Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сораштырудан читтә калма

Татарстанда халыкның финанс белеме ни дәрәҗәдә икәнлеген ачыклау максатыннан социологик сораштыру үткәрелә. Әлеге чара Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы каршындагы Ведомствоара эшче төркем ярдәмендә оештырыла һәм финанс базарларындагы законсыз эшчәнлекне кисәтү, ачыклау һәм аларга чик кую мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерләүне бурыч итеп куя. Сораштыру нәтиҗәләре республикада яшәүчеләр арасында бик аз билгеле...

Татарстанда халыкның финанс белеме ни дәрәҗәдә икәнлеген ачыклау максатыннан социологик сораштыру үткәрелә. Әлеге чара Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы каршындагы Ведомствоара эшче төркем ярдәмендә оештырыла һәм финанс базарларындагы законсыз эшчәнлекне кисәтү, ачыклау һәм аларга чик кую мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерләүне бурыч итеп куя.


Сораштыру нәтиҗәләре республикада яшәүчеләр арасында бик аз билгеле һәм иң күп сораулар уяткан финанс базарлары тармакларын ачыкларга ярдәм итәчәк. Шулай ук халыкның финанс белемен арттыру эшен тагын да нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Чараны оештыручылар татарстанлыларны сораштыруда катнашырга һәм Татарстан Республикасы рәсми сайтындагы "Татарстанда яшәүчеләрнең финанс белемен күтәрү" дигән тематик бүлектә (http://tatarstan.ru/rus/fingramota) урнаштырылган анкета сорауларына җавап бирергә чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев