Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Солдатка китәр чак җитте

1 октябрьдән Россиядә көзге чакырылыш башланды. Әгерҗе районыннан хәрби хезмәткә 55 егет китәчәк. - Армия сафларына китүчеләргә елдагыча кәрәзле телефон белән банк картасы бирәчәкләр. Аңа ай саен 2 мең сум акча күчерелә. Ә ятимнәр өчен аның күләме 3 мең сум булачак. Банк картасына солдатның ата-анасы да акча күчереп тора ала,...

1 октябрьдән Россиядә көзге чакырылыш башланды. Әгерҗе районыннан хәрби хезмәткә 55 егет китәчәк.
 
- Армия сафларына китүчеләргә елдагыча кәрәзле телефон белән банк картасы бирәчәкләр. Аңа ай саен 2 мең сум акча күчерелә. Ә ятимнәр өчен аның күләме 3 мең сум булачак. Банк картасына солдатның ата-анасы да акча күчереп тора ала, диде ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе районы буенча бүлек начальнигы Илгиз Галиев.
Ә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин әти-әниләрнең улларыбызны хәрби хәрәкәт барган урыннарга җибәрмәсләрме икән дигән шик-шөбһәләренә нокта куеп болай диде:
- Хәрби хезмәткә чакырылган егетләр хәрби хәрәкәт урыннарына җибәрелмәячәк. Анда контракт буенча хезмәт итүчеләр генә җибәрелә.
Хәрби чакырылыш буенча соравыгыз булса, "кайнар линия"ләргә шалтырата аласыз:
8(843) 2642351 - Казан хәрби прокуратурасы;
8(843) 05216, 2216006 - Татарстан Хәрби комиссариаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев