Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сөткә бәя төшә

    "Май башында сөтнең бәясе тагын төшә, диләр. Болай да литрын 15 сум белән генә тапшыра идек бит инде. Бөтен нәрсәгә бәя күтәрелгәндә сөтнеке төшүен һич тә аңлый алмыйм", - диде редакциягә шалтыратып бер газета укучыбыз. Соңгы вакытта редакциягә сөт җыюга кагылышлы башка шалтыратучылар да булган иде. - Мин сөтне Фәнис...

    "Май башында сөтнең бәясе тагын төшә, диләр. Болай да литрын 15 сум белән генә тапшыра идек бит инде. Бөтен нәрсәгә бәя күтәрелгәндә сөтнеке төшүен һич тә аңлый алмыйм", - диде редакциягә шалтыратып бер газета укучыбыз.
     
    Соңгы вакытта редакциягә сөт җыюга кагылышлы башка шалтыратучылар да булган иде.
    - Мин сөтне Фәнис Зәйнетдиновка тапшырам. Март ае өчен 15 сум белән биргән иде, апрель өчен күпме белән түлисен белмим әле, - диде Биектаудан Айсылу Зәйнетдинова да. Фәнискә бу хакта шалтыраткач:
    - Апрель ае өчен 14 сум белән түләргә исәпләп торам, - дигән җавап алдык.
    Сөт бәяләре төшүнең сәбәбе нидә соң?
    - Бу бездән генә тормый. Без сөтне халыктан җыеп, билгеле урыннарга тапшырабыз. Әйтик, соңгы вакытларда мин Горнякка илтәм. Көн саен 450 чакрым тирәсе юл урыйм. Март аена кадәр сөтнең литрын 18,50-19 сум белән тапшырдым, аннан бәяләр төште. Әле шулай да март өчен үземә зыянга булса да халыкка 16 сум, сөт җыючыга 80 тиен түли алган идем. Хәзер сөтне нигездә 16 сум белән тапшырам. Шуңа киләчәктә халыкка литры өчен 13 сум, сөт җыючыга 80 тиеннән дә артык түләп булмас, мөгаен, - ди сөтне Бима, Күләгәш, Пеләмеш, Кадрәк, Татар Шаршадысы, Девәтернә, Нарат, Кадыбаш, Иске Эсләк, Салагыш, Тирсә авыллары халкыннан җыючы Ринас Гобәйдуллин.
    Исәнбайдан "Дуслык" кооперативы хуҗасы Рәис Мөхәммәдиев та 13 сум 50 тиен исәбеннән түләячәк. Ә менә Яңавыл, Яңа Бәзәкә, Варкләд-Бодья авыллары халкыннан сөт җыючы Рафис Муллахмәтов 15 сум белән исәп-хисап ясарга җыена. Яңа Акхуҗада 14 сум 50 тиен булачак, чөнки 50 тиене сөт җыючыга түләнә.
    Кыскасы, кемдер 1 сумга артык, кемдер, киресенчә, 50 тиенгә кимрәк түли. Тик, нигездә, бәяләр бер тирәдә тибрәлә.
    - Без үзебез җыйган сөтне Чаллы сөт комбинатына илтеп тапшырабыз. Кыш көннәрендә бер литры өчен 19-21 сум түлиләр иде. Аннан 16-17 сумга төште. Ә соңгы вакытларда 15 сумга калдырдылар. Менә шул 15 сум эченнән халыкка да түләргә кирәк. Шуннан безгә күпме файда калганын үзегез чамалагыз инде, - ди Әгерҗе сөт җыю комбинатында сөт җыю белән шөгыльләнүче Удмуртия эшмәкәре Константин Рябов та.
    Кем әйтмешли, "ашаган белми, тураган белә". Бәлки, аның сүзләрендә дә хаклык бардыр. Транспорт, бензин, башка чыгымнарны исәпкә алганда, файдасы аларга да аз каладыр. Тик бүген кибетләрдә сөтнең литры 40 сумнан да ким булмаганда, башка товарларга бәяләр артып торганда, халыкның канәгатьсезлек белдерүе дә урынлы бит.
    - Мин сөтне Фәнис Зәйнетдиновка тапшырам. Кышкы чорда да бәя 15 сумнан артмады. Югыйсә, быел ашлыкны да башка еллардагыга караганда күпкә кыйммәтрәк бәягә сатып алдык. Башка куяр урын булмагач, тапшырабыз инде. Тик бәясе безне һич тә канәгатьләндерми, - ди Кодаштан Вәсилә Смирнова.
    Бу - бер аның гына түгел, сөт тапшыручы бик күпләрнең уртак фикере булуын чамалыйбыз.
    - Сөт җыю мәсьәләсе - безнең даими контрольдә. Җәйге чорда бәяне шулай төшерү ел саен кабатланып тора. Тик бу - сезонлы гына күренеш. Сентябрьдән бәяләр кабат күтәреләчәк, - дигән фикерен җиткерде күпләрне борчыган мәсьәләгә карата район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: