Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сочи журналистларны җыйды

Казан безне көзге пыскып торган салкын яңгыры белән озатып калса, Сочи кояшлы, җылы көннәре белән каршы алды. Курортлар шәһәре булган Сочида унбишенче тапкыр "Бөтен Россия-2011" халыкара журналистлар фестивале үтте. Анда Татарстаннан 17 журналист катнашты. Миңа да шушы олы форумда катнашу, Рәсәй журналистлары белән генә түгел, чит илләрдән килгән танылган җәмәгать...

Сочи дөньяны җәлеп итәчәк
Шәһәр мэры журналистларга 2014 елда узачак кышкы Олимпиада уеннарына Сочиның ничек әзерләнүе турында тәфсилләп сөйләде. Җәйге ялларын Сочи курортларында, Кара диңгез буенда үткәрергә яратучы якташларыма да, башкаларга да 2014 елда Җир шарының бөтен игътибарын үзенә юнәтәчәк бу шәһәрнең Олимпиада уеннарына ничек әзерләнүе кызыклы булыр дип уйлыйм. Анатолий Пахомовның сөйләгәннәрен кыскача гына сезгә дә җиткерергә булдым.
"Олимпиада уеннарын үткәрү хокукын алганнан бирле Сочи мәш килеп торучы кырмыска оясын хәтерләтә. Россиянең бөтен төбәкләреннән меңләгән төзүчеләр, иң яхшы төзелеш белгечләре бирегә җыелдылар. Ял һәм бәйрәм көннәрендә дә төзелешләрдә, капиталь ремонт, реконструкция бара торган объектларда эш тәүлек әйләнәсе бара. Төзелеш материаллары төягән вагоннар, зур-зур йөк машиналары 24 сәгать буе объектларга килеп кенә тора. Менә шулай бөтен ил белән төзелә һәм үзгәртеп корыла Олимпиада шәһәре. Бик тиздән ул, Рәсәй халкының гына түгел, бөтен дөньяда яшәүчеләрнең яратып ял итә, сәламәтлеген ныгыта торган курорт шәһәренә әвереләчәк", - диде Сочи мэры. Әйе, шәһәрнең кайсы гына почмагына барып чыксаң да, бихисап төзелешләрне күрергә мөмкин. Яңа юллар, Европа стандартларына туры китереп төзелә торган спорт корылмалары, кунакханәләр, күңел ачу объектлары дисеңме... Узган ел Сочида яңа аэровокзал комплексы эшли башлады. Хәзер Сочи аэропорты тулысынча халыкара статус алды. Быел яңа халыкара диңгез порты төзелешенә керешкәннәр. "Курортлар шәһәре булса да, Сочи элек-электән электр энергиясенә һәм табигый газга кытлык кичерә. Ниһаять, бу катлаулы проблеманы хәл итүгә дә алындык. Хәзер бездә бер үк вакытта газүткәргеч, ГЭС, 4 ТЭС, 19 электроподстанция, теплоэлектроцентраль төзелешләре бара. Сочи Олимпиада уеннары үткәрү хокукы алмаса, мондый зур төзелешләрне үзебез генә һич тә башкарып чыга алмас идек", - диде Анатолий Пахомов.
Шәһәрнең социаль тармагы да яңарыш чорын кичерә. Узган ел гына да Сочида заманча өч мәктәп, ике хастаханә, Спорт даны музее сафка баскан. 15 поликлиника һәм 16 мәдәният учагына реконструкция ясалган. Халыкара Олимпия университетына нигез салынган. 2014 елда Сочида өстәмә рәвештә тагын 20 мең яңа кунакханә урыны булачак. Шәһәрне халыкара дәрәҗәдәге курортлар шәһәре итү өчен ел саен 60 миллиард сум шәхси инвестиция акчалары тотыла.
Сочи мэры сөйләгәннәрне без шәһәр һәм Олимпиада объектлары буенча сәяхәт вакытында үз күзләребез белән күреп таң калдык. Хәер, 2013 елгы Универсиадага әзерләнүче Казаныбыз да гигант төзелешләр башкаласы бит хәзер. Премьер-министр Владимир Путин Татарстандагы спорт корылмалары төзелешен карап чыккач, "Сочига менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк", диде бит әле. Ничек кенә булса да, 2014 елның февралендә бөтен дөньяның игътибарын үзенә юнәтәчәк Сочи 22нче кышкы Олимпиада һәм 11нче Паралимпия уеннары башкаласы булып тарихка кереп калу белән беррәттән, Җир шары халкын үзенә тартып торачак курортлар шәһәренә әвереләчәк. Бик тиздән икенче яшьлегенә әйләнеп кайтачак, танымаслык булып үзгәрәчәк шушы мәһабәт курортлар шәһәрендә сезгә дә рәхәтләнеп ял итәргә, сәламәтлегегезне ныгытырга язсын, якташларым.
Иҗат казанында кайнадык
Сүз башым бит Россия журналистларын җыйган фестиваль турында иде. Биш көн дәвамында чын иҗат казанында кайнадык без. Төрле төбәкләрдән килгән безнең кебек үк район һәм шәһәр газеталары редакторлары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, түгәрәк өстәл артында кызу бәхәсләр, фикер алышулар барды. Мастер-класс дәресләрендә РФ Журналистлар берлегендәге тәҗрибәле каләм осталарының, "Журналист" журналы хезмәткәрләренең чыгышларын тыңладык, күпсанлы сорауларыбызга җаваплар ишеттек. "Җирле матбугатның язмышы: аңа дәүләт ярдәме күрсәтү, власть органнары белән элемтә" дигән медиафорум аеруча файдалы, кызыклы узды.
Фестивальне ачканда Журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов "Безнең максат - бу олы форумда журналистика нигә җәмгыятьнең ышанычын югалта бара, халыкның матбугатка ышанычын кире кайтару өчен нишләргә дигән сорауларга җавап эзләү", дигән иде. Биш көн дәвамында үткәрелгән төрле чараларның һәрберсендә шушы сорауларга бергәләп җавап эзләдек, бәхәсләштек, башкаларның фикерләрен ишеттек. Бу зур дискуссиянең нәтиҗәсе буларак, матбугат басмалары хуҗаларына, редакторларга, җурналистларга Мөрәҗәгать кабул ителде.
Сочида төрле милләттән булган каләмдәшләр белән аралашу Татарстан журналистлары өчен дә бик файдалы, чын тәҗрибә мәктәбе булды.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев