Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Синсез килер язлар: арабыздан вакытсыз киткән Рамил Ясәвиев истәлегенә

Бүген аңа 65 яшь тулган булыр иде

Ул бик тә тормышны, кешеләрне яратты. Бу яратуы аның йөзенә чыккан иде. Кемне генә очратса да елмаеп исәнләшер, бик ашыккан чагында да хәлләрне сорашмый узып китмәс иде. Рамил ЯСӘВИЕВ турында үткән заманда сөйләү ифрат авыр...

Исән булса, аңа кичә, 18 февральдә 65 яшь тулган булыр иде. Ни кызганыч, 1 мартта арабыздан китүенә 40 көн була... Аны сагынып, юксынып искә алуларыбыз мәрхүмнең рухына дога булып барып ирешсен.

ЛИЛИЯ, җәмәгате:
– Биш елдан артык яман авыру белән көрәште. Әмма беркайчан, хәтта авыруы бик нык көчәйгән соңгы көннәрендә дә зарлануны белмәде. Мине юатырга тырышыптыр инде, “юбилеемда Татарстан Президентының үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү тантанасында бүләк ителгән теге матур бокаллардан шампан шәрабы эчәрбез әле, яме”, дигән иде.
Мин Рамилемнең киң җилкәсе артында гел аның кайгыртуын тоеп яшәгән бәхетле хатын идем. Ул гомере буе тормышым кояшы булды.
Хәзер яз җитү белән урманнан беренче умырзаялар алып кайтучы да, бер сәбәпсез чәчәкләр бүләк итүче дә, баянын сузып, “утыр әле яннарыма” диюче дә булмас инде...

Фәрит ВАҺАПОВ, милиция ветераны:
– Мине 1988 елда район эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп билгеләгәч, аңа кадәр ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшләп үзен гел уңай яктан гына күрсәткән Рамилне замполит вазифасына күчереп һич тә ялгышмадым. Аның белән 14,5 ел кулга-кул тотынып эшләдек. Милициягә кадрлар сайлап алу, аларны профессиональ яктан әзерләү, тәрбияләү кебек бик җаваплы эшкә бөтен тырышлыгын куйды. Документлар белән эшләүдә аның кебек ифрат төгәл белгеч бармы икән ул... Алга куйган максатына ирешү өчен утка-суга керергә әзер иде, ярты юлда туктап калуны белмәде. Һич арттырусыз әйтәм, Рамил миңа энекәшем кебек якын хезмәттәшем булды. Аның белән чын ирләрчә барысын да уртага салып эчеңне бушатырга була иде.

Рафил НОГОМАНОВ, 1981-1985 елларда Әгерҗе эчке эшләр бүлеген җитәкләгән милиция ветераны, Казан шәһәре:
– Яшерен-батырын түгел, безнең милиция-полиция халкы кырыс холыклы бит ул. Бик ачу килгәндә авыздан әшәке сүзләр дә ычкынгалый. Ә менә Рамилдән беркайчан андыйны ишеткән булмады. Аның иплелелегенә, сабыр холкына, бик ачуы килгәндә дә тыелып калуына, башкаларны да тынычландыра белүенә, теләсә кем белән уртак тел табып, матур сөйләшүенә әле дә таң калам. Чын ир-егет иде ул. Иртә, бик иртә китүе кызганыч...

Александр ЛАПШИН, ветеран тимерьюлчы:
– Рамил белән училищеда машинист ярдәмчесенә укыган чордан бирле якын дуслар булдык. Ул да, мин дә армиядән тормыш мәктәбен узып кайткан егетләр идек. Еллар узгач та училищедагы остазыбыз Иван Федорович Кулаков: “Фазанкага (халык телендә шулай дип йөртәләр) мәктәп тәмамлап кына килгән малайларны тәрбияләүдә Рамил дә, син дә минем иң якын ярдәмчеләрем булдыгыз”, – дип искә ала иде. Рамил бик намуслы, әйткән сүзендә тора белгән, гаиләсенә, дусларына гомере буе тугры егет иде. Ясалмалылыкны, ялганны яратмады. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә иң беренче котлаучы да ул булды. Январь башында 65 яшем белән котлагач та аның: “Тиздән минем дә юбилей. Яшибез әле”, – дигән көр тавышын ишеткәч, сөенгән идем. Әмма... хыялланып көткән юбилеена җитә алмавына йөрәк әрни.

ххх
...Әйе, бәхетле, пар канатлы гомер юлыңда тормышыңның бар яме, олыгая барган көннәрдә ныклы терәгең булган, балалар, оныкларның әле дә төпле киңәшчесе, аларны бергәләп сагынып көтеп алган газиз кешеңне югалту авырлыгын, ачысын язып кына аңлатып булмый. Рамил Ясәвиевның якыннарына да сабырлык, тагын бер кат түземлек, сәламәтлек телибез. Тормыш дәвам итә...

Рәмзия ЗАРИПОВА.
Фото Ясәвиевларның гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев