Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сөтне – ундүрт сумнан

Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән очрашты һәм халыктан җыела торган сөт бәясенә карата үз фикерен җиткерде. - Соңгы көннәрдә авылларда халык җыеннарында авыл кешесеннән еш кына сөтнең бәясе түбән булуы хакында моң-зар ишетергә туры килә. Ә бит сөттән кергән акча авылларда...

Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән очрашты һәм халыктан җыела торган сөт бәясенә карата үз фикерен җиткерде.
- Соңгы көннәрдә авылларда халык җыеннарында авыл кешесеннән еш кына сөтнең бәясе түбән булуы хакында моң-зар ишетергә туры килә. Ә бит сөттән кергән акча авылларда күп кенә гаиләләрнең төп керем чыганагы булып тора. Шуңа күрә сөтне түбән бәядән җыюга без юл куймаячакбыз һәм киләчәктә әлеге мәсьәләне һәрчак ныклы контрольдә тотачакбыз, - дип белдерде Валерий Макаров. Район башлыгы эшмәкәрләр алдына 15 сентябрьдән башлап халыктан җыелган сөтнең һәр литры өчен түләнгән бәя 14 сумнан да ким булмаска тиеш дигән бурыч куйды. Авылда аерым сөт җыючы булган очракта әлеге 14 сум эченнән аңа да түләнә. Ягъни сөт җыючы булган авылларда халыкка бирелә торган акча күләме бераз кимрәк булачак.
Яшерен-батырын түгел: күп кенә эшмәкәрләр җәйге чорда сөтнең бер литры өчен бәяне 12 сум 50 тиеннән арттырмадылар. Ә бәяне күтәрүгә аларның фикере нинди соң?
- Без соңгы вакытта болай да халыкка 13 сум 50 тиен белән түли идек инде. Ә сөт җыючыга литры өчен 80 тиен хисабыннан бирәбез. 15 сентябрьдән соң бәяне тагын бераз арттырырбыз дип уйлыйбыз, - ди "Рафил" кооперативы хуҗасы - Кичкетаң, Шаршады, Барҗы-Пельга, Барҗы-Умга авылларында шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнүче Рәшит Таҗиев.
Яңа Акхуҗа, Яңавыл, Бәзәкә авылларында сөт җыючы Рафис Муллахмәтов та сентябрьнең 15еннән соң халыкка һәр литр сөт өчен 14 сум түләргә планлаштыра.
- Бу бәягә авылдагы сөт җыючыныкы керми, аңа һәр литры өчен 50 тиен хисабыннан аерым түлибез, - ди ул.
Биектау, Кодаш, Иж-Бәйки авылларында бу эш белән шөгыльләнүче Фәнис Зәйнетдинов та сөт бәясен күтәрүгә каршы түгел.
- Январь-май айларында - 14,70 сум, июньдә - 13, ә августтан башлап бүгенге көнгәчә 12,50 сумнан түләдем. 15 сентябрьдән башка эшмәкәрләр кебек үк, мин дә бәяне арттырам инде, - ди Фәнис.
Сөт җыя торган авыллар саны буенча "лидерлыкта" торучы Ринас Гобәйдуллин халык белән яңача исәп-хисап ясау бераз авырракка туры киләчәген яшерми.
- Мин сөтне Бима, Күләгәш, Пеләмеш, Кадрәк, Тат.Шаршадысы, Девәтернә, Нарат, Кадыбаш, Иске Эсләк, Үтәгән, Салагыш авылларында җыям. Ә җыелган сөтне "Можгасыр" ширкәтенә тапшырам. Көн саен 450 чакрымлап юл урарга туры килә. Шуңа сөтнең бәясен 14 сум иткән очракта шул суммадан сөт җыючыга да түләргә туры килер, мөгаен, - ди Ринас.
Сөт җыючыларның фикере, нигездә, менә шундый. Тик аларның сөт тапшыручыларга үтенечләре дә бар.
- Сөтнең бәясе аның сыйфатына турыдан-туры бәйле. Гадәттә, бәяләр күтәрелә башласа, сыйфатсыз сөт, ягъни су кушылган сөт тапшыручылар барлыкка килә. "Бер кашык дегет бер мичкә балны боза" дигәндәй, менә шул берничә намуссыз кеше аркасында башкаларның да сөтен кимрәк бәягә тапшырырга туры килә. Шуңа бу очракта кеше үз кесәсе турында гына түгел, ә башкаларга китергән зыяны турында бераз уйлансын иде, - диләр алар беравыздан. Аларның бу үтенечләрен авылда сөт тапшыручы түтәйләр, апалар, сеңелләр ишетер дип өметләнәбез.
- Без сезнең белән даими очрашып торырга планлаштырабыз. Кышын да сөт җыю бәяләрен контрольдә тотачакбыз. Кемнеңдер сөтне югарырак, ә кемнеңдер түбәнрәк бәядән җыюына юл куелмаячак, - дип тәмамлады очрашуны Валерий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев