Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Сәпид“ләрне урлыйлар

Соңгы вакытларда Әгерҗедә генә түгел, хәтта авылларда да велосипед караклары күбәйгән. Бу турыда редакциягә Әгерҗе полициясе хәбәр итте. Велосипедка утыргансыз икән, аны кибет алдында да, подъезд төбендә дә, хәтта подъезд эчендә дә калдырмагыз. Әгерҗедә көн саен диярлек ике-өч велосипед урлыйлар, - диләр полиция хезмәткәрләре. Әнә бер сабый балалар мәйданчыгында уйнап,...

Соңгы вакытларда Әгерҗедә генә түгел, хәтта авылларда да велосипед караклары күбәйгән. Бу турыда редакциягә Әгерҗе полициясе хәбәр итте.
Велосипедка утыргансыз икән, аны кибет алдында да, подъезд төбендә дә, хәтта подъезд эчендә дә калдырмагыз. Әгерҗедә көн саен диярлек ике-өч велосипед урлыйлар, - диләр полиция хезмәткәрләре.
Әнә бер сабый балалар мәйданчыгында уйнап, бер-ике минутка гына читкә киткән, шул арада велосипедтан җилләр искән. Икенче берсе кибеткә тәмәкегә генә кергән, чыкса - велосипед "очкан". Хәтта әз генә вакытка велосипедын туганының капка төбендә калдырып кергән хуҗа да чыккач телсез калган.
Мин ишегалдына кереп киткәндә урамда беркем юк иде. Ике минуттан чыксам, сәпид юк, - ди ул аптырап.
Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Дөрес, полиция сәпид каракларын эзли. Әмма сез дә сак булыгыз, велосипедыгызны бер генә минутка да калдырып йөрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев