Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Синең куллар, әнкәй

1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Быел без аны 27 ноябрьдә бәйрәм итәчәкбез. Шул уңайдан "Әгерҗе хәбәрләре" газета укучылар арасында "Синең куллар, әнкәй" дигән конкурс игълан итә. Әнкәй, әни, әнием... Дөньяда берни белән дә тиңли алмаслык, газиз, бердәнбер, иң кадерле зат ул. Иң авыр вакытларда...

1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Быел без аны 27 ноябрьдә бәйрәм итәчәкбез. Шул уңайдан "Әгерҗе хәбәрләре" газета укучылар арасында "Синең куллар, әнкәй" дигән конкурс игълан итә.
Әнкәй, әни, әнием... Дөньяда берни белән дә тиңли алмаслык, газиз, бердәнбер, иң кадерле зат ул. Иң авыр вакытларда без кемгә килеп сыенабыз? Әниләргә! Гомере буе безнең өчен кем ут йотып яши? Әниләр! Иребез, хатыныбыз яки якын туганыбыз безне аңларга теләмәгәндә дә кем сине һәрчак аңлап кочагына сыендыра, дөрес юл күрсәтә? Әниләр! Әйе, әниләрнең мәрхәмәтлелеге чиксез. Әниләребезнең кулларына гына карагыз әле сез... Безне иркәләгән, башыбыздан сыйпап сөйгән, сабый чакларыбызда авырганда төннәр буе керфек какмый күтәреп йөргән, үз гомерендә күпме ризык әзерләгән, керләребезне юган, кыскасы, йорттагы тавык та чүпләп бетермәстәй эшләрне башкарып сөялләнеп беткән куллар Әниләрдә генә! Бу куллар нинди генә могҗизалар тудырмыйлар! Әниләр пешергән ризыклардан, теккән, чиккән, бәйләгән, ясаган әйберләрдән, үстергән гөлләреннән әллә нинди зур күргәзмәләр оештырырга булыр иде... Әниләрнең кулларыннан килмәгән эш юк. Әйдәгез, могҗизалар тудыручы алтын куллы әниләребез турында башкаларга да ишеттерик әле. 20 ноябрьгә кадәр язмаларыгыз белән бергә әниләрегезнең фотоларын да редакциягә җибәрегез йә кертеп чыгыгыз. Иң яхшы язмаларны редакциянең бүләге көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев