсе дә төпләнеп калмаган.
- Авылның картаюы борчый. Килен булып төшкән елларны сагынып искә алам. Кеше дә күп иде, үзебез дә күңел ачып, рәхәтләнеп яши идек. Әле хәзер дә башка авылларда спектакльләр куеп йөргәнебезне матур хатирә итеп күңел түремдә саклыйм. Хәзер инде авылда яшьләр дә бармак белән генә санарлык. Бетмәсен иде авылыбыз, яшәсен иде әле, - дип тели Әлфирә апа.
Бу - Әлфирә ханымның гына түгел, биредә яшәүче һәркемнең изге теләге. Шундый матур табигать кочагына урнашкан, уңган-булган кешеләре белән мактаулы Сәхрә гөрләп торсын әле.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев