Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сишәмбедән – сишәмбегә

Залия ҖӘМИЛЕВА, Әгерҗе шәһәре: - Яраткан җырчыбыз гына түгел, Әгерҗенең Мактаулы гражданины Салаватның концерты була дигән игъланны күргәч бер сөенгән булсам, узган атнада концертын карап, әле дә шул тәэсирләр белән йөрим. Салаватның 26нчы сезон концерты матур мизгелләре белән күңелләргә үтеп керде. Йә, кайсы җырчының сәхнә тулы музыкант белән концерт куярга...

Залия ҖӘМИЛЕВА, Әгерҗе шәһәре:
- Яраткан җырчыбыз гына түгел, Әгерҗенең Мактаулы гражданины Салаватның концерты була дигән игъланны күргәч бер сөенгән булсам, узган атнада концертын карап, әле дә шул тәэсирләр белән йөрим. Салаватның 26нчы сезон концерты матур мизгелләре белән күңелләргә үтеп керде. Йә, кайсы җырчының сәхнә тулы музыкант белән концерт куярга килгәне бар хәзер?! Ә менә Салаватның берүзенә генә дә өч баянчы! Студент-шәкертләрен дә калдырмый, олпат җырчыларны да үзенә "ияртә" ул. Берничә сезон концертында катнашкач, экраннан "Галигә барам әле" дип бер ир-ат артыннан да куып йөргәч, бу юлы Хәмдүнә килмәгәндер инде дигән идек. Әмма сәхнә артыннан Салават әйтмешли "Хәмдүш" килеп чыккач, Әгерҗе тамашачысы басып алкышлады үзен. Фирзәр Мортазин да, менә икенче ел инде Салават белән килеп, дәртле җырлары белән күңелләрне күтәрә. Мәгънәле җырлар, сәхнә костюмнары, декорация - барысы да нечкәлекләренә кадәр уйланылган. Салаватның һәр җыры тирән мәгънәгә ия булып, үзәкләргә үтеп керде.
Концерт бик шәп булса да, күңелдә бер төер калды. Салаватныкында гына түгел, башка концертларда да безнең Әгерҗе тамашачысы артистлар сәхнәдән чыгып киткәнче үк кием алырга дип залдан чыга башлый. Менә бу бер дә матур күренеш түгел, артистларны хөрмәтләмәү инде, җәмәгать. Өч сәгать концерт карарга түземлек җитә, гардеробта чират көтәргә 15 минут вакытын кызгана бездә кайберәүләр.

Раушания ӘСКӘРОВА, Исәнбай авылы:
- Улыбыз Руслан ноябрьдә армия сафларына киткән иде. Әле бер ай да узмады, ирем Рәшит белән Руслан хезмәт итә торган частька - Воронежга барып кайттык. Телефоннан сөйләшкәндә солдат улыбыз присяга кабул итә торган көнне әйткән иде, без уйлаштык та үзенә әйтмичә генә юлга кузгалдык. Поезддан төшүгә частька юнәлдек. Солдатлар тезелешеп басканнар, күбесенең әти-әниләре килгән. Шулвакыт Руслан безне күреп алды да, елмаеп җибәрде. Аның өчен бу сюрприз әйтеп бирә алмаслык зур сөенеч булды. Тантаналы өлеш беткәннән соң, улыбыз белән кочаклашып күрештек, фотосурәткә төштек, рәхәтләнеп сөйләштек. Ул хезмәт итә торган часть белән дә таныштык. Кич белән Норлат якларыннан солдат уллары янына килгән әти-әниләр белән бергәләп поездга утырып кайтып киттек. Улыбызны күреп, хәрби часть белән танышкач күңел тынычлангандай булды.
Редакциядән: газетаны басарга әзерләгәндә Русланның Ростов өлкәсе Морозовск шәһәрендәге частька күчерелүен хәбәр иттеләр.

Камил АБЗАЛИЕВ, Биектау авылы:
- Кыш җитүен миннән дә ныграк көтеп алучы бар микән? Декабрьдән мартка кадәр мин телевизордан рәхәтләнеп биатлон карыйм. Узган ялларда Дөнья Кубогы кысаларында Австриянең Хохфильцен шәһәрендә барган ярышларда Россия биатлончыларына көч бирдем. Бигрәк тә эстафета мавыктыргыч булды. Ир-егетләребез, бары бер генә "промах" ясап, алтын медаль яуладылар. Россия җыелма командасында иң яшь биатлончылар Максим Цветков, Тимофей Лапшин, узган ел Олимпиадада шушы төр буенча алтын медаль яулаган тәҗрибәле Дмитрий Малышко, Антон Шипулинга "афәрин!". Икенче урында килгән Франция биатлончыларын алар 20 секундка артта калдырдылар.
Кызларыбыз да беренчелеккә чыкканнар иде, әмма соңгы этапта чапкан Екатерина Глазырина "промах"лар ясап, финишка сигезенче булып кына килде. Ә менә икенче көнне "гонка преследования"да Катя хатасын төзәтте: ул көмеш медаль яулады. Менә шулай Россия командасы биатлончыларына көч биреп, аларның җиңүләренә куанып уздырам мин көннәрне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев