Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Су өчен ничек түлибез?

    Шәһәребездә 2009 елдан башлап күпфатирлы йортларга җылылыкны, суык һәм кайнар суны исәпләүче комплекслы гомуми йорт приборлары кую бара. Хәзер бу зур эш ахырына якынлашып килә. 1 декабрьдән комплекслы исәпләү приборларын тулы көченә эшләтә башларга планлаштыралар. Нәтиҗәдә түләүләрдә дә кайбер үзгәрешләр бар. Шул уңайдан без "Водоканал" предприятиесе директоры Илдус Шәймөхәммәтовтан бу...

    Шәһәребездә 2009 елдан башлап күпфатирлы йортларга җылылыкны, суык һәм кайнар суны исәпләүче комплекслы гомуми йорт приборлары кую бара. Хәзер бу зур эш ахырына якынлашып килә. 1 декабрьдән комплекслы исәпләү приборларын тулы көченә эшләтә башларга планлаштыралар. Нәтиҗәдә түләүләрдә дә кайбер үзгәрешләр бар. Шул уңайдан без "Водоканал" предприятиесе директоры Илдус Шәймөхәммәтовтан бу яңалык турында сөйләвен үтендек.
    - Күпфатирлы йортларга комплекслы исәпләү приборлары урнаштырып, аларны эшләтә башлаган йортларда коммуналь хезмәтләргә исәпләү гомумйорт счетчиклары күрсәткечләре буенча башкарыла. Счет-квитанцияләрне алгач, күпләр аптырап калырга мөмкин. Шуңа күрә суык су өчен түләү ничек исәпләнгәнен мисалда күрсәтеп үтәм.
    Сезнең йортта гомумйорт исәпләү приборы куелган һәм барлык фатирларда да тотылган суны исәпләп баручы шәхси счетчик урнаштырылган. Бу очракта кулланылган суык су өчен исәпләү фатирдагы счетчик күрсәткече плюс гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен тотылган су буенча башкарыла. Мәсәлән, өч фатирлы йортта гомуми йорт счетчигы күрсәткече буенча бер айга 50 кубометр су тотылган. 1нче фатирда счетчик 6 куб.метр су тотылганны күрсәтә, 2нче фатирда - 10, 3нче фатирда 4 куб.метр су кулланылган. Өчесен кушсаң, фатирларда 20 куб.метр су тотылган. Йорт буенча кулланылган 50 куб.метрдан 20не алгач, 30 куб.метр кала. Бу - гомумйорт буенча һәм өч фатир кулланган су аермасы. Хәзер исә 1нче фатир хуҗасына су өчен күпме түләргә кирәклеген исәплибез: ОДН - 30:(6+10+4)х6=9 куб.метр. Барлыгы 6+9=15 куб.метр су тотылган. Шул санны тарифка тапкырлыйбыз: 25,83 сум х 15 куб.метр=387,45 сум. Димәк, сез бу айда суык су өчен 387,45 сум түләргә тиеш.
    2нче фатир хуҗасына шулай ук исәпләп чыгарабыз:
    ОДН 30:(6+10+4)х10=15 куб.метр
    Гомуми кулланган су 10+15=25 куб.метр
    Суык су өчен түләү 25,83 сум (тариф) х 25 куб.метр= 645,75 сум.
    - Без яшәгән йортта гомуми исәпләү приборы бар һәм минем фатирда да суык су счетчигы куелган. Ә подъездыбыздагы кайберәүләр мондый исәпләү приборын куярга җитешмәгәннәр. Бу очракта счетчигы булганнар ничек түли?
    - Гомумйорт исәпләү приборы һәм фатирда суык суны исәпләүче шәхси счетчигы булганда ОДН фатирда пропискада торган кеше башына 0,17 куб.метрдан исәпләнә. Мәсәлән, счетчик 4 куб.метр су кулланганны күрсәтә. Ике кеше пропискада булганда ОДН 0,17 куб.метр х 2 кеше=0,34 куб.метр.
    Барлык тотылган су 4+0,34=4,34 куб.метр.
    Түләргә 25,83 сум (тариф) х 4,34=112,10 сум.
    - Әгәр йортта гомумйорт исәпләү приборы куелган, ә фатирда счетчик куелмаган йә ул эшләми икән, бу хуҗаларга түләү ничек исәпләнә?
    - Счетчигы булмаган фатир хуҗасына норматив буенча түләргә туры килә. Мәсәлән, дүрт фатирлы йортта гомумйорт приборы ай буена барлыгы 100 куб.м су тотылганны күрсәтә. Йортның гомуми мәйданы 160 кв.метр. Бу йортта су куллану нормативы бер кешегә айга 4,41 куб.метр туры килә. Ике фатирда исәпләү приборы бар, икесендә - юк. 4 кеше пропискада торучы счетчигы булмаган 30 кв.метрлы фатирга суык су чыгымын билгелибез: 4,41 куб.м х 4 кеше=12,78 куб.метр. Шулай ук счетчигы булмаган ике кешеле 50 кв. метрлы фатирда су чыгымы 8,82 куб.метр. Счетчиксыз ике фатир мәйданы 80 кв.метр. Йортның гомуми мәйданында фатирлар мәйданының процентлардагы бәйләнешен исәплибез: 30 кв.метрлы фатирда - 30 кв.метр х100%:80кв.метр=37,50%. Ә йортта гомуми ОДН 62,72 куб.метр. Счетчиксыз бу фатир өчен ОДНны исәплибез: 62,72 куб.метр х 37,50%=23,52 куб.метр. Гомуми кулланган су: 12,78+23,52=36,30 куб.метр. Суык су өчен бер айга түләү: 36,30 куб.метр х 25,83сум (тариф) = 937,62 сум.
    Күргәнегезчә, фатирыгызда кулланган суны исәпләү приборы булмаганда шактый югары сумма түләргә туры килә. Шуңа күрә фатирларыгызга кайнар һәм суык суны исәпли торган приборларны тизрәк урнаштырырга тәкъдим итәбез.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: