Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Солдат акчасын алып буламы?

Моннан ике ел элек Казандагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Михаил Черепанов сугышта һәлак булганнарның саклык кенәгәләрендәге акчасына туганнары дәгъва кыла ала дигән хәбәр тараткан иде. Бу турыда "Әгерҗе хәбәрләре"дә язып чыкты. Шуннан соң халык арасында шау-шу купты, сугышта һәлак булганнарның якыннары мәш килде. Кайларга гына язмадылар да, кемнәргә генә...

Моннан ике ел элек Казандагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Михаил Черепанов сугышта һәлак булганнарның саклык кенәгәләрендәге акчасына туганнары дәгъва кыла ала дигән хәбәр тараткан иде.
Бу турыда "Әгерҗе хәбәрләре"дә язып чыкты. Шуннан соң халык арасында шау-шу купты, сугышта һәлак булганнарның якыннары мәш килде. Кайларга гына язмадылар да, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәделәр. Якыннарының акчасын алу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәр арасында да Әгерҗе районында уч тутырып акча алган кеше булды микән? Йөреп-йөреп тә берни килеп чыкмагач, халык моңа кул селтәде. Әмма бу акчаларны алучы булдымы икән, әллә халыкны ымсындырып кына куйдылармы дигән сорау әле дә күңелгә тынгылык бирми.
"Ватаным Татарстан" газетасында журналист Рәсимә Муллаянова, бу сорауга яңадан әйләнеп кайтып, бераз ачыклык кертте. Газета укучыларыбыз өчен кызыклы бу язманы тәкъдим итәбез.
Дәүләт Ватанны саклаучыларга, 1942 елдан башлап Сталин карары буенча кыр кассалары ачып акча күчерә башлаган була. Мәсәлән, яндырылган фашист танкы, фашист самолеты өчен солдатларның СССР дәүләт банкындагы кенәгәләренә күпмедер акча күчерелгән.
Моннан 70 ел элек бу акчаны һәлак булганнарның тол хатыны, балалары алырга тиеш булган. Бу хакта 1945 елның 15 декабрендә карар да дөнья күрә. Әмма акчаны солдатларның якыннары бүгенгәчә ала алмый. Хәтта озак еллар бу турыда берни хәбәр ителми. Бары тик 2012 елда гына Казан тарихчылары, Архангельск эзтабарлары һәм Самара юристлары фронт депозитлары турында сүз кузгата. Шуннан соң кайбер кешеләр РФ Үзәк банкыннан фронт акчаларын алу бәхетенә дә иреште. Тик андый бәхетлеләр бармак белән генә санарлык. Тәтештән бер ветеранның кызы әтисенең 100 мең сумын, Бөгелмәдән берәү 2 миллион 800 мең сум акчасын ала алган.
Казандагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Михаил Черепанов әйткәнчә, гаделлек эзләп йөргән кешеләр бу турыда сөйләп йөрергә куркалар. Суммалар зур, алар турында сөйләп йөрү дә куркыныч. Табыштан 10 процент акча алучы адвокатлар да дәшми. Чөнки юристлар саклык кенәгәләрендәге сумманы финанс реформаларын һәм хәзерге Россия хәрбиләренең хезмәт хакларыннан чыгып исәпли. Суд эшләре шактый катлаулы, дәгъвалаучыларның бик азы гына җиңә. Күпчелек өчен суд газапка әйләнергә мөмкин. Һәр документны раслатып йөргән кешеләрнең күп очракта ахыргача йөрергә сабырлыгы да бетә.
Мираска ия булган кеше иң алдан солдат чакыртылган хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Һәлак булуы турындагы кәгазьдә көне, урыны һәм хәрби часте язылган булуы шарт. Мәгълүматлар извещениедә яки чакырылыш буенча исемлек журналында язылган булырга тиеш.
Ветеран белән туганлыкны раслаучы документның күчермәсен әзерләп, нотариустан раслатырга кирәк. Бу туу турындагы таныклык, паспорт, язылышу кәгазе булырга мөмкин. Теркәлү урыны буенча судка (нотариуска түгел) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Суд карары сезне һәлак булучының варисы итеп танырга тиеш. Тол хатыннар, балалары һәм оныклары гына бу кәгазьне алала.
Гариза язарга кирәк. Бөтен булган документларны түбәндәге адреска юлларга: 107016, Мәсәкү, Неглинная урамы, 12 (Полевое учреждение "Красноармейское" Центрального банка России).
Әгәр хәрби комиссариатта сезнең ветеран турында бернинди документ та сакланмаган икән, ул очракта 142100, Мәскәү өлкәсе, Подольск шәһәре, Киров урамы, 74 ( РФ Оборона министрлыгының үзәк архивы) адресына хат язарга. Архив һәлак булган кешенең хезмәт иткән урынын белгән очракта гына җавап бирәчәк.
Банк һәлак булганнарның гаиләләренә хәрби вкладлардагы суммалар турында әйтергә тиеш. Банк серне мираска ия булучыларга гына ача ала.
Аны Россия суды аша раслатырга кирәк. Моның өчен 129090, Мәскәү, Каланчевская, 43 (Мещанский суд Москвы) адресы буенча судка мөрәҗәгать итәргә.
РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 22 февралендә чыккан 142нче карары нигезендә, һәлак булган һәм вафат булган дистәләгән сугыш ветераннарының гаиләләре 200-300 мең сум акча ала алдылар. Президент Путин кул куйган бу карар меңнәрчә гаиләләр өчен өмет чаткысы булса, социаль яклау хезмәтләре өчен баш авыртуга әйләнгән. Әлеге дә баягы, анда да үзеңнең хаклагыңны расларга кирәк бит. Үзегез теркәлгән социаль яклау үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сезгә 2012 елның 1 мартыннан башлап ай саен 8 мең сум күләмендә акчалата компенсацияне түләргә тиеш булып чыгалар. Мондый акчаны Татарстан, Курск, Рязань, Пенза өлкәсендә алучылар бар.
Төгәлрәк мәгълүмат алырга теләсәгез, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Михаил Черепановка мөрәҗәгать итегез.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА.
("Ватаным Татарстан", N77, 3 июнь, 2015 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев