Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Социаль хезмәтләр яңача күрсәтеләчәк

    2015 елның 1 январеннан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында"гы 442нче Федераль закон гамәлгә керәчәк. Халыкка социаль хезмәт күрсәтүдә нинди үзгәрешләр көтелә? Нинди яңалыклар булачак? Социаль яклау бүлеге начальнигы Сания РӘХМӘТУЛЛИНА белән әңгәмәбез - шул хакта. - Сания Хәсәновна, социаль хезмәт күрсәтүдә нигә яңа закон кирәк булды? -...

    2015 елның 1 январеннан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында"гы 442нче Федераль закон гамәлгә керәчәк. Халыкка социаль хезмәт күрсәтүдә нинди үзгәрешләр көтелә? Нинди яңалыклар булачак? Социаль яклау бүлеге начальнигы Сания РӘХМӘТУЛЛИНА белән әңгәмәбез - шул хакта.

    - Сания Хәсәновна, социаль хезмәт күрсәтүдә нигә яңа закон кирәк булды?
    - Бүген без эшебездә куллана торган "Россия Федерациясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында"гы закон 1995 елда ук кабул ителгән иде. Ул чакта социаль хезмәт күрсәтү өчен федераль үзәк тә, төбәкләр үзләре дә җавап бирә иде. 2005 елдан исә бу вәкаләтләр төбәкләргә генә бирелде. Һәр республика үз мөмкинлекләреннән чыгып эшли башлады һәм әледән-әле аңа үзгәрешләр кертелеп торылды.
    Яңа законны бик вакытлы кабул ителде һәм ул бүгенге көн сулышына тулысынча җавап бирә дип саныйм. Без, социаль хезмәткәрләр, мондый законны күптән көткән идек. Киләсе елдан Россиянең бөтен төбәкләрендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең бердәм нормалары тормышка ашырыла башлый.
    - Иң әүвәл, халыкка әлеге законның иң мөһим терминнарын аңлатып үтегез әле.
    - Законда социаль хезмәт күрсәтүнең төп максаты болай аңлатыла: "Кешенең тормыш эшчәнлеге шартларын яхшырту һәм аның төп тормыш .... мөстәкыйль тәэмин итү мөмкинлекләрен киңәйтү". Элекке закондагы "авыр тормыш хәлендәге гражданин" билгеләмәсе хәзер "социаль хезмәткә мохтаҗ гражданин"га алыштырылган. Яңа законда социаль хезмәтләр түбәндәге төрләргә бүленгән: социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-хокукый, эшкә урнаштыруда ярдәм итү максатыннан социаль-хезмәт, тормыш эшчәнлеге чикләнгән затларның коммуникатив потенциалын күтәрү максатыннан хезмәтләр.
    - Яңа закон нигезендә 2015 елдан иң беренче кемнәргә социаль хезмәт күрсәтеләчәк?
    - Авыру, травма, инвалидлык, яше буенча үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалтканнар, даими карауга мохтаҗ бер яки берничә инвалиды булган гаиләләр социаль ярдәм алачак. Социаль ярдәм күрсәтү исемлегендә шулай ук эше һәм яшәү өчен акчасы булмаган затлар, хатыннарны һәм балаларны җәберләү очракларына дучар булганнар да бар. Социаль хезмәткәрләр шулай ук наркоманнар, эчкечеләр булган гаиләләргә дә киләчәкләр.
    - Газета укучыларны кемнәргә социаль хезмәт бушлай күрсәтеләчәк дигән сорау аеруча кызыксындыра.
    - Балигъ булмаган балаларга, гадәттән тыш хәлләрдән, хәрби конфликтлардан зыян күргән кешеләргә, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр кимрәк булган гражданнарга бушлай ярдәм күрсәтеләчәк.
    - Яңа законның 22нче маддәсендә "социаль озату" дигән термин бар. Ул нәрсәне аңлата?
    - Элек тә социаль хезмәтләр составында бу термин бар иде. Хәзер исә социаль озата бару социаль хезмәтләргә кермәгән медицина, психологик, педагогик, юридик, социаль ярдәмнәр күрсәткәндә булышлык итүне күз алдында тота.
    - Социаль хезмәт күрсәтү ничек тормышка ашырылачак?
    - Халыкка социаль хезмәт күрсәтү шәхси программа нигезендә күрсәтеләчәк. Аны без социаль яклау бүлегендә төзиячәкбез. Ул өч ел гамәлдә булачак.
    - Законда гражданнарга социаль хезмәтне шәхси оешмалар да күрсәтә ала диелгән яңалык та бар икән...
    - Әйе, яңа закон социаль эшмәкәрлекне оештыруга зур мөмкинлекләр ача. Моңа кадәр бу эшне фәкать дәүләт оешмалары гына башкарды бит. 2015 елдан да Хөкүмәт социаль стандартлар һәм аларны финанслауны үз өстендә калдыра. Социаль хезмәткә заказлар конкурс нигезендә бүленәчәк. Нәтиҗәдә, социаль хезмәтләрне коммерция, коммерция булмаган оешмалар һәм эшмәкәрләр дә күрсәтә алачак.
    - Социаль хезмәт базарына хәзер теләсә кем киләчәкмени инде?
    - Әйе. Ләкин бу базарга керү өчен шартлар бик катлаулы һәм социаль хезмәт күрсәтүгә хөкүмәт һәм җәмәгать оешмалары тарафыннан контроль бик каты булачак. Социаль хезмәт алучы гражданнарга Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтына үз фикерләрен язу мөмкинлеге тудырыла.
    - Тормышта һәрвакыт без теләгәнчә генә булмый бит. Мәсәлән, теге яки бу кешегә кичекмәстән социаль ярдәм кирәк, документлар тутырырга һич вакыт юк. Бу очракта нишләргә?
    - Законда ашыгыч социаль хезмәт күрсәтү төрләре дә бар. Ул килешү төземичә дә ашыгыч рәвештә күрсәтеләчәк. Мәсәлән, бушлай туклану, кием-салым һәм иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итү, юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү.
    - Сер түгел, һәр яңалыкны халык курку белән кабул итә. Социаль хезмәтләрне яңача күрсәтүгә күчкәндә дә кыенлыклар булмый калмас, мөгаен...
    - Дөрес, яңа закон көченә кергәндә кайбер аңлашылмаучылыклар булырга мөмкин. Ләкин мин халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүгенгә караганда начаррак булыр дип уйламыйм. Киресенчә, бу закон социаль хезмәт күрсәтүне тагын да яхшыртуны тормышка ашыру өчен кабул ителде дә бит инде. Бу темага кагылышлы яңалыкларны "Әгерҗе хәбәрләре" аша җиткереп торачакбыз.
    Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: