Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартырга ашыкма

    Билгеле бер категория кешеләргә дәүләттән социаль хезмәт җыелмасы каралган. 2016 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 7 процентка артты. Хәзер ул 995 сум 23 тиенне тәшкил итә. Аның 766 сумы кирәкле медикаментлар бирү, 118 сумы шифаханәләргә юллама алу, 110 сумы бушлай юлда йөрүне тәэмин итү өчен каралган. Хастаханәләрдә социаль...

    Билгеле бер категория кешеләргә дәүләттән социаль хезмәт җыелмасы каралган. 2016 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 7 процентка артты. Хәзер ул 995 сум 23 тиенне тәшкил итә. Аның 766 сумы кирәкле медикаментлар бирү, 118 сумы шифаханәләргә юллама алу, 110 сумы бушлай юлда йөрүне тәэмин итү өчен каралган. Хастаханәләрдә социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар белән даими аңлату эшләре алып барыла. Табиблар, җитәкчеләр бу дәүләт ярдәменнән баш тартырга ашыкмаска киңәш итә. Бүген дарулар бик кыйммәт, көн саен медикамент таләп ителергә мөмкин, иртәгә нәрсә буласын берәү дә белми, авыруның кинәт килеп чыгуы бар. Шуңа да социаль җыелма аша бушлай алырга мөмкин булган дарулар ярәмгә килергә мөмкин. Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авыру дару алырга карар итә икән, ул 1 октябрьгә кадәр пенсия бүлегенә барып гариза язарга тиеш.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: