Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ә син салымыңны түләдеңме әле?

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: 1 октябрьдә физик затларның милкенә, транспорт һәм җир салымы түләү срогы төгәлләнә. Салым түләү документларын гражданнарга Башкортостандагы казна учреждениесе җибәрде. Әгәр почта аша мондый документ килмәгән икән, бу сез салымнан азат ителгән дигән сүз түгел. Сезгә ашыгыч рәвештә салым инспекциясенә барып, салым түләү документын алырга...

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: 1 октябрьдә физик затларның милкенә, транспорт һәм җир салымы түләү срогы төгәлләнә.
 
Салым түләү документларын гражданнарга Башкортостандагы казна учреждениесе җибәрде. Әгәр почта аша мондый документ килмәгән икән, бу сез салымнан азат ителгән дигән сүз түгел. Сезгә ашыгыч рәвештә салым инспекциясенә барып, салым түләү документын алырга кирәк.
Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен салым түләү документларын www.nalog.ru сайтында "Личный кабинет налогоплательщика" электрон сервисыннан да алырга була. Бу хезмәттән файдалану өчен салым хезмәтенә паспорт һәм ИНН белән килергә кирәк. Биредә сезгә беренчел пароль белән теркәү картасы бирәчәкләр.
Салымны 1 октябрьгә кадәр түләмәгән физик затларга салым органнары мәҗбүри түләтү чаралары кулланачак. Бурычны түләүдән тыш, сезгә минимум 1000 сум күләмендә башкару җыемы, ә инде суд аша эзләп алганда дәүләт пошлинасы да түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, салым буенча бурычлары җыелганнарга Россиядән читкә чыгуны да тыялар.
Халыкка уңайлы булсын өчен салым хезмәте сишәмбе һәм пәнҗешәмбе - 8-19, һәр айның икенче һәм дүртенче шимбәсендә 8-13 сәгатьләрдә эшли. Салымыгызны түләгез дә, тынычлап йоклагыз, хөрмәтле Әгерҗе районы салым түләүчеләре!
ТР буенча федераль салым хезмәте инспекциясенең районара салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев