Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Студент кыз 15 каттан сикергән

    Казанның Универсиада авылында студент кыз - Буа кызы, 18 яшьлек Ләйсән Әхәтованың үлеме буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерү уздыра. Тикшерү органнарының беренчел фаразлары буенча, кыз 15 нче каттан аска ташланган. Балконда аның аяк киеме, ә балкон култыксасында аяк эзләре калган. Ул үзе яшәгән бүлмәдә үлем алды язуы да...

    Казанның Универсиада авылында студент кыз - Буа кызы, 18 яшьлек Ләйсән Әхәтованың үлеме буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерү уздыра.

    Тикшерү органнарының беренчел фаразлары буенча, кыз 15 нче каттан аска ташланган. Балконда аның аяк киеме, ә балкон култыксасында аяк эзләре калган. Ул үзе яшәгән бүлмәдә үлем алды язуы да калдырган.

    Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерү эше нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

    Шулай ук укыгыз: http://agryz-rt.ru/tt/hbrl/item/11303-universiada-avyilyinda-fa%D2%97iga-bulgan.html

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: