Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Солдат булып зур слетка чыктык

11 командада 500дән артык катнашучы... Аланда мичтә пешкән коймак, солдат боткасының хуш исләре борынны кытыклый... Урман эчендә "сазлык"тан үтү, мылтыктан ату, эстафетада сыналу... Сугыш кырында яралыларга беренче медицина ярдәме күрсәтү... Җыр-бию, уен-көлке... Ир-егетләрнең синхрон йөзү буенча мастер-класс күрсәтүләре... Унынчы тапкыр Әгерҗедә узган Туристик слетта катнашучылар бу матур мизгелләрне әле бик...

11 командада 500дән артык катнашучы... Аланда мичтә пешкән коймак, солдат боткасының хуш исләре борынны кытыклый... Урман эчендә "сазлык"тан үтү, мылтыктан ату, эстафетада сыналу... Сугыш кырында яралыларга беренче медицина ярдәме күрсәтү... Җыр-бию, уен-көлке... Ир-егетләрнең синхрон йөзү буенча мастер-класс күрсәтүләре... Унынчы тапкыр Әгерҗедә узган Туристик слетта катнашучылар бу матур мизгелләрне әле бик озак күңелләрендә сакларлар.
Көзге табигать кочагында коллективларны берләштерүче, дуслаштыручы мондый киң масштаблы, матур бәйрәмне әле күпләрнең күргәне булмагандыр. Хәтта район башлыгы да, оешма-предприятие җитәкчеләре дә туристик слетның башыннан ахырына кадәр командаларга көч-дәрт биреп тордылар, үзләре дә ярышларда катнаштылар.
ЙӘ, КЕМ ӘЙТЕР
Оешма-предприятиеләр катнашында узучы туристик слет та матур юбилеена килеп җитте. Югалтулар белән дисәк, монысында "Агро-Кама" ширкәте һәм газ-эскплуатация хезмәте коллективларының булмаулары бераз борчу тудырды. Бу ике команда да елның-елында слетта активлыклары белән шаккатыралар иде. Ә менә слетка иртүк килеп палаткалар корган, билгеләнгән участокларын бизәгән, учак корып тәмле ризыклар әзерләгән, иң мөһиме, ярышларда җаннарын бирердәй булып сынашкан Пенсия фонды идарәсе һәм РУЭС, Әгерҗе урманчылыгы, "Камгэс" һәм янгын сүндерү частьлары, район эчке эшләр бүлеге һәм ЮХИДИ бүлекчәсе, район финанс-бюджет палатасы һәм казначылык департаменты, район Советы һәм башкарма комитеты, прокуратура, сәнгать мәктәбе һәм мәдәният бүлеге, мәгариф хезмәткәрләре һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия, социаль яклау идарәсе һәм "Өмет" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең берләштерелгән, район үзәк хастаханәсе, Бөгелмә көллияте филиалы (27нче училище), "Водоканал" ширкәте коллективларына һәм җитәкчеләренә "Афәрин!"
Слет Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Дәһшәтле сугыш елларында әгерҗелеләр дә туган ил азатлыгы өчен гомерләрен аямый көрәшкәннәр. Беренче көннәрдән үк Әгерҗенең тимер юллары аша поездлар сугыш барган җирләргә корал, ашау-эчү, кием-салым һәм башка кирәк-яракларны ташыганнар. Училище коллективы бу күренешне күңелләргә үтеп керерлек итеп күрсәтте. Ә менә хастаханә коллективы сугыш кырында яралыларга беренче медицина ярдәме күрсәтүне тасвирлаганда күпләрнең күзенә яшь килде.
- Йә, кем әйтер, ак халатлы шәфкать ияләре сугышның эчендә кайнамаган дип, - дигән сүзләр белән төгәлләделәр алар чыгышларын.
Чынлап та, һәр команда "Визитка"ны дәһшәтле сугыш еллары белән бәйләргә тырышкан. Кемдер җыр, кемдер күренешләр аша сурәтләде. Ә чыгышлардан соң аларны нәкъ яу кырындагыча өч тапкыр "Ура!" кычкырып сәламләделәр.
ГЕРОЙЛАР УЗЫШТЫ
Коллективлар бер-берсе өчен җан атып ярышларда көч сынашалар, әнә. "ГЕРОЙЛАР УЗЫШЫ" маршрутын пресс ясаудан башладылар. Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров, райфо командасы өчен катнашып, 1 минутта 40 тапкыр пресс ясады.
- 53 яшьтә булсам да, яшьләрдән калышырга исәп юк әле. Һәр көнне диярлек отжимание, пресс ясыйм, турникта күтәреләм. Йөгерү, кышын чаңгыда йөрү - иң яраткан шөгылем, - ди ул.
Урман эчендәге "сазлык"ны да шома гына үттеләр командалар. Такталарны дөрес һәм җәһәт кенә күчереп алар кыска гына вакыт эчендә биремне "бишле"гә үтәделәр. Турникта күтәрелү, селкенеп торучы бүрәнәдән үтү дә берни түгел аларга. Снайпер ролен дә бик яхшы үтәделәр. Биремнәр узган урман сугыш кырын хәтерләтте.
- "Азимут" безнең өчен иң авыры булды. Әллә биремне ныклап аңлап җиткермәгәнбез инде, компас ярдәмендә яшерелгән әйберне таба алмый изаландык, - ди "Водоканал" ширкәтеннән Эльвира Зарипова.
Училище хезмәткәрләре исә пирамида ясау катлаулы булды, диделәр.
- Пирамиданы иң матур һәм җиренә җиткереп мәгариф хезмәткәрләре ясады, - диде әлеге бәйгене бәяләгән Радик Закиров.
Ун этаптан торган зур масштаблы әлеге ярышта мәгариф бүлеге - беренче, хастаханә - икенче, эчке эшләр бүлеге һәм "Водоканал" өченче урыннарны яуладылар.
Башка елны ЭСТАФЕТАда гаиләләр катнашса, быел аны командалар арасында уздырдылар. Вәт, ичмасам, бәйге булды ул. Алыпбатыр ир-егетләр кыршаудан да чыктылар, мәтәлчек тә әйләнделәр, 44 үлчәмле кәлүш киеп тә йөгерделәр. Ә менә гүзәл затлар алыпбатырларны тачкада тибрәтеп йөрттеләр, аннан парлап чирәм өстендә чаңгыда элдерттеләр. Бу юлы мәгариф бүлеге һәм хастаханә коллективы белән бергә призерлар рәтенә район башкарма комитеты да чыкты.
Баһадир егетләр һәм гүзәл затлар АРКАН тартышуда көчләрен сынадылар. Район башкарма комитеты командасында район башлыгы үзе дә көч сынашты. Гел хатын-кызлар булган командаларга бу бәйгедә бик авырга туры килде.
- Безнең командада 70тән артык хезмәткәр. Теләсә нинди авыр бәйгеләрдә дә катнашырлык көчле ир-егетләребез - физкультурачыларыбыз бар, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Чынлап та, педагоглар Сергей Маркитонов, Владимир Якимов, Алмаз Зиннәтов, Зөлфинә Хуҗина, Дания Дәүләтшина - аркан тартуда янә призлы өченче урында. Хастаханә һәм эчке эшләр бүлеге командалары арасында да ярыш бик кызу барды. Ике команданың да көчләре тигез иде. Соңгы секундта гына хастаханәнең алыпбатырлары Эдуард Овчинников, Ленар Нәфыйков, Илнур Галимҗанов, Фаизә Хаҗиева, Гөлфия Симакова эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Риназ Гадршин, Александр Конофеев, Рубин Хәмидуллин, Рәзинә Хуҗина, Ләйлә Йосыпованы җиңә алдылар.
ГЕР ЫРГЫТУда янгын сүндерү частеннан Илнур Шиабетдиновка тиңнәр булмады. Аның гере биш метрга "очты". ФУТБОЛ һәм ВОЛЕЙБОЛ иң озакка сузылган ярышлар булса да, беркем дә кул селтәп ташлап кайтып китмәде. Волейболда хастаханә, "Водоканал", училище командалары, футболда училище, хастаханә, РУЭС һәм Пенсия фонды идарәсенең берләштерелгән командалары җиңү яуладылар.
ИҢ ТӘМЛЕ РИЗЫК КЕМДӘ?
Бу сорауга җавап бер: командаларның барысына да үзенчәлекле ризыклар әзерләү, матур мул табын кору, кунакларны җыр-бию белән каршы алу буенча "бишле" билгесе куеп була иде. Әнә, мәгариф хезмәткәрләре көзге табигать байлыкларыннан искиткеч тәмле пироглар пешергәннәр. Кунакларны 7нче бакчадан Людмила Гавриленко аккордеонда уйнап каршы алды. Шул мизгелләрдә сугыш елларына кайткандай да булдык. Кунаклар калай кружкадан витаминлы чәйдән авыз иттеләр. Сугыш чорында кая инде ул хәзерге кебек һинд чәйләре эчү! Хәтта чәк-чәкне дә алар танк формасында ясаганнар иде. Социаль яклау идарәсе "Мәрхәмәтле бал кортлары" исемен юкка гына сайламаган икән. Алар бал кортлары кебек эшчән булуларын күрсәттеләр, кунакларны бал белән дә сыйладылар. Ә Пенсия фонды идарәсе кызлары жюри әгъзаларын чәй турында табышмаклар биреп сынадылар. Һинд, кытай, рус, татар кызлары чәй һәм тәм-томнар тәкъдим иттеләр. Сәнгать мәктәбе коллективының табынында самавыр гөжли, кызлар төрле уен коралларында уйнап такмак җырлый, табышмак әйтеп жюрига бүләк өләшә... Район башкарма комитеты табыны витаминлы чәйләргә бай булса, эчке эшләр бүлеге табынны көзге нигъмәтләр миләш, алмалар белән бизәгән иде. Ә менә "Водоканал" ширкәте алан уртасына мич куйган, анда тәмле исләр таратып коймак пешә. Алар кунакларга чәк-чәк тә бүләк иттеләр. Училище бай, матур табын коруда елның-елында шаккатыра. Хастаханә хезмәткәрләре табыны, чын мәгънәсендә, сугыш чоры елларын хәтерләтә иде. Солдат боткасы, лампа, фляжка, хәтта махоркага кадәр бар иде анда. Урманчылык хезмәткәрләре, райфо идарәсе дә тәм-томнарга бай табын артында кунакларны рәхәтләнеп сыйладылар.
- Безнең халык элек-электән кунакчыл булуы, осталыгы белән шаккатырган. Бүген аңа тагын бер кат инандык, - диде мәгариф ветераны Маннур Исхаков.
Командалар спорт тормышын яктырткан фотосурәтләрдән стендлар да ясаганнар иде. Жюри аларга да бәя бирде.
ОЧРАШТЫРСЫН БЕЗНЕ СЛЕТ
Турист җырын башкару слетның кульминацион ноктасы булды. Бу урында социаль яклау идарәсе, сәнгать мәктәбе, мәгариф идарәсе, һәм, әлбәттә, "Водоканал" ширкәтенә кабатланмас идеяләре, искиткеч матур музыкаль номерлары өчен "Афәрин!" диясе килә. Ә менә "Водоканал" ширкәтенең синхрон йөзү буенча мастер-класс күрсәткән егетләренә мең рәхмәт! Алар махсус призга да лаек булдылар.
Шулай итеп, югары нотада унынчы юбилей слетына нокта куелды. Район башлыгы әлеге бәйгене оештыручыларга, анда катнашкан коллективларга һәм җитәкчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
- Бу слет коллективларны тагын да якынайтты, берләштерде, - диде ул һәм алтынчы тапкыр беренче урын яулаган район үзәк хастаханәсе, икенче урынга чыккан мәгариф идарәсе һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия, өченче урын алган эчке эшләр бүлеге һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
- Ямьле табигать кочагында коллектив белән тагын кайчан рәхәтләнеп ял итәр идек әле. Бу ял гына түгел, спортта, иҗатта үзеңне күрсәтү бәйрәме дә булды. Безне киләчәктә туристик слет тагын очраштырсын иде, - диде "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Любовь Белослудцева.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Урыннар:
1нче - район үзәк хастаханәсе
2нче - мәгариф идарәсе һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия
3нче - район эчке эшләр бүлеге һәм ЮХИДИ бүлекчәсе
4нче - Әгерҗе урманчылыгы, КамГЭС, янгын сүндерү часте
5нче - Бөгелмә көллияте филиалы (27нче училище)
6нчы - район Советы һәм башкарма комитеты
7нче - "Водоканал" ширкәте
8нче - социаль яклау идарәсе һәм "Өмет" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге
9-10нчы - район финанс-бюджет палатасы һәм казначылык департаменты, Пенсия фонды идарәсе һәм РУЭС
11нче - прокуратура, сәнгать мәктәбе һәм мәдәният бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев