Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ә синең Әгерҗе шәһәр Советы депутатына соравың бармы?

    Февраль аенда шәһәр Советы депутатлары халык белән очрашулар уздыралар. Үзеңне борчыган сорауны, моң-зарыңны җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бу. 9 февраль 17 сәгатьтә Али Шамил улы ИБРАҺИМОВ М.Горький тыкрыгы 2нче йортта, Гагарин урамы 7, 8, 10, 41нче йортларда, К.Маркс урамы 12, 13, 14, 15, 16, 17нче йортларда яшәүчеләр белән очраша....

    Февраль аенда шәһәр Советы депутатлары халык белән очрашулар уздыралар. Үзеңне борчыган сорауны, моң-зарыңны җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бу.

    9 февраль 17 сәгатьтә Али Шамил улы ИБРАҺИМОВ М.Горький тыкрыгы 2нче йортта, Гагарин урамы 7, 8, 10, 41нче йортларда, К.Маркс урамы 12, 13, 14, 15, 16, 17нче йортларда яшәүчеләр белән очраша.

    10 февраль 17 сәгать 30 минутта Габденур Габделхәй улы ЗАКИРОВ Комсомольская, Чайковский, Маяковский урамнарында яшәүчеләрне очрашуга көтә.

    11 февраль 17 сәгатьтә Любовь Васильевна МАКСИМОВА белән очрашуга Чехов урамы 1-32, Г.Камал урамы 1-32, Димитров урамы 1-30, Островский урамы 1-26, Чапаев урамы 1-26, М.Горький урамы 2, 2а, 4, М.Горький тыкрыгы 5, 6, 7, 8нче йортларда яшәүчеләр килә алалар.

    12 февраль 16 сәгать 30 минутта Рамил Әнвәр улы ЯСӘВИЕВка Ометов, Деповская, К.Маркс урамы 76нчы, Октябрьская урамнарында (5нче йорттан кала) яшәүчеләр сорауларын җиткерә алалар.

    Депутатлар белән очрашулар хакимиятнең актлар залында узачак.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: