Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Старт бирелә

    16 августтан массакүләм матбугат басмаларында Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар һәм сәяси партияләрнең сайлау алды агитациясенә старт бирелә. 9 августта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген теркәүгә нокта куйды. Шулай итеп, 14 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда сигез сәяси партия катнашачак: "ЯБЛОКО" ТРда "Гадел...


    16 августтан массакүләм матбугат басмаларында Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар һәм сәяси партияләрнең сайлау алды агитациясенә старт бирелә.

    9 августта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген теркәүгә нокта куйды.
    Шулай итеп, 14 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда сигез сәяси партия катнашачак:
    "ЯБЛОКО"
    ТРда "Гадел Россия"
    Россия Федерациясе коммунистлар партиясе
    "Бердәм Россия"
    Россия либераль-демократик партиясе ЛДПР
    Татарстан Республикасында "Родина"
    Россия коммунистлары
    Татарстан Республикасы "Родная партия".
    42нче Менделеевск бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына депутатлыкка дүрт кандидат теркәлде:
    НИЯЗОВ Эрнст Фәхретдин улы, 1951 елда туган, югары белемле, ЭЭМ пенсионеры, юстиция подполковнигы, "Гадел Россия" партиясе тәкъдим итте;
    ЕРЕМИН Денис Александрович, 1979 елда туган, югары белемле, Әгерҗе районында "Төзелеш идарәсе" директоры, үз-үзен тәкъдим иткән;
    ХАНБИКОВ Ринат Сәгыйть улы, 1958 елда туган, югары белемле, "Газпром межрегионгаз Казан" ААҖ генераль директоры, үз-үзен күрсәткән;
    ШАРАШКИН Андрей Павлович, 1975 елда туган, югары белемле, Менделеевскида "Патриот" учреждениесе директоры, үз-үзен күрсәткән.
    11 августта "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясендә депутатлыкка кандидатлар һәм сәяси партияләр арасында район газетасында сайлау алды агитация материалларын бастыру өчен басма мәйданны бүлү буенча җирәбә салынды. Матбугат битләрендә депутатлыкка кандидатларның һәм сәяси партияләрнең сайлау алды агитация материаллары 16 августтан басыла башлый һәм 12 сентябрьгә кадәр дәвам итә. "Әгерҗе хәбәрләре" битләрендә бушлай сайлау алды материаллары шушы чорда һәр җомга, түләүле материаллар чәршәмбе саннарында дөнья күрәчәк.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: