Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ә СИН ҮЗАРА САЛЫМЫҢНЫ ТАПШЫРДЫҢМЫ?

2016 елда Әгерҗе районында халыктан 3 миллион 430 мең 350 сум үзара салым җыелырга тиеш. Хөкүмәт аның һәр сумына тагын дүртәр сум өстәячәк. Халык бу акчага үзе яшәгән төбәктә нинди эшләр башкарыласын референдумда тавыш биреп хәл итте. АВЫЛЛАРДА 19 авыл җирлегендә халык әлеге салымны тулысынча җыеп бетерде. Көчек авыл җирлегендә...

2016 елда Әгерҗе районында халыктан 3 миллион 430 мең 350 сум үзара салым җыелырга тиеш. Хөкүмәт аның һәр сумына тагын дүртәр сум өстәячәк. Халык бу акчага үзе яшәгән төбәктә нинди эшләр башкарыласын референдумда тавыш биреп хәл итте.
АВЫЛЛАРДА
19 авыл җирлегендә халык әлеге салымны тулысынча җыеп бетерде. Көчек авыл җирлегендә үтәлеш әлегә - 90,9, Красный бор җирлегендә 77,1 процент тәшкил итә.
- Авыл халкына бик тә рәхмәтлебез. Алар елның-елында үзара салымны вакытында тапшыралар. Әлеге акча Хөкүмәттән дүрт тапкырга артып кайткач, авыл җирлегендә нинди эшләр башкарылуы - һәркемнең күз алдында. Мисалга зиратлар һәм авыл урамнарын гына алыйк. Ел саен авыл эчендәге юллар да шушы акчага төзекләндерелә бит. Хөкүмәт тә булышканда моннан файдаланып калырга кирәклеген һәркем аңласын иде, - ди район башлыгы Валерий Макаров.
ӘГЕРҖЕ
Әгерҗе шәһәрендә 2830 кеше үзара салым акчасын тапшырды. Алардан кергән акча 566000 сум тәшкил итә. Әлегә планның яртысы да үтәлмәгән.
- Шәһәребез проблемаларын хәл итү өчен үзләреннән өлеш керткән һәр шәһәрдәшебезгә рәхмәт. Аеруча пенсионерлар активлык күрсәтәләр. Әнә, 85 яшьлек Нина Владимировна Мерзлякова 200 сум урынына 500 сум тапшырды. Югыйсә, без сиксәннән узган өлкәннәребезне үзара салымнан азат иткән идек, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров.
Район башлыгын Әгерҗе тимерьюлчыларының үзара салым җыюда пассивлык күрсәтүе аеруча борчый.
- Тимерьюлчылар белән очрашканда алар еш кына Әгерҗедәге проблемаларны күтәреп чыгалар. Аларның барысын да хәл итү өчен шәһәр казнасында акча җитмәве барыгызга да мәгълүм. Шуңа күрә шәһәребезне, аның зиратларын тәртиптә тотуда халык үзе дә катнашсын өчен үзара салым җыю практикага кертелде. Шәһәр халкыннан быел 1 миллион 200 мең сум җыелырга тиеш. Әмма беренче яртыеллык узып бара, ә үтәлеш әлегә 45,8 процент кына. Тимер юл узелы предприятиеләрендә 4 меңләп кеше эшләгәндә аларның үзара салым тапшыруга төкереп кенә каравын һич тә аңлап та, аклап та булмый, - ди район башлыгы Валерий Макаров борчылып.
Дөрестән дә, ярты ел узып бара, әлегә үзара салымны нибары эксплуатацион локомотив депосы һәм ТМХ-Сервис хезмәткәрләре генә тапшырган. Ә башка зур предприятиеләрдә тынлык.
- Моннан тыш, шәһәребездәге "Пятерочка", "Магнит", "Табыш", " Вкусный дом" кебек зур сәүдә нокталарында, "Булгар-икмәк"тә эшләүчеләр дә үзара салым түләүгә төкереп кенә карыйлар, ахры. Әгерҗе райпосы, Росгосстрахның, НАСКОның Әгерҗедәге офислары, район электр элемтәсе узелы, Әгерҗе почта элемтәсе коллективы, янгын часте хезмәткәрләреннән дә бер тиен дә үзара салым кермәгән әле, - ди Илназ Сәфәров..
Татарстан депутатлары үзара салым түләмәүчеләргә карата Закон кабул итәргә җыеналар. Әлеге Закон кабул ителгәнче дә үзара салым түләмәүчеләр өчен ТР Административ кодексында җаваплылык каралган. Референдумда кабул ителгән карарны шәһәребезнең һәр гражданины үтәргә тиеш. Ә аны үтәмәүчеләрне әлеге Кодексның 2.6 статьясы нигезендә 1000-2500 сум күләмендә штрафка тарта алалар.
- Шәһәр башкарма комитеты референдум карарын үтәмәгән Әгерҗе гражданнарын административ җаваплылыкка тарта башлады. Бу - халыкны куркытуыбыз түгел, әмма алдан кисәтеп куябыз: 2015 ел өчен үзара салымны түләмәгәнсез икән, 1 июльгә кадәр шәһәр башкарма комитетының 6нчы кабинетына китерүегезне сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итә Илназ Сәфәров.
БЕЛЕШМӘ:
Исегезгә төшерәбез, Әгерҗе шәһәрендә үзара салымнан азат ителәләр:
80 яшьне узган өлкәннәр, I һәм II төркем инвалидлар, хәрби хезмәттәге егетләр, көндезге формада укучы студентлар.
Белешмәләр өчен телефон: 22955.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев