Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Социаль челтәрләрне шаулаткан сорауга район үзәк хастаханәсе баш табибы җавап бирде

Туры эфир узды

Чәршәмбе көнне “Әгерҗе радиосы” район үзәк хастаханәсе баш табибы белән туры эфирда интервью оештырды. Аның барышында район халкын аеруча борчыган  актуаль сорауларга җаваплар яңгырады. 

Иң беренче чиратта, радио тыңлаучыларның активлыгын әйтеп үтү кирәктер. Алар социаль челтәрләрдә әлеге темага алдан ук бәхәсләшеп, сорауларын җиткерү белән генә чикләнмичә туры эфирга да чыктылар. Медицина хезмәткәрләре исеменә рәхмәт сүзләре җиткерүчеләр дә булды. “Әгерҗе радиосы” алып баручылары әлеге тапшыруның радио тарихындагы иң озак туры эфир булуын билгеләп үттеләр. Бу аңлашыла да: сәламәтлек саклау темасы һәрчак актуаль. 

–    Социаль челтәрләрне шаулаткан сорау: ни өчен Шадриннар эштән китә?

–    Бик тә тәҗрибәле Алексей Александрович кебек табибның эштән китәргә карар кылуы бик кызганыч, әлбәттә. Моның сәбәбе, социаль челтәрләрдә фаразлаганча, хастаханә җитәкчелеге белән ике арадагы низаг түгел. Аларны беркем дә эштән азат итмәде. Эштән китү – үз теләкләре. Шәхсән мин үзем Алексей Александровичка бик тә рәхмәтле. Ул минем өчен зирәк остаз да, һөнәремнең нечкәлекләренә төшенүдә  укытучым да булды. Шуңа күрә гаризага кул куйганчы мин башта аның белән җитәкче, хезмәттәш, кеше буларак бик җитди сөйләшү алып бардым. Андый кадрларны без дә югалтырга теләмибез. Хәзер эштән китүче кадрлар Сәламәтлек саклау министрлыгы дәрәҗәсендә карала: ни сәбәпле китә, кая урнаша һәм башкалар. Һәр киткән кеше өчен хастаханәнең баш табибы җавап тота. 
 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев